ТАБИБ ИРЕК ШӘРИПОВ: "СӘЛАМӘТЛЕККӘ АКЧА ЖӘЛЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ"
Яшь булуына да карамастан, Ирек Шәрипов бүген инде шактый танылган, бигрәк тә социаль челтәрләрдә популярлашкан хирург-флеболог. Азнакай районының Актүбә эшчеләр бистәсендә туып-үскәнгәме, Ирек рәхәтләнеп татарча сөйләшә.
Табиб булачагын ул инде дүртенче сыйныфта укыганда ук аныклап куя. Ун яшендә аңа шактый катлаулы операция кичерергә туры килә. Азнакай районы Актүбә амбулаториясенә Вәдүт Хәйруллинга дәваланырга йөргәндә, ак халат кигән тәвәккәл, мөлаем табибларның хезмәтләренә гашыйк булган егет, мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйламый, Казан дәүләт медицина университетына укырга керә.
ТАТАРЧА ДӘВАЛЫЙ
Яшь булуына да карамастан, Ирек Шәрипов бүген инде шактый танылган, бигрәк тә социаль челтәрләрдә популярлашкан хирург-флеболог. Азнакай районының Актүбә эшчеләр бистәсендә туып-үскәнгәме, Ирек рәхәтләнеп татарча сөйләшә, татар пациентларына моннан да зур шатлык юк инде. Алар үз сырхавын, зарларын һәм сыкрауларын иркенләп аңлата ала. Ә хаста кеше барысын да төгәл сөйләп биргәч, табибка дәвалау ысулларын билгеләве дә җиңелрәк.
– Безнең нәселдә табиб һөнәрен сайлаучылар бөтенләй юк. Әтием машина йөртә, әни авыл хуҗалыгында, кадрлар бүлегендә эшли. Минем табиб булуыма куаналар, әлбәттә. Ә татарча сөйләшүем хезмәтемдә булыша, бик күп авырулар, хасталар шикләнүчән, табибка ышанырга ашыкмый. Ә менә үзебезчә аңлатып сөйли башлагач, милләттәшләрнең шик-шөбһәләре кими, табибка ачылып китә. Безгә республиканың төрле татар авылларыннан да мөрәҗәгать итүчеләр күп бит. Татарча аралашсаң, аларга уңайлырак, – ди табиб егет.
Флебология юнәлешендә шактый уңышларга ирешкәнче, Ирек Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач та, Мәскәүнең Бурденко исемендәге госпиталендә ординатура узган. Әле тырышегет армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да өлгерә. Ә аннансоң үзенең хезмәт юлын Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсендә башлап җибәрә.
Гаҗәеп техника заманында яшибез, интернет бик күп мөмкинлекләр бирә. Шуңа күрә яшьләр моннан оста файдалана. Ирек тә үзенең инстаграм битендә шәхси тормышы белән беррәттән, профессиональ эшчәнлеген дә киң яктыртып бара. Файдалы киңәшләр, операциядән соң дәвалану курслары турында сөйли, язылучыларның күп төрле сорауларына төгәл җаваплар биреп барырга вакыт таба.
ТАБИБ – ПОПУЛЯР ҺӨНӘР ТҮГЕЛ!
– Мин бик гади принцип буенча эшлим, иң мөһиме – аңлаешлы телдә язу. Җиңел, бер укуда аңларлык итеп бирелгән киңәшләр отышлы. Табиб кеше, гомумән, арадашчыларсыз эшләргә тиеш, дип саныйм, – ди Ирек. – Табиб һөнәре популяр һөнәр димәс идем. Һәркем бу дөньяда үз юлын сайлый. Хәзерге вакытта безнең Русиядә медицина юнәлеше шактый катлаулы халәттә. Хөкүмәт медицинасы авырлыклар кичерә.
Акчасызлык чабудан тарта. Бөтен яңалык, яңа техника түләүле медицинада гына дисәм дә, ялгыш булмас. Ә хөкүмәткә караган хастаханә һәм сырхауханәләрдә заманча технологияләрне кертеп барырга, нишләптер, ашыкмыйлар. Таякның авыр башы пациентларга килеп төшә.
Талантлы табибларга да уңайсыз, хөкүмәт хастаханәләре заманча технологияләр белән баетылып торса, күпме яхшы табиблар эшләр иде аларда!
Медицинаның шактый кызыклы тармагы – флебология өлкәсе белән ул армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң кызыксына башлый. Кан тамырларының серле дөньясы аны үзенең хасияте һәм дәвалаганда нәтиҗәнең көттермәве белән җәлеп итә. Салган хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсе табибның ышанычын арттыра, ә яңа алымнарны тизрәк кулланырга, сырхауларга җәһәтрәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек тудыруы исә шулай ук үзенә ымсындыра.
ИСӘНМЕ СЕЗ
Кызыксынучан табиб даими рәвештә өстәмә гыйлем туплый. Барысын да аңлагач, хастаханәгә яткырмый гына да пациентларга җиңеллек китерергә мөмкин икәнлеген аңлата.
– Кан тамырларын дәвалау миңа бик ошый. Хирург буларак операция ясауга ук, хезмәтемнең нәтиҗәсен күреп сөенергә мөмкин. Канәгать калган пациентларым белән бергә ихластан шатланам, аларга җиңеллек килгәнне тойгач, үземә дә канатлар үскәндәй булып китә. Һәрбер пациентым белән хәбәрдә торам.
Ирек үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Университетта укыганда ук йөгерү белән шөгыльләнгән. Әлеге мавыгу аңа укуында авырлыклар да китергән. Әмма егет укуның мөһимлеген аңлап, күбрәк вакытын белем алуга юнәлтә. Шулай да саф һавада йөгерүен туктатмый. Хәзер дә ул иртән берничә чакрымны йөгереп кайтуны хуп күрә. Татарстанда оештырылган марафоннарда катнашырга да вакыт таба.
– Көн саен кешеләр белән эшләгәч, аралашкач, яшь кеше булсам да, хәлем калмый диярлек. Мораль яктан суырылып кайтам. Ә менә бусагамнан атлап кереп, гаиләм белән күрешкәч, каршыма улым йөгереп килгәч, икенче сулышым ачылып китә. Спорт нык булыша. Көн саен ярты сәгать йөгереп кайтам. Ял көннәрендә гаиләм белән табигать кочагына чыгам. Табигатьтә ял итәргә өйрәнергә кирәк!
Егетнең хоббие да төп эшенә бәйле. Таксидермия, дип атала ул. Еш кына олы юл буйларында машиналар бәрдереп киткән төлке, куян һәм башка төр җәнлекләрдән карачкылар ясарга ярата. Тиреләрен иләтә, тегә һәм җансыз хайваннарны үз кулы белән ясап та куя. Бу шөгыль егеткә өстәмә керем дә китерә икән...
ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ – КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУДА
– Минем өчен яшәү мәгънәсе – үсеш, әле ярты ел элек кенә акча дип эшләгән булсам, хәзер инде төп мәгънәне акча күплегендә күрмим, – ди Ирек Шәрипов. – Адәм баласы төрле яктан үсәргә тиеш, белемен арттырырга, яңа технологияләрне барларга, аз инвазив дәвалаулар табарга: кешеләр хастаханәгә эләгү белән куркып ятмасыннар. Аларга ярдәм итәргә, гадәти тормыш ритмына тизрәк кайтсыннар өчен нишләргә кирәклеген эзләнәм. Табибка иң мөһиме: тырышлык, чисталык һәм ачык булу – мөлаемлек.
Һәрвакыт гадел, дөресен сөйләргә кирәк. Адәм баласының иң зур байлыгы – саулыгы, шуңа күрә сәламәтлеккә килгәндә, беркайчан да финансны жәлләргә ярамый. Хөкүмәт тә үз гражданнарының сәламәтлегеннән акча кысарга тиеш түгел. Кешеләр үзләренең алдагы көннәренә ышаныч белән карасын! Ниндидер чир аяктан екты икән, ул үзенең проблемалары белән бер ялгызы калмасын. Үзенә тиешле ярдәмне алачагын, аның турында кайгыртачакларын авыру кеше белеп торырга тиеш!”
Ирекнең хатыны да табибә-терапевт. Кристина белән бер төркемдә укыганнар. Бүгенге көндә яшь ана бәби ялында. Табибләр гаиләсендә Руслан һәм Артур исемле егетләр үсә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев