Логотип Идель
Заман

Танышу сайтлары: чүп арасыннан алтын эзләү

Танышу сайтларына теркәлүчеләр әле кайчан гына бу хакта танышларына сиздермәскә тырыша иде: оят бит! Хәзер пары булмаган һәр икенче кеше шунда. Телефоннарга төбәлеп яшәгән заманда үз тиңеңне тагын кайда очратасың ди?!

Танышу сайтларына теркәлүчеләр әле кайчан гына бу хакта танышларына сиздермәскә тырыша иде: оят бит! Хәзер пары булмаган һәр икенче кеше шунда. Телефоннарга төбәлеп яшәгән заманда үз тиңеңне тагын кайда очратасың ди?! Автобуста укырга яки эшкә барган чибәркәйгә, янындагы егет ник бер күтәрелеп карасын – интернет бөтен игътибарын яулаган! Хәер, кызның да колагында колакчалар – смартфон экраныннан башкасын күрми-ишетми. Оффлайнда танышулар шулкадәр сирәк күренешкә әверелде ки, мондый омтылышлар хәзер сәерлек дип кабул ителә. Урамда дәшкән егетләрдән кызлар, яхшы очракта, качу ягын карый. Анысы да монысы, тиң парын яшьләр генә түгел, пенсия яшендәгеләр дә танышу сайтларында эзли бүген. Хәер, пар эзли дип язып, бераз ашыктык, ахры. Кем нәрсә эзли бит...

Әдәплегә – әдәплесе, тәртипсезгә – үзе кебеге

Танышу сайтларының ниндие генә юк хәзер. Һәркайсының үз даны. Махсус татарлар өчен дә бар, проектларның асылы: милләттәшләребезне кавыштыру, традицияләрне саклау юнәлеше, дигәннәр. Аларда иплелек-тәртиплелек шактый контрольдә тотыла. Әмма менә бу сайтлар турында белүчеләр даирәсе генә зур түгел. Димәк, теркәлүчеләр саны, сайлау мөмкинлеге дә азрак. Алай дисәң, күп кирәк тә түгел бит – берәү җитәдер ул. Ничек уйлыйсыз? 

Дөньякүләм танышу сайтлары да илебез мәйданын зур тизлек белән яулап алды. Монда инде күпме кирәк – сайлан. Реклама зур – теркәлүчеләр саны көннән-көн арта бара. Экранда бер-бер артлы пәйда булган «кәртинкә»гә карап, ошаганнарын – уңга, ошамаганнарын – сулга свайп ясарга гына өлгер. Берсендә җиңелчә «аралашу» табарга теләүчеләр утыра – өйләнгән ирләр, кияүдәге хатын-кызлар күп – «баш миен черетми торган» мөнәсәбәтләр эзли. Ялгызларына да пар түгел, интим мөнәсәбәтләр өчен «партнерлар» кирәк.  Әле монысы да «чәчәкләр» генә, озаграк утыра калсаң, «кычыткан»ы да очрар. Әнә бер парга «өченче»се таләп ителә, хатын-кызга буйсынырга теләгән яки аяк табаннарын үбүне сексуаль мөнәсәбәтләргә тиңләгән ирләрне дә очратырга мөмкин. Мондыйдан соң инде бернигә дә гаҗәпләнмисең.

Икенче бер сайт – җитдирәк мөнәсәбәтләр өчен. Биредә акылга сыймаган күренешләр сирәгрәк. Әмма шулай ук төрлесе бар. Иң шаккатыргычы – барысы да ачыктан-ачык. Үз фотоларын куеп, сөяркә эзлиләр, танышканда ук миңа җитди мөнәсәбәтләр кирәк түгел, дип искәртеп куялар. Ярар, тәкъдимнәр булгач, ихтыяҗы да бардыр. Мондыйларына күз йомып, кул селтәмичә, үзеңә кирәкне генә эзләргә кирәк. Сайтның теләсә кайсында яхшысын да яманын да очратырга була. Тормыштагы кебек үк.

Танышу сайтларын акча эшләү янчыгына әверелдерүчеләр дә бар, билгеле. Очрашуга барыр өчен яңа күлмәккә акча «кысып», аннары эзсез югалган кызлар бар, дип сөйли ир затлар. Яңа киемгә берничә мең күчереп кенә котылсаң ярый әле. Күптән түгел танышу сайтларының берсендә хатын-кызларны миллионнарга коры калдырган альфонслар турында репортаж да күрсәттеләр бит. Шуңа күрә, кызым сиңа әйтәм, килен, син тыңла: башыңны югалтма! 

Азгынлыктан чикләүләр арындыра

Элегрәк танышу сайтлары ул, фәкать, азгынлык мәйданы буларак кабул ителә иде. Адекват булмаган ир-атлар оятсыз фотолар җибәреп ята дип сөйли иде аларда утырган хатын-кызлар. Беткән икән инде андый заманнар. Без язма өчен өйрәнеп чыккан сайтларның берсендә дә алар күренмәде. Әмма әдәпсез ир-атлар беткән дип уйлыйсызмы? Беткән ди! Танышу сайты хуҗалары билгеле бер чикләүләр керткән, шул гына. Кайсыларында фото җибәрү мөмкинлеге, гомумән, каралмаган, икенчеләрендә, аерым диалогта тәртипсез дип саналырга мөмкин сүзләр очраса, бот шунда ук әңгәмәдәшеңне блокка җибәрергә тәкъдим итә, тагын бер ишеләрендә әхлаксызлык турында оештыручыларга хәбәр итүең була, бу кешенең аккаунты шунда ук юк ителә. Кыскасы, әдәпсезлектән арындыру ысуллары табылган.  

Әмма... Акчага да, акчасыз да җитди булмаган мөнәсәбәтләргә үзләре риза торучылар хатын-кызлар да җитәрлек. Җаны теләгән, җылан ите ашаган диләрме әле, кайда да иш ишен таба инде ул.

Чиксез сайлау мөмкинлеге иллюзиясе

Танышу сайтлары бүгенге көндә үзеңә кирәген табуның иң җайлы һәм заманча ысулы, дидек. Кешеләр хәтта чит илләргә дә кияү-кәләш булып китә бит. Якындагысын да көндәлек тормышта күрми үтәргә мөмкинсең, ә сайт аша хәтта үзең яшәгән йортта, яки күрше урамда гына насыйп ярыңның табылуы бик ихтимал. Бу теориядә. Ә чынлыкта ничек соң?

Танышу сайтында күңелеңә якын кешегә яздың – куйдың түгел. Чит ил сайтлары шулай корылган ки (хәер, барысы димим – без белгәннәре), сиңа ошау гына аз, син дә бу кешегә ошарга тиешсең. Парлар туры килсә генә, аралашу башлана. 

Аралашу башлана дидек дә... барысы алай җиңел түгел икән. Дистәләгән уңга җибәргән кешенең барысы белән аралашырга вакыты да кирәк бит әле. Туры килүчеләр шулкадәр күп булырга мөмкин ки, кайсыбер парга чират та җитмәскә мөмкин. Язып җибәрәсең – ә җавап юк. Моның сәбәпләре бик күп. «Пар»ың теркәлгән һәм сайт турында оныткан, «хат» аңа уңайсыз вакытта килеп төшкән, свайп ялгыш ясалган, дистәләгән туры килгәне арасында ул тиз генә үзенекен тапкан һәм башкаларының кирәге калмаган... 

Җавап алынган очракта да, аралашу «Сәлам. Хәлләр ничек?»тән узмавы бар. Аралашу җайлы гына башланганнары белән дә очрашуга кадәр эш барып җитәме әле, ай-һай икеле (интим эзләүчеләр генә яшен тизлегендә өйләренә чакыра). 

Җитди мөнәсәбәт эзләүчеләр саграк эш итә. Сайтта озаграк утырып, дүрт-биш очрашуга барып кайтканнар бигрәк тә. Дистәләгән туры килгәннең һәркайсы белән очрашырга вакыты, энергиясе кирәк. Егетләргә әле өстәвенә, акчасы да. Каһвә эчәргә чакырырга Макдональдсы да ябылды бит аның, каһәр суккыры! Ә урамда җитәкләшеп йөрү романтикасы белән бүгенге кызларны кызыктырып булмый. Шуңа күрә кафега яки кинога чакырылу «бәхете» һәркайсына тәтеми.

Атна тирәсе аралашып, бер-береңә ошап, бер-береңнең дистәләгән фотосын карап, очрашырга килешсәң дә, күрешкәч, бу кеше синеке түгеллеге ачыкланырга мөмкин. Кыяфәте фотодагыга тәңгәл килсә дә, тавышы, елмаюы һ.б. бик күп төрле факторлар бар. Аннары егеткә кыз ошаса, егет кызга ошамаска мөмкин һәм, киресенчә.

Өстәвенә, танышу сайтлары чиксез сайлау мөмкинлеге иллюзиясе тудыра. Киләсе танышачак кыз яки егет алдагы очрашканыннан матуррак, яхшырак булырга мөмкин дигән ялгыш күзаллау туа. Шуңа күрә кешеләр бер-берсен яхшырак беләм, аңа бераз күнегәм, дип азапланмый. Ни дә булса ошамый, йә аз гына фикерләр туры килми икән, сау бул! Шул рәвешле танышу сайтларында еллар буе утыручылар җитәрлек.  

Әмма тырышкан – табар, дистәләгән «чүп» арасында, һичшиксез, сиңа дигән бер «алтын»ы килеп чыгар ул! Таныш-белешләр арасында интернетта танышып, гаилә коручылар шактый. Шуңа күрә ышанырга һәм эзләргә генә кирәк.

Белгеч фикере: «Танышу сайтларында үз кешеңне табу авыррак»

Вәсилә Шәмсевәлиева, психолог:

– Кеше – социаль зат. Һәм ул аралашуга мохтаҗ. Бүген онлан-аралашулар популяр булса да, бу безнең табигатебез өчен берникадәр ят күренеш. Беренче карашка, социаль челтәрләрдә, танышу сайтларында аралашып китү җиңелрәк. Мин үземнең чын «йөз»емне күрсәтмичә, теләсә кем белән элемтәгә керә алам. Әмма башкалар шулай ук үзен ничек бар шулай күрсәтмәве ихтимал. Шуңа күрә без еш кына интернетта ясалма образ белән танышабыз. Без кешене күрмибез, аны тоймыйбыз. Фотосы булса да, бу фото йә аныкы булмаска, йә фотошоп аша үткәрелергә мөмкин.  

Танышу сайтлары аша күңелеңә, синең кызыксынуларыңа, дөньяны күзаллавыңа туры килгән кешене табу күпкә авыррак. Реаль тормышта үзеңне кызыксындырган урыннарга барасың, димәк, янәшәбездә нәкъ үзебез кебек үк, мәнфәгатьләр һәм кызыксынулар туры килгән кешеләр җитәрлек, дигән сүз. Син шунда ук кешенең чын кыяфәтен, үз-үзен тотышын күрәсең, тавышын ишетәсең. Ошый икән – танышасың, ошамаса – юк.

Ә онлайн танышканда, без кешене бары тик экран аша гына күрәбез. Аны  тоймыйбыз, исен сизмибез, тавышын ишетмибез. Шуңа күрә танышу сайтларында үзеңнеке булмаган кешеләр арасында бик озак чүпләнергә туры килә. Гомумән, интернетка танышырга кергәндә, син үзеңә нәрсә кирәген аңлап эш итәргә тиешсең. Мисал өчен, языштың, телефоннан сөйләштең, очраштың, билгеле бер нәтиҗә ясадың. Ошаса исә, кешене яхшырак белергә омтыласың. Максатлар төгәл билгеләнмәсә, кеше шушы сайтка кереп чумарга һәм анда еллар буена «эленеп калырга», хәтта психологик бәйлелек барлыкка килергә мөмкин. Алга таба бу реаль тормышта танышуларны катлауландыра.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев