Логотип Идель
Заман

TAT CULT LAB көндәлеге

Tәнкыйтьләргә дә, мактарга да җыенмыйм, проект турында катнашучы күзлегеннән сөйлисем килә. Шигырь язу белән мавыгучы һәркем үз әсәренең халык җыры дәрәҗәсенә җитүен телидер. Халык җыры дигәндә – бөтен кеше дә белә торган, моңланып көйли торган җырны күздә тотам.

TAT CULT LAB (татарның мәдәни лабораториясе) – Татарстандагы беренче һәм бердәнбер эксперименталь иҗади лаборатория. Аның идея авторы Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелгән әлеге чарада мин дә катнашырга булдым. 

Иҗади яшьләр бергә җыелышып, сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән абруйлы шәхесләр белән аралашу, командаларга бүленеп, ун көн иҗат итүе ул. Лабораториянең соңгы көнендә алар иҗат «җимеш- ләрен» тәкъдим итә.  Беренчесе – театр сәнгатенә багышланган лаборатория көз көне уздырылган иде. Кышын тагын бер лаборатория оештырылды. Монысы музыкага багышланды. Мин үзем театраль лабораторияне карый алмадым. Ләкин бик күп татар зыялылары, алар арасында остазларым да бар, әлеге чараны тәнкыйтьләп чыкты (тәнкыйди язманы «Идел» журналының рус версиясендә укый аласыз). Ә мин тәнкыйтьләргә дә, мактарга да җыенмыйм, проект турында катнашучы күзлегеннән сөйлисем килә. Шигырь язу белән мавыгучы һәркем үз әсәренең халык җыры дәрәҗәсенә җитүен телидер. Халык җыры дигәндә – бөтен кеше дә белә торган, моңланып көйли торган җырны күздә тотам. Сүзләрең халык күңеленә үтеп керә ала икән, янында исемең булуы да ул хәтле мөһим түгел сыман. Җыр язып карау минем дә күптәнге хыялым иде. 


ПРОЕКТКА КАДӘР Бер көнне уянып, тормышымның бик күңелсез булуын аңладым. Шул көнне, очраклы рәвештә диярлек, интернеттан TAT CULT LAB турындагы язманы күреп, гаризамны калдырдым да моның турында оныттым. Берничә көннән, әлеге проектның авторы, Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров шалтыратты. Ул минем конкурстан узуымны хәбәр итте һәм үзенең командасына җыр сүзләре язучы итеп чакырды. Командалар турында да әйтеп китәргә кирәктер. Проектта барлыгы биш команда катнашты. Һәр командада дүрт катнашучы – шагыйрь, композитор, аранжировка ясаучы һәм куратор бар иде. Теләгән кеше үз командасына өстәмә музыкантлар, җырчылар чакыра ала.
БЕРЕНЧЕ КӨН Билгеләнгән көнне, билгеләнгән урында музыка сөючеләр, музыкантлар, композиторлар, аранжировка ясау- чылар, җырчылар җыелды. Беренче көн лекцияләр тыңлап узды. Лекторлар арасында шагыйрь Ренат Харис, яшьләр арасында популяр булган автор-башкаручы Митя Бурмистров, электрон музыка остасы Александр 813 Горячев һәм башкалар бар иде. Ренат Харис популяр җырлар һәм рок операларны ничек язуы турында сөйләде, сораулар биреп, аудитория белән әңгәмә корды. Заманча музыкага карата үз фикерен белдерде (аның фикере тискәре булып чыкты). Хәзерге яшьләр музыкасын аңламавын әйтте. Башка лекторлар чыгышы вакытында мин үземне заманча музыка тыңлаучы Ренат Харис кебегрәк хис иттем. Чөнки электрон музыка аранжировкасы турындагы лекцияләрдә таныш булмаган сүзләр артык күп иде. Хәер, проект ахырына таба ул сүзләрнең кайберләрен таный башлаган идем инде. 


ИКЕНЧЕ КӨН Тагын лекцияләр. Композитор Эльмир Низамовның чыгышы үтә дә кызыклы булды. Яшь композиторның барысына да ничек өлгерүен һәм илһамны каян алуын белдек. (Барлык лекцияләр дә видеога төшерелде. Аларны TAT CULT LABның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемендә карарга мөмкин. 
ӨЧЕНЧЕ КӨН Воркшоплар, ягъни командаларның җыелышып иҗат итү көннәре башланды. Оештыручылар командалар 
өчен имтихандагы кебек билетлар әзерләгән иде. Беренче бирем бөтен командалар өчен дә бер үк төрле булды: элеккерәк заманда язылган, бөтен кеше дә белә торган җырны яңача күрсәтү. Фантазиягә урын күп: теләсәң, музыкасын үзгәртәсең, заманчалаштырасың, теләсәң, элеккеге җырга җавап язасың һ.б.  Әгәр дә тыңлаучы иске җыр белән бәйләнешне таба алса – бирем үтәлгән дигән сүз. Калган ике бирем командалар өчен төрле-төрле булды. Безгә балалар җыры һәм татарлар өчен гадәти булмаган музыкаль җанрдагы композиция язу чыкты. Төркемдәшләрем белән аралашып алгач, безнең бик тә төрле музыка тыңлавыбыз ачыкланды. Аранжировщигыбыз Сабит – электрон музыка сөя, композитор буларак катнашкан егетебез авыр рок ярата, ә мин Хәйдәр Бигичев белән Рафаэль Сәхабиевны тыңлап ләззәтләнәм. Иҗат көнендә команда белән профессиональ студиядә җыелышып, җырлар язарга керештек. Бергә эшләгән беренче өч көн Крыловның «Аккош, Кысла һәм Чуртан» турындагы мәсәлен искә төшерде. Мин алып килгән сүзләрне егетләр үз итмәде. Баштарак, сүзләрне кыскартырга, бүлгәләргә һәм, гомумән, яңадан язарга киңәш иттеләр. Композиторыбыз үзенең элек язылган көйләренә сүзләр язарга үгетләде. Ә аранжировщик, нинди генә сүзләр һәм көй язылса да, электрон музыка барлыкка китерә иде. Беренче иҗат көне танышып үтте. Без берни дә эшли алмадык. Һәммәбез икенче көнгә өй эше алып китте.
ДҮРТЕНЧЕ КӨН Эшне минем өчен иң җиңеле, егетләр өчен иң катлау- лысы булган балалар җырыннан башларга булдык. Ләкин эш мин көткәнчә үк җиңел булып чыкмады. Мин өйдә язып алып барган шигырьне егетләргә күрсәттем, идеясен аңлаттым. Сүзләрен язганда башымда көе дә бар иде. Шуңа сүзләрне булдыра алганча җыр- лап күрсәттем. Команда шигырьнең идеясен ошатса да, көен бик баналь дип тапты. Без сүзләрне төрле көйләргә укып карадык. Кәефем кырылды. Чөнки башымда яңгыраган көй бу сүзләргә идеаль туры килә иде сыман, аны үзгәртәсем килмәде. Икенче иҗат көнебез дә фикер алышып һәм бәхәсләшеп үтте. Тагын берни дә эшли алмадык.
БИШЕНЧЕ КӨН Композитордан төнге икеләрдә хәбәр килде. Ул көй язган икән, шул көйгә сүзләр сорады. Көйне тыңлагач, аптырадым. Җыр бик кыска сүзләрдән торырга тиеш иде. Мондый шигъри юлларга сюжет түгел, мәгънәле сүзләр язу да катлаулы булыр иде. Бераз уйлагач, абыемның киңәше белән, җырны мәгънәле түгел, файдалы итәргә булдык. Шулай итеп татар хәрефләре турында «шигырь» «туды». Менә ул Беренче биремне үтәү шуны аңларга ярдәм итте: музыкаль белеме булган кешегә җыр сүзләре язу күпкә уңайлырак икән. Чөнки син җырның нинди компонентлардан торганын аңлыйсың. Хәрефләр турындагы җырга бик күңелле көй язылды һәм аны яшьләр арасында популяр җырчы Илгиз Шәйхразиев җырлады.


АЛТЫНЧЫ-ҖИДЕНЧЕ КӨННӘР Беренче биремне үтәгәч, боз кузгалды. Икенче биремгә тотындык. Монысы – элеккеге җырга яңача караш иде. Концертка кадәр дүрт көн калды, ә безнең әле бер генә җыр яздырылган. Без Хәйдәр Бигичевның «Керим әле урманнарга» (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре, Рөстәм Яхин көе) җырын алырга булдык. Элеккеге тәҗрибәдән чыгып, бик кыска һәм кабатлана торган сүзләр яздым. Егетләр бу җырның рэп стилендә буласын игълан иттеләр һәм тагын сүзләр өстәүне сорадылар. Баштагы идея буенча, лирик герой хәзерге көнгә күчерелеп, керерлек урманнар һәм аның зарын бушка тыңларга ризалашкан сандугачлар булмавын аңларга тиеш иде. Ләкин сүзләр өстәгәч, гөнаһларыннан арына алмаучы кеше турындагы җыр килеп чыкты. Урман кешенең вөҗданы, ә сандугач аның җанына әйләнде. Әлеге җыр минем өчен иң авыры булып чыкты. Беренчедән, сүзләргә башта салынган мәгънә һәм шигырьнең формасы бик үзгәрде, икенчедән, Хәйдәр Бигичевның җырына кул тидерү әллә ничек булды. Сүзләр үземә ошамады, моның ничек җырланасын күз алдына да китерә алмадым. Ләкин җырчыбыз – татар рэпперларының иң кәттәсе Назыйм Исмәгыйлев текстны көйгә салып карагач, кәеф күтәрелде. Назыйм сүзләрне бик ярсып укыды (рэпны укыйлар.  – Авт.). Үзем язган сүзләрне үзем танымаслык булдым. Аның башкаруындагы җыр күңелгә үтеп керде. Бу җыр шуны аңларга ярдәм итте – җырның ни дәрәҗәдә уңышлы  һәм популяр булуы җырчысыннан да тора икән.


СИГЕЗЕНЧЕ КӨН Иҗат көненең соңгысы, иртәгә инде концертка әзерлек һәм репетиция башлана. Өченче җырны язганда без инде берләшеп, бер-беребезне сүзсез дә аңларга өйрәнгән идек. Соңгы җыр сүзләре бер төн эчендә язылды һәм шунда ук егетләргә җибәрелде. Мин студиягә барганда инде көе дә әзер иде. Без бу җырны җырларга чакырган җырчы соңгы көнне генә килә алмавы турында хәбәр итте. Шулай итеп, соңгы көннең төнендә студиягә безгә ярдәм итәргә ризалашкан җырчыны – Гүзәл Саттарованы чакырырга туры килде. Гүзәл, вакыт төнге беренче киткән булуына карамастан, килде. Җыр- ны җырлап күрсәттек һәм бераз үзгәрешләр керттек.
Бу җырны язганда шуны аңладым, шигырь ул – куертылган проза. Чөнки яхшы шигырьдә герой, сюжет һәм мәгънә була. 
ТУГЫЗЫНЧЫ КӨН Репетициягә бара алдым. Бик борчылдым. Иртәгә соңгы көн. Концертта чыгыш ясаячакбыз. Безнең җырлар бик яхшы булмас, башкаларга ошамас дигән курку һәм шик кабара башлады. Башка командаларда шагыйрь булып катнашкан кызларга язып, хәлләрен белешәм, алар да шундыйрак хисләр кичерә икән.
УНЫНЧЫ КӨН Концерт бик тиз узып китте. Җырлар сәхнәдә көткәннән дә яхшырак яңгырады. Килгән халыкны (төрле кешеләр, татарча аңламаучылар да бар иде) «селкетә» алдык. Килеп чыккан нәтиҗә куандырды. 
Проект дәвамында җырларда сүзнең икенче планга күчүен, беренче планга ешрак җырның музыкасы һәм җырчының тавышы чыгуын аңладым. Хәзерге җырларның күпчелегендә сүзләр мәгънәсез, яки бик сай мәгънәле. Театрда да шул ук хәл күзәтелә, спектакльләрнең эчтәлеге түгел, формасы, сюжеты түгел, режиссерның аны ничек күрүенә игътибар күбрәк бирелә. Бу бик яхшы күренеш түгел. Бу көчле әсәрләр, көчле сюжет һәм көчле сүзләр юклыгы турында әйтә. Татарлар гына түгел, гомумән, дөнья мәгъ- нәви кытлык кичерә. 
Ун көн эчендә яңача яңгырашлы өряңа унбиш җыр иҗат ителде. TAT CULT LAB хәзерге татар җырларының юлын үзгәртү, яки башка юл барлыгын күрсәтү өчен уйлап табылган иде. Нәкъ менә шуңа күрә безнең нәтиҗә концертыбызны тарихи вакыйга дип саныйм. 

 

Фото : Оля Нестерова 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев