Логотип Идель
Заман

Татарча рэпны аңламаганга тәнкыйтьлиләр...

Батыр Харисов – күпкырлы егет. Көндез «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә – яңалыклар, ә кичен төнге клубларда рэп укый, шигырьләр яза. «Ютуб» каналында татар телендә кызыклы интервьюлары бар. Радио дикторы, яшь эшкуарларны берләштерә торган «Бизнес-Орда» проекты активисты. Өйләнгән. Тормыш девизы: «Кеше күңелендә ике бүре сугыша, берсе – яхшы, икенчесе начар. Кеше кайсысын тукландыра, шунысы җиңәчәк!»

Батыр Харисов – күпкырлы егет. Көндез «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә – яңалыклар, ә кичен төнге клубларда рэп укый, шигырьләр яза. «Ютуб» каналында татар телендә кызыклы интервьюлары бар. Радио дикторы, яшь эшкуарларны берләштерә торган «Бизнес-Орда» проекты активисты. Өйләнгән. Тормыш девизы: «Кеше күңелендә ике бүре сугыша, берсе – яхшы, икенчесе начар. Кеше кайсысын тукландыра, шунысы җиңәчәк!»

 Егет кешегә техник белем генә аз

Мин гади авыл егете. Сарман районындагы Каташ-Каран авылыннан. Сигезенче сыйныфта укыганда, авыл мәктәбе юкка чыга дигән хәбәр таралды. Үз теләгем белән Чаллыдагы Г.Акыш исемендәге лицей-интернатка укырга кердем. Шулай итеп, 15 яшьтә мөстәкыйль тормышым башланды.

Лицейда бушлай түгәрәкләр күп, бөтенесенә дә йөрергә тырыштым: театр, бию, журналистика, шигырьләр язу, сыерчык оялары ясау, бәйләү, чигү, бал кортлары асрау, туризм… Хәзер урманда агулы елан очраса, аны тешләтмичә ничек тотарга икәнен дә беләм. Мәктәп үзидәрәсендә дә актив катнаштык. Көннәрнең берендә Чаллыда гына кысан була башлады. Шул дөньямны киңәйтәргә теләп, Казанга юл тоттым.

Апаларның: «Егет кешенең техник белеме булырга тиеш», – дигән киңәшен истә тотып, Казан дәүләт техник университетка укырга кердем. Авиа- һәм ракета төзелеше, энерготехнологияләр буенча укыганымны дүртенче курста гына аңладым. Очкычның нигә очканын беләм, кирәк булса, аңлата да алам. Ләкин әлегә кирәккәне булмады. Төркемебездә бер мин генә башка юлдан киттем. Дипломны «өчле»гә яклап, двигательнең кайсы алды, кайсы арты икәнен аңлатып бирә алмаган егетләр дә хәзер шул өлкәдә эшли. Шуңа күрә безнең очкычларда очу бераз шүрләттерә. КАИда укуның иң уңай ягы: хәрби билетлы булдым, шул гына.

Хәзер инде Казан дәүләт технология университетында маркетинг юнәлешендә магистратурада белем алам. Эшләнеп бетмәгән эшне яратмыйм, шуңа күрә киләсе елга диплом яклап, нокта куясым килә.

Ай саен бер китап

Мәктәптә укыганда әдәби әсәрләр яратып укыдым, күп укыдым. Хәзер исә китапны кулыма сирәк алам. Күңел, сүз байлыгы өчен кирәк булганын аңлыйм, ләкин укырга теләк юк. Былтыр үземә бер елга йөз максат куйган идем, шул максатларның берсе – ай саен бер китап уку иде. Тик... укыганыңны тормышта кулланмыйсың икән, бу вакытны бушка уздыру була. Шуңа да укыйсы китапны озак сайлыйм, таныш-белешләрдән сораштырам, интернеттан карыйм, уңышка ирешүчеләрнең ниләр укуы белән кызыксынам. Аларның күбесе мотивация рухында: бизнес, психология, үз-үзеңне үстерү турында. Укыган китапларга Инстаграм битемдә бәяләмә яза барам.

 

Читек-кәләпүшсез генә

Мин меломан. Рэптан алып, классикага кадәр тыңлый алам. Заман рэперларының сүзләре мәгънәле дип әйтә алмыйм, күбрәк музыка, аранжировкаларына игътибар итәм. Соңгы арада Баста иҗатына тартылам. Әлбәттә, Эминемны тыңлыйм. Аны Rap God – рэп Алласы, диләр бит. Шуңа тыңламый булмый.

Үзебезнең төркемне булдырганда, максатыбыз татар җырын чит илләргә дә ишеттерү иде. Инглиз телендәге җырларны аңламасак та, көйләп йөрибез бит. Ә нигә татарча җырларны шундый популяр итмәскә? Искиткеч матур яңгырашлы тел бит. Төркемебезгә «Алтан» исемен сайладык. «Алтан» – төрек теленнән таң аткандагы беренче кызыл нурлар. Димәк, чит илләрдә бу исем ят түгел.

Ильяс Гафаровның Татарка (Ира Смелая) башкарган «Мин алтын чәчәк» җыры хайп булды. Олы буында каршылыклы хисләр уятса да, миңа ошады. Өлкәннәргә ошамавы – ул башка мәсьәлә. Кайчандыр аларның гамәлләрен дә ата-анасы, әби-бабасы хуплап тормагандыр. Аңламаганга тәнкыйтьлиләр. Чөнки кеше үз тормыш тәҗрибәсе белән генә тук, шул кысалардан чыккан һәр нәрсә аңа ялгыш тоела.

Без исә татар музыкасы татарларга да якын булсын, дип теләдек. Ләкин һәр нәрсәдә дә чаманы белергә кирәк. Миллилекне саклыйк дип, иске сандыктан читекләр тартып чыгарып, кәләпүштән җырлап йөреп кенә булмый. Искелек калдыгы ул. Булдыра алганча, иң яхшысын эшләргә кирәк.

Әни рэп укуым хуплый

Бәләкәй чакта өйдә авыз тутырып җырлап утыру юк иде. Әткәйнең сүзе башка бик сеңеп калган: «Әй, улым, җырлама әле, колагыңа аю баскан бит...» – дип әйтә иде. Һәм мин үземне җырлый белмим дип үстем дә. Җырлый белмәсәм дә, нәрсәдер эшлисе, үземне белдерәсе, күрсәтәсе килә бит. Дәрт бар, теләк бар! Ә рэп ул – җырлау түгел, уку. Шулай мин рэпер булдым.

Ә рэперларда үз язганыңны үзең укысаң, дәрәҗәлерәк санала, дигән язылмаган кагыйдә бар. Һәркем үз күңеленнән алып иҗат итә һәм инде язганда ук үзенең ничек укыячагын, басымны кая куясын күзаллый. Анысын беләм, ә менә җырга кагылырга җөрьәт итмим. Дуслар, нигә җырламыйсың, тавышың, тембрың бар, дисәләр дә, юк, дим. Чөнки, музыкаль белемем юк, ноталарны белмим, уен коралларында уйнамыйм.

Төркемдәге барлык егетләр дә Сарманныкылар. Казанга килгәч тә якынаеп киттек. Әйдәгез, бер төркем оештырып, җырлар яза башлыйбыз, дип сөйләштек. Ләкин алай җиңел генә булмый икән ул... Дүрт төрле кеше, дүртебез дә техник белемле, ләкин анысы да төп проблема түгел. Җырларны яздыру, аранжировкалар ясау күп вакыт таләп итә. Беренчеләрдән булып язылган «Шайтаннар учакта биидер», «Ятьмәдә» җырлары белән шактый чарада уңышлы чыгыш ясадык.

Тема сайлаганда кискен темаларны читләтеп үтәргә тырышабыз. Һәр нәрсәнең ике ягы бар. Илдә, тирә якта, халыкта булган кимчелекләрне халык үзе дә күрә. Янган учакка утын өстәү һәм өстенә тагын бензин сибеп җибәрү нәфрәт тудырырга мөмкин.

Әни минем рэп укыганны белә. Начар дигәне юк. Һәр эшне, әни күрәчәк бит моны, оялмаммы, дип эшлисең, тырышасың. Соңгы трекларыбызның берсе «Әнкәм шәле»нә аңа булган барлык хисләремне салырга тырыштым. Уңышлы килеп чыкты.

 

КВН аша экраннарга

Студент чакта ШТК (Шаяннар һәм тапкырлар клубы) оештырган идек. Яшьләрдә татар теленә кызыксыну уятырга теләп, мәктәпләрдә КВН дәресләре бирдек, сәхнәгә чыгарга, микрофонны ничек дөрес тотарга, татар телендә мәзәкләр чыгарырга өйрәттек.

ШТКның бер чарасында чарасында мине «Татарстан» радиосына «Яшьлек аланы» дигән тапшыруга чакырдылар. Эшчәнлегебез турында рәхәтләнеп әңгәмә кордык. Шул тапшырудан соң эфирда тагын берничә мәртәбә күрештек, аннан эшкә үк чакырдылар. Башка эш тапканчы гына дип ризалашкан идем, хәзергәчә шунда эшлим. Телевидениедә яңалыклар да укыйм. Анда беренче карашка гына эш җиңел кебек, ләкин бик кызык. Шундый теория бар бит: имеш, кешеләр ике төргә бүленә. Берәүләр гел бер эшне эшләргә яраклашкан һәм бу аларга ошый да. Мультипотенциаллар да бар. Аларны бер тиз тиз туйдыра. Хәзер бит заманасы да мультипотенциальлек таләп итә.

Заводка да эшкә керергә тырышкан чак булды. Дипломымны алып белгечлегем буенча эшкә килдем, конкурсны уздым. Минем магистрлыкта укыганны белгәч, икесен дә бергә тарта алмассың дип, эшкә алудан баш тарттылар, бик тупас кыландылар. Киткәндә, заводка бүтән чакырсалар да аяк басмаячакмын, дип үз-үземә сүз бирдем.

Акча һәм рэп

Рэп уку табыш китерәме, дип кызыксынучылар өчен җавабым шул: акчаны эшли белсәң, теләсә нәрсәдән керем алырга була. Хәтта ләчтит сатып кына утырсаң да! Рэп даирәсендә шулай ул. Ләкин без еш чыгыш ясамыйбыз, шуңа күрә акчасын да көрәк белән көрибез, дип әйтеп булмый. Чыгыш ясарга чакырсалар, түлибез дә дисәләр – без шатланып киләбез. Түләмибез дисәләр дә, барыбер шатланып киләбез. Чөнки сәхнәдә булу ул үзе бер ләззәт. Иҗатыңны тәкъдим итү дә рәхәт. Эшләгән эшеңне яратсаң, сиңа бер генә көн дә эшләргә туры килмиячәк, диләр бит...

 

 

Әбием сүзлеге:

Рэп – «rap» инглизчәдән сугу дигән сүз. Текстны ритмга салып уку 1970 елларда афроамериканнар арасында популяр була. Гадәттә рэп протест һәм агрессия белән сугарыла. Соңгы елларда аны Русия яшьләре үз итте.

Бит – җырның ритм бирүче өлеше. 

Трек – җырның компьютерга яки башка җайланмага яздырылган варианты.

Хайп – үзеңә игътибар җәлеп итү максаты белән провакацияләү, каршылык уяту, тавыш куптарып үзеңне рекламалау.

Татарка җырчы Ирина Смелая. 2016 елда Татарка тәхәллүсе белән «Алтын» җырын башкарып, интернетны яулый ул. Җимерек телле булса да, татарча җырланган әлеге җыр төнге клубларда уйнатыла. Популярлык белән бергә иң күп тәнкыйть һәм шелтә сүзләре дә ишетә.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев