Татарча тәрбияләү кайда кулай?
Татар-мөселман гаиләләре Татарстаннан читтә ничек көн күрә? Әлеге сорауга ерак чит илдә һәм Русия үзәгендә яшәүчеләр ничек җавап бирер иде икән?
Татар-мөселман гаиләләре Татарстаннан читтә ничек көн күрә? Әлеге сорауга ерак чит илдә һәм Русия үзәгендә яшәүчеләр ничек җавап бирер иде икән? Билгеле, редакция гендерлыкны да исәпкә алырга тырышты, чөнки гаилә турында сүз чыкканда ир-ат һәм хатын-кыз фикере аерылып торырга мөмкин.
Финляндия ислам җәмгыяте имамы Рамил Беляев: «Аурупа менталитеты Русиягә дә килә...»
– Рамил хәзрәт, татар-мөселман гаиләсенә балалар тәрбияләү кайда җайлырак? Сез монда өйләнеп киткән идегез кебек хәтердә калган. Монда һәм анда балалар тәрбияләүне чагыштыра аласыздыр?
– Әйе, монда өйләнгән идем, беренче балам биредә туды. Җайлымы-юкмы – аны төгәл әйтеп тә булмый, чөнки һәрбер илдә үзенең плюслары да, минуслары да бар. Кайда да чамадан арттырып җибәрү булгалый. Мондагы татарлар балаларын күбрәк үз татар мохитебездә тәрбияли ала. Анда да андый мөмкинлекләр бар, ләкин милли тәрбия Аурупа кыйммәтләре белән бергә үрелгән: балага күбрәк азатлык бирелә. Балаларга сүз әйтергә ярамый. Алар үз тормышы, үз карарлары белән яшәсеннәр, диләр. Ягъни аерма сизелерлек.
Әмма, уйлавымча, ул аермалар озак дәвам итмәс, чөнки дөнья үзгәрә бара. Аурупа менталитеты Русиягә дә килә. Монда да балалар тәрбияләү үзгәрә. Бигрәк тә мин әле Казан шәһәрендәге төрле мәктәпләрне кереп карадым. Үзгәрешләрнең нинди булуын күреп торам. Болар бөтенесе бер әйбергә генә дәлил: шул ук тәрбия системасы монда да киләчәк. Глобальләшү процессы нәтиҗәсендә тәрбияләү, белем бирү ысуллары бердәй булачак.
– Ләкин сезнең гаилә – башка. Балаларыгыз дин әһеле гаиләсендә үсә, һәм аларга аурупалыларга бирелгән кадәр ирек бирелә алмыйдыр?
– Әлбәттә, без – дини гаилә. Балаларыбызны дин буенча тәрбияләргә тырышабыз, үзебез алган дини тәрбияне аларга да бирәсе иде. Бала бит ул – үзең түгел, син аны мәҗбүрли алмыйсың. Билгеле инде, ничек эшләргә яраганын яки ярамаганын аңлатасың. Дәшәсең, дәгъват кыласың. Әмма карары – аның үзенеке. Әйе, кечкенә чагында артыңнан ияреп йөри ул, дин белән дә таныша. Ә киләчәге нинди булыр, үз тормышларын ничек алып барырлар – монысы үз теләкләреннән тора. Моны мин үсмер әтисе буларак та әйтә алам. Олы улыма 18 яшь, иң кече балама әле 2 яшь кенә. Барлыгы дүрт бала үстерәбез.
– Аурупада «чамадан арттыру» дигәндә, тискәре йогынтыларны да күздә тоттыгызмы? Ишетеп, укып торабыз бит: Көнбатышта ирекле мәхәббәт, сексуаль азчылыклар азган...
– Юк, алай катлауландырмас идем. Балаларыма кемнәрнеңдер «сез алай булыгыз, болай булыгыз» дигәнен яки рухи кыйммәтләрен ничек тә булса алыштырырга тырышканын сизгәнем юк. Кеше теләгәнен эшли. Әгәр дә тели икән, азчылыкларга иярергә дә мөмкин. Теләми икән – чакырсалар да артларыннан бармый. Беркем мәҗбүрләми, ләкин ирек бирелгәч, чикләүләр дә юк. Ә сексуаль азчылыклар турындагы фикерне мин күбесенчә мондагы пропаганда дип кенә кабул итәм.
– Финляндия татарлары һәм аларның балалары туган тел, гореф-гадәтләр, дин белән кызыксынамы соң? Ассимиляцияләшү куркынычы юкмы?
– Динебез белән кызыксыну тулаем татар милләтендәге шикелле – кемдер кызыксына, кемдер – юк. Милли процесслар Финляндиядә дә мондагы шикелле. Тирәлек татартелле түгел бит, катнаш никахлар проблемасы да бар.
Гаиләдә өлкән буын дин һәм миллилекне сакларга тырышса, балалар да кызыксына. Мәсәлән, без татар балалары өчен дини лагерь оештырабыз, балалар: «Мин дә шушы лагерьга йөрим», – ди. Лагерьда аларга мәдәни программа да тәкъдим итәбез. Алар анда «бу безнең мәдәниятебез», «безнең динебез», «бу минем әти-әнинең теле» дип йөри.
– Гаиләгез турында тулырак сөйләсәгез иде. Хәләл җефетегез өйдә балалар белән шөгыльләнәме?
– Хатыным гаилә карау белән шөгыльләнә. Әйткәнемчә, төпчегебезгә әле 2 генә яшь. Аллага шөкер, балаларыбызны үз көчебез белән үстерәбез, караучылар яллаган юк алай (елмая). Җәмгыятьтә яки илдә хатын-кызлар өйдә бала карап кына утырырга телиме, әллә инде кеше яллап яки бакчага биреп эшкә чыгарга телиме – бу аның шәхси эше.
– Рамил хәзрәт, минемчә, сез гадәти генә дин әһеле түгелсез. Хәзрәтләрнең күбесе чалма-чапаннан, ә сезнең кыяфәт Аурупа зыялыларыныкы шикелле. Бу – Аурупа таләпләренә, фин җәмгыятенә, дресс-код таләпләренә ярашумы?
– Юк, бу дресс-код таләпләренә дә, ниндидер сәясәткә дә бәйле түгел. Киенү рәвешем – шәхси карарым. Монда бернинди чикләү һәм бәйләнүләр юк. Русиядә дә бит, карасагыз, һәрбер имам чапан киеп йөрми. Затлы костюмнан йөрүчеләр бар. Ә, әйе, түбәтәй кимәгәнмен икән – хәзер анысын чантамнан (сумкамнан. – Авт.) алып киярмен (елмая). Чапан киюне хәзрәтләр арасындагы мода димәс идем – кеше нинди киемнән үзен уңайлы хис итә бит...
Әмма дөрес әйтәсез, мин гадәти имам буларак кына эшләмим. Эшчәнлегем киңкырлы. Ислами тормышны да алып барырга тырышабыз, милли тарих буенча да китаплар язабыз. Әле бик матур проектыбыз бар – Финляндия татарларының тарихын өйрәтү китабын эшлибез.
Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәреннән Лилия Хәкимҗанова: «Баламны рус балалар бакчасына бирәсем килми»
– Лилия, татар гаиләсе коргансыз. Балагызны нинди телдә тәрбиялисез?
– Ирем Татарстаннан, ә мин Мин Щелковода туып үстем, шунда мәктәптә укыдым. Әти-әни Татарстан авылларыннан (Балтач, Кукмара районнары), алар гел безнең белән татарча сөйләштеләр. Һәр җәй саен, өч айга авылга әби янына кайтаралар иде. «Без – татар», – диеп үстерделәр. Мәктәпне бетергәч, Мәскәү дәүләт педагогика университетының рус-татар бүлегенә укырга кердем.
Улыбыз Мөхәммәдкә 3 яшь тулачак. 2 яшькә кадәр русча бер сүз белми иде, аннары аның белән русча да аралаша башладым. Хәзер улым күбрәк русча сөйләшә, яисә бер җөмләдә ике тел сүзләрен куллана, татарчаны аңлый. Авылга алып кайтып, аны авыл тормышы белән таныштырырга ниятлибез. Саф, камил татар телендә сөйләүчеләр арасында милли тәрбия бирәсе, милли гореф-гадәтләребезне өйрәтәсебез килә.
Улыбызны балалар бакчасына йөртмибез. Ашау ягын да, тәрбиячеләре дә гел русча гына сөйләячәген уйлап, әле рус балалар бакчасына бирәсебез килми.
– Сезнең танышлар арасында катнаш никахтагылар күпме?
– Бар. Һәм анда төрле очраклар. Әгәр татар-мөселман башка дин кешесе белән гаилә кора икән, күп очракта балалар да башка диндә. Яисә гаиләдә бөтенләй Аллаһ турында, милләт турында сүз күтәрелми. Үз тормышын башка милләт мөселманы белән бәйләгән танышлар арасында динне, телне саклап калучылар да бар.
– Мәчет каршында татар теле һәм дин курслары алып барасыз. Кемнәр өчен?
– Щелково һәм якын-тирә шәһәрләрдә яшәүче мөселманнар килеп укый. Университетта укыганда, балаларга татар телен өйрәттем. Дингә килгәч, балаларга гына татар телен, дин нигезләрен, гарәп телен укыта башладым. Шул ук вакытта үзем дә укыйм: читтән торып Русия ислам институтында белем алам.
– Мәскәү өлкәсендә мөслимәләргә нинди караш?
– Татарстанда яшәүчеләрнең яртысы мөселман. Кайбер татарлар яулык киюнең мәгънәсенә төшенмәсәләр дә, яулыклыларга кырын карамыйлар. Бездә дә хиҗаб киючеләр бар. Мөселман-мөслимәләр саны артты. Шулай да үзебезгә карата мөнәсәбәт һәрвакыт уңай димәс идем. Андыйлар белән бәхәскә кермибез. Проблеманың икенче ягы – мөслимәләргә эшкә урнашырга кыенрак. Һәм мөселман гаиләләреннән кызлар мәктәпкә яулыксыз йөри диеп беләм.
Бер-беребез белән аралашып яшәргә тырышабыз. Бу электән калган гадәт. Студент чагында Ринат хәзрәт Сәйфетдинов (мәчетнең элекке имамы, ул вафат булды, урыны җәннәттә булсын) татар яшьләре белән очрашулар оештыра иде. Хәзер инде күбебез гаиләле, балаларыбыз бар. Ифтарларга йөрешәбез, балалар мәчеткә дәресләргә йөриләр. Ял көннәрдә күрешеп торабыз, аралашабыз, төрле дини мәҗлесләргә йөрибез. Балалар бер-берсен белеп үсә, шул сөендерә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев