-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
Татарның беренче планеры
Беркем сиңа бернинди гарантия бирмәгән килеш, яңа эш эшләп карар идеңме? Менә килеп чыгамы ул, юкмы – билгесез, ди. Шул очракта да тотыныр идеңме? Әйе, дисәң, димәк, син – язмабыз герое Ильмира кебек тәвәккәл кеше икәнсең! Ул да кинәт кенә татарча планер чыгарырга уйлый да, тиз генә шуны башкарып, аларны сатып та бетерә.
Ильмира Муфтахова – Азнакай районының Урманай авылыннан. Белеме буенча филолог-укытучы. Декрет ялына чыкканчы, балаларга татар теле укыта.
Укытучылыктан – бизнеска
Татарча планер булдыру ул берничә ай эчендә уйлап чыгарылган әйбер. Октябрь аенда планлаштыра башладым. Блокнотлар яратам, алар минем бик күп һәм төрле-төрле. Язганына язам, язмаганыма юк, башлап ташланганнары да җитәрлек. Ниләр эшләргә кирәклеген язып, башкаргач, сызып куя торган гадәтем бар. Укытучы булгангамы, бар нәрсәдә дә тәртип яратам.
Беркөнне шуңа игътибар иттем: блокнотым русча, ә язуларым татарча. Мин туган телемдә фикерлим бит, татарча язам. Шуннан татар көндәлекләре эзли башладым. Бер төрлесен таптым да. Ләкин ул ихтыяҗларымны канәгатьләндереп бетермәде: беренчедән, бик калын, икенчедән, анда бер ел тулысынча көнләп язылган. Кеше бит, мәсәлән, берәр көнне күп нәрсә башкарырга, ә кайчак зурлап язарлык бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин. Миңа көндәлек түгел, ә нәкъ менә планер кирәк иде.
Көндәлекме, планермы?
Чит илләрдә бик популяр ул планерлар. Үз вакытын дөрес бүлә торган кешеләр өчен бик уңайлы. Аларның тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, ә нигә татарча планер ясап карамаска, дигән фикер туды. Командам юк, үзем генә, дизайнерлык осталыгым да шуның кадәр генә... Өйрәнергә алынсам, анысын да җиренә җиткереп эшләр идем, әмма тимерне кызуында сугарга булдым. Блокнот рәвешен китереп, типографиягә юл тоттым, үз акчама илле данә тираж белән әлеге планерларны бастырдым. Чек-листлар да эшләттем (алар хәзер аеруча популяр!).
«Көндәлек» – күңел бушату өчен яхшы нәрсә, ә менә планлаштыру өчен блокнот кулай.
Өч айда сиксән планер
Беренче партия әзер булгач, үземчә генә рекламаладым. Ни гаҗәп: кызыксына, сораша башладылар. Шуннан курыкмыйча: «Бу – татарның беренче планеры» дип аталырга үземә үзем рөхсәт бирдем, чөнки андый әйбер юк иде. Октябрьдә ниятләгән эшем декабрьдә табыш та бирде! Реклама сатып алмадым, барысын да үзем аңлатып, сөйләп кенә тараттым. Яңа ел өчен планерлар бик актуаль, дип уйлап, тагын утыз данә бастырдым. Алары да сатылып бетте! Менә кабат чыгарырмын, дип уйлап торам.
Планер – тәртип?
Көнне планлаштыруны мин тәртип урнаштыруга тиңлим. Телефон һәрчак яныңда булмаска, батарея утырырга, хәтта ватылырга мөмкин. Дөрес, юлда мин телефонга да язгалыйм, ләкин кичен барыбер планерга күчереп куям. Барыбер көнемнең күпмедер өлешен планлаштыруга багышлыйм. Гаилә бюджетын да алып барам, гаилә булгач, иреңне дә, балаңны да уйлыйсың.
Метрода да китап укы
Соңгы арада психология һәм балалар тәрбияләүгә багышланган китаплар укыйм. Әмма һәр мәгълүматны иләк аша үткәрә белергә кирәк, барысы да йөз процент сиңа туры килә дигән сүз түгел. Төрле блоглар, китаплар укып, үземне баеттым. Вакытны бушка уздырмаска тырышам, метрода да кулымда китап булыр. Ел буена укырга дип, кимендә егерме дүрт китап исемлеге төзедем. Алар арасында бер генә әдәби китап, калганнары үзеңне камилләштерүгә багышланган басмалар.
Үзгәртеп тору кирәк
Инстаграмдагы аккаунтымны язылучыларым өчен блог буларак алып барам, андагы бөтен кешегә дә планер кирәк булмаска да мөмкин. Бәлки, тора-бара бушлай марафоннар, курслар оештырырмын. Бу проектның киләчәге булсын иде, дип телим. Хәзер исә ассортиментны тулыландыру турында уйланам: офис хезмәткәрләре, укытучылар, стационар рәвештә эшләүчеләр өчен өстәл календаре, магнитлы планер, боҗралы блокнот эшләргә җыенам. Барысы да акчага кайтып кала, бу шәхси бюджетка эшләнелгән әйбер бит. Ләкин баштан ук меңләгән тираж белән чыгарырга тәвәккәлләмәдем: мин аны кайда куячакмын, ничек таратып бетерәчәкмен, кешегә ошыймы-юкмы, дигәндәй. Һәм минем аны үзгәртеп торасым килә.
«Русча юкмы?»
«Русча юкмы?» дигән сораулар да килә. Юк! Русча ясарга теләмим, чөнки минем планерларның үзенчәлеге дә татар телендә булуында. Башка телдәге планерлар сатуда җитәрлек.
Тәвәккәллек рәхәтлек бирә
Кечкенә генә проект булса да, күңелгә рәхәтлек бирә торган мизгелләре бар. «Кара, мин моны ничек эшләп чыктым икән?» дип уйлап та куям. Алган кешеләрнең бәяләмәләре дә күңелгә җылылык бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз