Логотип Идель
Заман

ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР МИНИСТРЫ ТИМУР СӨЛӘЙМАНОВ: «ҖӘЙ – ЯШЬЛӘР ВАКЫТЫ»

Тимур Сөләйманов ТР Яшьләр министры итеп билгеләнгәч, күпләр җылы фикерләрен белдерде. Үзебезнең күз алдында үскән егет, өстәвенә белемле, акыллы, мөлаем һәм тәҗрибәле! Яшьләр лидеры белән замана яшьләре, Татарстанда яшьләр сәясәтенең кайсы тарафка юнәлгәне турында сөйләштек.

Тимур Сөләйманов Татарстан Яшьләр министры итеп билгеләнгәч, күпләр җылы фикерләрен белдерде. Үзебезнең күз алдында үскән егет, өстәвенә белемле, акыллы, мөләем һәм тәҗрибәле! Татарстан яшьләр лидеры белән замана яшьләре, Татарстанда яшьләр сәясәтенең кайсы тарафка юнәлгәне турында сөйләштек.

«ЯШЬЛӘР КЫРЫНДА БУЛУ» ПРИНЦИБЫ

– Тимур Җәүдәтович, заманында Тукай яшьләрне «милләтнең бриллиант кашлары» дип атаган. Яшьләр һәрвакытшулай булып каламы? Сез ничек уйлыйсыз?
– Яшьләр төрле һәм аларның ихтыяҗлары да заманына карап үзгәрә. Бриллиант күбрәк кырлы булырга тиеш бит ул, шул вакытта гына асылташ затлы, үзенчәлекле, бәрәгәйле һәм аның кадере дә арта. Һәр кыры – төрле чараларда, проектларда катнашып тупланган тәҗрибә. Без яшьләргә шул тәҗрибәне туплау өчен мөмкинлекләр тудырабыз. Укырга, яраткан эше белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булса, торак мәсьәләсе хәл ителсә һ.б. – яшьләр дөрестән дә, туган җирләрендә калып, илебез өчен хезмәт итәчәк. Киләчәк яшьләр кулында икәнен җитәкчеләр дә яхшы аңлый. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан яшьләргә карата аерым игътибар бирелә.

– Министрлыкта Сез очраклы кеше түгел, яшьләр арасында, сәясәтендә һәрвакыт кайнадыгыз. Үзегез рульгә баскач, ниятләрегезне, максатларыгызны тормышка ашыра аласызмы? Гомумән, Татарстанда яшьләр сәясәтеннән канәгатьме?
– Татарстанның яшьләр сәясәтенә быел 29 ел тула. Безнең эшчәнлек күп кенә күрсәткечләр буенча төбәкләр арасында алдынгы санала. Заман бездән барлык дәрәҗәләрдә һәм төрле юнәлешләрдә актив хәрәкәт итүне таләп итә. Шуңа күрә беркайчан да башкарган гамәлләрдән тулысынча канәгать калып булмый. Республикада барлыгы бер миллионнан артык яшь кеше (1 072 868) исәпләнә, болар 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шәһәр һәм авыл, укучы һәм эшләүче, үсмерләр һәм яшь гаиләләр. Яшьләр сәясәте – ул яшьләр үзләренең ихтыяҗларын тормышка ашыра алсын тудырылган мохит. Шуңа күрә, бу эш безнең министрлык эшчәнлеге белән генә чикләнми. Яшьләр тормышы, үсеше, ял итү һәм аралашу өчен тирә-юньне формалаштыручылар белән актив хезмәттәшлек итүне
үзебезнең бурыч итеп күрәбез. Бүген федераль дәрәҗәдә дә тиешле системалы чаралар күрелә. Конституциядә «Яшьләр сәясәте» төшенчәсе барлыкка килде, Федераль канун кабул ителде, яшьләр белән эшләү буенча белгечнең профстандарты булдырылды. Русия Президенты узган ел Федераль җыенга булган юлламасында милли проектларда яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән махсус бүлекләрне карарга тәкъдим итте. 2018 елдан без яшьләр объектларын яңартуда яңа алым керттек – яшьләр төзекләндерүнең барлык этапларында да катнаша һәм үз тәкъдимнәрен кертә. Шулай итеп, объектлар заман таләпләренә туры китерелә һәм яшь буын өчен кызыклы була. Узган ел без яшьләр үзәкләре эшчәнлеге стандартын расладык. Шушы өч елда унөч үзәк капиталь төзекләндерелде. Үсмерләр һәм яшьләр клубларын капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Өч елдан артык Татарстанда «Җәй – балаларга» ял учреждениеләрен төзү һәм капиталь төзекләндерү буенча Президент программасы тормышка ашырыла. Бу елның мөһим вакыйгасы – Кырымда яңа лагерь ачылу. Әлеге база республиканың сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү системасының мөһим үзәкләренең берсе булачак. Яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләрен капиталь төзекләндерү буенча яңа программа булдырылды. Программа буенча барлыгы унбиш үзәк рәткә китерәләчәк. 2021 елда фундаменталь бурычны үтәргә – һәр муниципалитетта яшьләр сәясәтенең тармакара стратегиясен эшләргә тотындык. Унтугыз районда яшьләр белән эшләү стратегияләре инде эшләнгән. Аграр яшьләр берләшмәсе һәм яшьләр парламенты белән бергә без авыл җирлекләрендә актив яшьләр берләшмәләрен оештырабыз. «Яшьләр вакыты» проекты кысаларында һәр районда булдык. Район үзәкләрендә дә, авылларда да инициативалы яшьләр җитәрлек. Алар үзләренең туган җирләрен үстерергә тели. 

– Тимур Җәүдәтович, бер әңгәмәдә Яшьләр министрлыгы яшьләр өчен актуаль булырга тиеш, дигән идегез. Бу фикерегездән кире кайтмагансыздыр? Яшьләргә якынаюның күрсәткечләре нинди?
– Үз инфраструктурабызны кирәкле итүне дәвам итеп, без «Яшьләр кырында булу» принцибына таянабыз һәм яшьләр буш вакытларын үткәрә торган мәйданчыклар – сәүдә үзәкләре, парк, сквер, иҗтимагый киңлекләр чыгабыз. Анда төрле чаралар уздырып, шушы көнгә кадәр җәлеп ителмәгән яшьләр белән танышабыз. «УРАМ» экстрим-паркы да уңышлы гына эшләп килә. Мондый парклар хәзер Татарстанның күп районнарында бар. Бу шулай ук яшьләрне җәлеп итү мөмкинлеге дигән сүз. Илбашы күрсәтмәсе нигезендә, шәһәр берләшмәләре белән эшләү буенча яңа комплекслы программа булдырыла.

ЯШЬЛӘР ЯЛ ДА ИТӘ, ЭШ ТӘ ТАБА

– Җәйге чорга кердек. Ә җәй – ял итү вакыты да. Татарстанда яшьләр ялын оештыру ни дәрәҗәдә оештырылган?
– 2022 елның җәйге чорында 1652 ял һәм сәламәтләндерү оешмасы базасында 182 635 баланың ялын оештыру планнаштырыла. Шуларның биш меңгә якыны Кара диңгез буенда ял итәчәк. Программа кысаларында 42 692 юллама түләүсез биреләчәк, шул исәптән 11 818 авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен. Ата-аналар арасында кешбэк программасы популярлаша, әлеге программа буенча махсус күрсәтмәләрне үтәгән очракта, юллама бәясенең илле процентын кайтару мөмкинлеге ала дигән сүз бу. Быел лагерьларда COVID-19 белән бәйле чикләнмәләр алынды. Лагерьлар балаларны тулы күләмдә кабул итәчәк, шулай ук экскурсияләр дә рөхсәт ителде. Ләкин хезмәткәрләргә карата булган профилактик таләпләр саклана.

– Тимур әфәнде, кемдер ял итсә, кайбер студентлар өчен җәй матди якны кайгыртып алу өчен кулай чор. Студентларның хезмәт отрядлары нинди юнәлешләргә эшләргә мөмкинлекләр бирә?
– Ел саен хезмәт отрядларында ун меңнән артык студент эш белән тәэмин ителә. Быел да унбиш юнәлештә эш табу мөмкинлеге бар – төзелеш түр башы отрядлары, медицина, авыл хуҗалыгы өлкәләре, сервис күрсәтү, әйдаманнар һ.б. Яшьләр республиканың төрле завод һәм оешмаларында эшли ала. Студент отрядлары ел дәвамында төрле проектларны гамәлгә ашыра. Мәсәлән «Яшьләргә эш» («Работа молодым») марафоны. Активистлар районнарга чыгып, булган мөмкинлекләр, вакансияләр турында сөйли, шулай ук райондагы эшләр исемлеге белән дә таныштыра. Бушлай эшче һөнәре үзләштерү мөмкинлеге дә бар. Курслар тәмамлануга аларга хезмәт урыннары тәкъдим ителә.

ТОРАКЛЫ БУЛУНЫҢ ДҮРТ МЕХАНИЗМЫ

– Күп яшьләрне торак мәсьәләсе борчый. Бу җәһәттән дәүләт программалары нәтиҗәле эшлиме?
– Безнең министрлык тарафыннан торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә һәм яшьләргә ярдәм итүнең дүрт механизмы гамәлгә ашырыла. Беренчесе – «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы, аның буенча дәүләттән торак бәясенең 30-35 процентына субсидияләр бирелә. Яшь гаиләләргә ярдәм итүнең икенче механизмы – «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында» ТР кануны. Яшьләр унбиш елга кадәр торак бәясенең яртысыннан күбрәген процентсыз түләүдән файдалана ала. Өченче программаны без ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән берлектә тормышка ашырабыз. 2020 елда Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Яшь гаилә» дигән яңа программа старт алды. Аның буенча Татарстан территориясендә теркәлгән барлык яшь гаиләләр ташламалы шартларда яңа торак алу мөмкинлегенә ия. Бүгенге көндә меңнән артык гаилә бу мөмкинлектән файдаланып, яңа
фатирлар сайларга өлгерде инде. Дуртенче механизмны Студентлар лигасы белән берлектә гамәлгә ашырабыз. Республика яшьләр торак конкурсында актив яшьләр катнаша ала. Конкурста катнашу өчен гаилә хәле мөһим түгел. Ел саен 49 фатир ташламалы шартларда бирелә. Яшьләр үзләрнең уңышларын күрсәтеп, портфолио тутырырга тиеш, шул белешмә кысаларында җиңүчеләр билгеләнә.

МИЛЛИ ПРОЕКТЛАР

– Татарстан яшьләрен Сез җитәкли башлагач, министрлыкта татар теленә игътибар җанланып китте кебек сизелә. Аерым милли проектларга тукталып узсак?
– Министрлык тарафыннан татар теленә карата һәрвакыт игътибар зур. Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы белән берлектә «Милли һәм актуаль» проект офисы уңаеннан төрле форумнар һәм фестивальләр үтте: «Таба» яшьләр этнопроектлары форумы, «ЭтноСтартапФорум» республика фестивале, «Печән базары» фестивале. Шулай ук, узган ел, мәсәлән, беренче тапкыр яшь дизайнерлар фестивале үткәрелде. Чараларда йөздән артык проект авторлары катнаша. «Идел» яшьләр үзәге Татарстаннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. «Сәләт» яшьләр үзәге тарафыннан төрле проектлар гамәлгә ашырыла. Татар яшьләре форумы да бөтен Җир шары буйлап таралган татар яшьләре белән эшли. Шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм шәхсән Марат Әхмәтов ярдәме белән иҗтимагый оешмалар уртак чаралар оештырыла. Мәсәлән: «Әйдә ШаяРТ» КВН Татар лигасының финал уены һәм «Сәләт»нең «IT-хакатоны». Быел яз көне ундүрт активист татар телен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән яшьләр проектларын тәкъдим итте. Барлык проектлар да хупланды һәм быел гамәлгә ашырылачак.

– Шәхсән үзегез милли чараларга еш йөрисезме?
– Вакыт булганда тырышам. Театрга яратып йөрим. Бигрәк тә яшьләр тарафыннан булдырылган яңа проектларны карарга яратам. Яңа форматта куелган «Сак-Сок» бәете перформансы бик ошады. Якын арада «Кара пулат» мюзиклына да барырга ниятлим.

– Тимур әфәнде, Сез бит әле шагыйрь улы. Җәүдәт Сөләйманның рухи ярдәмен тоясызмы? «Сәләт» тормышыгызда нинди роль уйнады?
– «Сәләт«тә тормыш мәктәбен үттем. Иң элек бала булып лагерьга килдем, әйдаман, башҗитәк булдым, соңрак җитәкче баскычына күтәрелдем. Шулай итеп, социаль лифтның барлык баскычларын уздым. «Сәләт»тән соң Студентлар лигасын җитәкләдем. Алган тәҗрибәм хәзер дә бик булыша. Ә әтием – минем остазым. Ничә яшьтә генә булсак та, алар өчен бала булып кала бирәбез. Мин дә һәрвакыт әти-әниемнең рухи ярдәмен тоеп яшим.

– Хәзерге катлаулы чорда яшьләргә киңәшләрегез?
– Яшьләр өчен хәзер барлык мөмкинлекләр дә бар. Вакытыгызны бушка уздырмагыз, эзләнегез, куйган максатларыгызга ирешегез. Җәй көне форумнар, грант конкурслары шактый күп булачак. Бу сезнең вакыт – яшьләр вакыты. Ә Татарстан – мөмкинлекләр территориясе!

Әңгәмәдәш Мөршидә КЫЯМОВА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев