"Тайм-аут": геройларыбыз Яңа елны нинди уңышлар белән каршылый
Яшьләрне кызыксындырырлык, холкын чыныктырырга, рухи яктан савыктырырга ярдәм иткән күп кенә спорт төрләре бар. Әмма «Нәрсәдән башларга?», «Теге яки бу спорт төре сәламәтлеккә ничек йогынты ясый?», «Бу спорт төренең плюслары һәм минуслары нинди?» дигән сораулар туа.
Яшьләрне кызыксындырырлык, холкын чыныктырырга, рухи яктан савыктырырга ярдәм иткән күп кенә спорт төрләре бар. Әмма «Нәрсәдән башларга?», «Теге яки бу спорт төре сәламәтлеккә ничек йогынты ясый?», «Бу спорт төренең плюслары һәм минуслары нинди?» дигән сораулар туа.
«Тайм-аут» проекты кысаларында «Идел Online» каналында иң популяр спорт төрләренең үзенчәлекләре белән таныштырып бардык. Фитнес-тренер Рәис Давыдов һәм спорт гимнастикасы, акробатика буенча тренер Руслан Вәлиев воркаут үсеше турында сөйләде, көрәш буенча спорт мастерына кандидат Рудия Габдуллина көрәш белән кызлар да шөгыльләнә алуына инандырды. Шулай ук җиңел атлетика, каратэ, баскетбол, йөзү турында тапшыруларыбыз чыкты.
Кызыклы геройлар, аларның спортка килү тарихлары, уңышка ирешү серләре турында сөйләшеп кенә калмыйча, бу спорт төрләрендә без үзебезне дә сынадык: көрәш «батыры» да булдык, дөрес йөгерергә дә өйрәндек, йөзә белмәгән килеш, суга да чумдык. Геройларыбыз Яңа елны ниндирәк уңышлар белән каршылый, шуны да белештек.
Каратэ буенча чемпион
Рөстәм Фатыйхов Россия чемпионы булып танылырга өлгерде. Ул сентябрьдә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда уздырылган каратэ буенча Россия чемпионатында 84 килограммга кадәрле категориядә җиңү яулады. Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназияне – алтын медальгә, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын кызыл дипломга тәмамлаган, каратэ буенча тренер булып эшләүче егет бүгенге яшьләргә менә дигән үрнәк – актив, позитив, өлгер.
– Мине чемпионаттан соң Россияның җыелма командасына чакырдылар. Башта Белоруссиянең Стайки базасында ике атна әзерләндек, аннары Минскида халыкара ярышта катнаштык, мин анда өченче урын яуладым. Санкт-Петербургта узган «Петербургская осень» дигән халыкара ярышта да катнаштым – шулай ук өченче урында калдым. Хәзер алда төп ярыш – «Москва – вселенная каратэ» халыкара турниры, – дип сөйләде Рөстәм.
Рөстәм турында тапшыру: https://www.youtube.com/watch?v=gIh6Yr1rmog
Көрәшче кыз – Рудия
Рудия Габдуллина да үз максатларына таба атлый. Ул кечкенәдән үзен тренер, физкультура укытучысы итеп күрә. Шуңа вакытын күбрәк укуга багышлый. Бүген ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең өченче курсында укый. Быел ул үзен укытучы сыйфатында мәктәптә дә сынап караган – өч атна дәвамында балаларга физкультура укыткан.
– Балалар белән эшләү – бик үзенчәлекле. Һәркайсына аерым караш кирәк. Аптырашта калдырган чаклар да булды инде, әмма бар кыенлыкларны да җиңә алдым, – ди Рудия.
Февральдә исә ул үен бер ай буе көрәш һәм билбау көрәше буенча тренер сыйфатында да сынаячак. Шулай ук ул ярышларда Көрәш федерациясенең сәркәтип урынбасары, видеооператор булып та эшли.
Рудиянең тагын бер хыялы – спорт мастеры булу. Әмма бүген ул икеләнү халәтендә булуы турында әйтә. Кыз спорт юлыннан алга таба барыргамы, әллә ирешкәннәрдә туктап калып, тынычланып, тренерлык юлыннан гына атларгамы, дигән сорауга җавап эзли.
– Көрәш буенча спорт мастеры да буласы килә үземнең, әмма шул ук вакытта спорт ярышларындагы гаделсезлекне еш күрергә туры килә. Бу профессиональ спорттан бераз күңелне кайтарта, – ди ул.
Шулай ук Рудия төп геройларның берсе буларак «Идел» журналы оештырган «Кияү VS карьера» чарасында да катнашты. Гаилә өстенрәкме, әллә карьерамы дигән сорауга җавапны бергәләп эзләдек.
Рудия турында тапшыру: https://www.youtube.com/watch?v=VhdQGlkXchc
Һәр көнне ун чакрым йөгерү
Йөгерешче, «Гонка героев» ярышларының инструкторы Ләйлә Каюмова шулай ук бер урында тик утыруны күз алдына да китерә алмый. Көн саен йөгерергә чыгу – бу инде аның канына сеңгән йола. Җәйләрен күнегелгән 10 чакрымны иртәләрен ачык һавада йөгерсә, хәзер күбрәк кичләрен манежда шөгыльләнә.
Быел җәен актив ял төркемнәренең берсенә кушылып, күпсанлы сплавларга да барып кайткан. Шулай ук Казанда, Әлмәттә узган марафоннарда «Гонка героев» командасы белән корпоратив ярышларда 21 чакрым дистанцияне узып, ике тапкыр беренчелек яулаганнар. Казанда, Минзәләдә һәм Самарада уздырылган ярышларында инструктор булып эшләгән.
Спорт – тормышның ямен-тәмен тоярга ярдәм итә. Һәркемгә үзенә якын спорт төрен табырга насыйп булсын, ди ул.
Ләйлә турында тапшыру: https://www.youtube.com/watch?v=XKU9_K_ejUA
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев