ТЕЛ БЕЛГӘН ЮГАЛМЫЙ
- Ц-ц-ц... Мин аптырап аңа карыйм. - Менә шулай “ц”кылдап яныңда нәрсәләр бар икәнлеген белеп була. Мәсәлән, минем каршымда бернинди дивар юк. Сул ягымнан да үтеп була. Түшәмнең гөмбәз икәнлеген дә аңлыйм. Кайдадыр бу яктан тәрәзә дә бар, ахырысы...
- Ц-ц-ц...
Мин аптырап аңа карыйм.
- Менә шулай “ц”кылдап яныңда нәрсәләр бар икәнлеген белеп була. Мәсәлән, минем каршымда бернинди дивар юк. Сул ягымнан да үтеп була. Түшәмнең гөмбәз икәнлеген дә аңлыйм. Кайдадыр бу яктан тәрәзә дә бар, ахырысы...
Мин тагын да аптырабрак өскә карыйм. Чыннан да, без бара торган базар бинасында өстә, түшәмгә терәлеп диярлек торган тәрәзәләр бар икән.
- Менә син кызык өчен генә күзеңне йомып, таяк белән суккалый-суккалый йөреп кара. Аннан бөтенесен аңларсың.
Мин ирексездән “тәүбә-тәүбә” дип куям һәм үзем үк үземнең шундый реакциямнән оялам...
- Күрмәгән кешеләрнең колаклары әйбәт ишетә ул, - дип елмая Вячеслав.
Мин аңа сокланып, алга таба атлавымны дәвам итәм...
Төркиядә шундый кеше белән танышу минем өчен генә түгел, укуларда булган барлык катнашучы өчен бәхет булды. Ул һәркем белән уртак тел таба, кызыклы тарихлар сөйли. Шуңа күрә ике атна эчендә ул һәркем белән аралашып, һәркемнең йөрәген яулап өлгерде. Мин исә аны татар телен белүе өчен якын күрдем.
Юк, ул татар телен генә түгел, башкорт, казакъ, төрек, поляк, урыс, инглиз, беларус һәм тагын әллә кайсы телләрне белә. Үзенең әйтүенчә, 10 телне ул әйбәт белә, тагын 20сендә аралаша ала.
- 1994 елгымын. Декабрьнең 11е тудым. Рәсәйнең Ырынбур каласында туып-үстем. Тәүге телем урыс теле. Шулай ук мин балачактан ук татар, башкорт, казакъ телен Ырынбурда күп ишеттем. Күз табибына барганда казакълар, татарлар, башкортлар белән сөйләштем, алар анда күпләп килгән иде. Чит телләр белән мин 4 яшемнән үк кызыксына башладым. Минем әбием мәктәпкә әзерләнү үзәгендә эшли иде. Мөхасибәче, бухгалтер булып. Мин дә анда йөрдем. Күрше кабинетта инглиз теле укытучысының бүлмәсе иде. Милләте буенча Асия ханым татар. Ул кинәт кенә: “Мин гөлләремә су сибим әле, син башкаларга бу сүзләрне ничек дөрес әйтергә икәнен өйрәт”, - диде. Ул вакытта мин 4-5 яшемдә идем. Үзем кебек балаларга инглиз сүзләренең әйтелешен өйрәтергә кушты. Шул хәл әле дә исемдә.
Беренче сыйныфтан алтынчыга хәтле мин чит телләр белән мавыкмадым. Дүртенче сыйныфта экстерн рәвештә имтиханнарны тапшырып, алтынчы сыйныфка барганда инглиз теле кирәк иде, шул вакытта кечкенә чакта өйрәнгәли башлаган инглиз теле хәтеремә кайтты. Нигезе балалар бакчасында салынган иде. Әмма җитди рәвештә мин инглиз телен бары 11 яшемдә генә өйрәнә башладым. Математика укытучысы Флүрә ханым татар иде, математиканы яратканга, татар теле белән мавыгып киттем.
Аннары итальян теле белән кызыксына башладым. Хәзер аны аңлавын аңлыйм, сөйләшүе кыенрак. Русчам да шул хәлгә төште инде, кабатлау җитми. Әниләрем, әбиләрем белән әле дә урысча сөйләшәм, анысы, ләкин кайвакыт поляк, серб сүзләре килеп керә дә, әллә нәрсә килеп чыга шунда.
... Бары төрекчә генә сөйләшә торган укулар вакытында бу егетнең безнең янга килеп чеп-чи татар телендә сөйләшә башлавыннан күңелгә җылы йөгерде. Аның бернинди акценты юк иде. Киресенчә, кайбер безнең сирәк кулланыла торган сүзләрне дә кушып сөйләгән бу егеткә шунда ук ихтирам хисе туды.
- Ә сез кешенең йөзен күрәсезме?- дип сорыйм укуларның ахыргы көннәрендә.
- Әйе, йөзнең ак, чәчләрнең кара икәнлеген күрәм.
- Ә күзләрне күрәсезме?
- Бар икәнлеген күрәм.
... Хәзерге вакытта Вячеслав Чернев Варшава Университетының Шәркыять факультеты Төркият һәм Урта Азия халыклары кафедрасында докторантурада укый. Быел соңгы елы. Фәнни эше Мостай Кәрим иҗаты белән бәйле.
- Сезгә укытучы булырга кирәк, -дим (мин, яшь аермабыз зур булмаса да, аңа “син” дип эндәшә алмый идем).
- Әйе, яхшы фикер, ләкин күрмәгән кешене укытучы итеп аласылары бик килми. Балалар бит күп нәрсәне аңлап бетерми...
... Минем Вячеслав белән озаклап сөйләшеп, аның белән әңгәмә эшлисем килде. Ләкин программа тыгыз булу сәбәпле, алай иркенләп утырырга җай булмады. Укудан кайтканда ул инде нык кына арган була иде һәм минем аны сораулар биреп бимазалыйсы килмәде. Казанга кайткач, интернетка кызык өчен генә “Вячеслав Чернев” дип җыеп карадым һәм шаккаттым. Бер ел элек мин башкорт телләрен кайдан өйрәнеп булуы белән кызыксынган идем. Шунда миңа “Учу башкирский язык” программасы чыкты. Аның алып баручысы - ул икән! Дөресен генә әйткәндә, ул видеоларда Вячеславның күрмәве бөтенләй тоелмый. Әле ул видеоларны карагач та, рус кешесенең башкорт телен шулай әйбәт, кешеләргә өйрәтерлек дәрәҗәдә белүенә исем киткән иде. Абруйлы алып баручы белән шәхси таныш булуымнан бер-ике минут шок хәлендә утырдым.
Тагын шуны да ассызыкламыйча булмый: Вячеславны күп халыклар үз итә. Башкортстан өчен ул үз уллары кебек, аның белән әңгәмәләр дә эшләнгән, әйтүемчә, хәтта тапшыру алып баручысы итеп тә катнаша ул. Башкортстан институтына укырга кергәндә дә бернинди каршылык булмый. Казахстан матбугаты да аны урап узмаган. Һәм, иманым камил, Татарстанга килсә дә, без аны милли каһарманыбыз итеп кабул итәчәкбез. Тел белгән кеше беркайда да югалмый, дигән сүзнең көченә шунда инандым.
Әлбәттә, мин хәзерге язмамны ниндидер бөек сүзләр белән тәмамлый алам. Мәсәлән, “Менә бит, хәтта урыс кешесе дә татар телен өйрәнгән, ә безнең мәктәпләр өйрәнүдән баш тарта”, яки “Мөмкинлекләре чикле булган кешеләр дә 30лап телне аңлый, шул телләрдә аралаша ала, ә без...” һәм башкалар, һәм башкалар. Ләкин мин күңелемдәге төп һәм иң ихлас хисемне генә әйтәм: Вячеслав, Ходай сиңа озын һәм мәгънәле гомер насыйп итсен иде! Сиңа сокланам һәм чын бәхет телим! Алдагы күрешүләргә кадәр...
«Идел» журналы 16+
Теги: Яшьләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев