Логотип Идель
Заман

«Тел өйрәндең исә куллан»

Чит тел өйрәнергә телим, диючегә мөмкинлекләр баштан ашкан хәзер: академик дәрәҗәне үз итүчеләрне университетлар көтеп тора, төрле форматтагы курслар дисеңме, индивидуаль дәресләр, ресурслар...

Чит тел өйрәнергә телим, диючегә мөмкинлекләр баштан ашкан хәзер: академик дәрәҗәне үз итүчеләрне университетлар көтеп тора, төрле форматтагы курслар дисеңме, индивидуаль дәресләр, ресурслар... Ничек кенә ихтыяр көчен җигеп, мотивацияләрне барлап, шул мөмкинлекләр арасында адашмаска? Яшь лингвист Алия Хәсәншина чит тел өйрәнү тарихы һәм киңәшләре белән уртаклашты. 

 

Безнең белешмә: 
Алия Хәсәншина, 21 яшь. Әлмәттә туып үскән, Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих, һәм шәрекъне өйрәнү институтының лингвистика бүлегендә IV курста белем ала.

 

«Мама» ни дигән сүз ул?

– Өч яшьлек Алиянең телләр өйрәнүе балалар бакчасыннан беренче тапкыр кайтып, әнисенә: «Әнием, ә «мама» дигән сүз нәрсәне аңлата?» соравына барып тоташадыр, – ди хәзерге вакытта ике чит телдә иркен аралашучы һәм өч чит телне ярдәмче итеп кулланучы яшь полиглот Алия Хәсәншина. Бу чор аның әнисе – Әлмәт төбәге журналисты, педагог Энҗе Хәсәншинаның гарәп теле дәресләре биргән вакытына да туры килә. – Калдырырга урыны булмаганга күрә, мин шул дәресләрдә беренче «әлиф»ләремне язган булсам кирәк. Чит тел дип кабул итмим иде мин аны, хәтта кайбер сүзләрнең чит булуларын күпкә соңрак аңладым...
Мәктәп программасына кергән инглиз теле Алиянең беренче дүртле алган фәне булса, гарәп телендә укый башлавы Коръән ятлауга керешкән вакыт белән бәйле. 

– Дәүләт имтиханнары тапшыру белән бергә тормышымны телләр белән бәйләргә булдым, – ди ул. Чит илгә чыгу, дөнья күрү дә яшь лингвистка йогынты ясамый калмый. – Табиблар белән аңлашу, аэропортта үз рейсыңны көткән чакта, дөньяның төрле почмакларыннан булган кешеләр белән аралашу, ачыксаң, үз теләгән ризыгыңны сатып алу, яныңа килеп утырган Әлҗәзаир (Алжир) әбиләренә Россия мөселманнары турында сөйләү, Коръән укытучысының хаталарымны төзәткәнен аңлау – болар барысы да сәбәп булгандыр.

Хәзерге вакытта Алия Хәсәншинаның арсеналында ике төп чит тел – инглиз һәм гарәп телләре, өч ярдәмче – француз, бахаса (индонезия) һәм корея телләре бар. Индонезия һәм корея телләрен ярты елга якын гына өйрәнсә дә, көн саен барысын да куллана. 

– Турыдан-туры булмаса, берсе аша икенчесен өйрәнәм, дөньяның төрле почмакларындагы дусларым белән элемтәдә торам, – ди яшь лингвист. – Баштарак сөйләшергә кеше тапмый интеккән булсам, хәзер мөмкинлекләр күп: Казанда торгач, монда чит ил студентлары да шактый, онлайн дәресләр тел белгечләрен табуны да җиңеләйтә, социаль челтәрләр дә ярдәм итми түгел.

 

Күптеллелек сәерлек түгел

Телләр өйрәнү – катлаулы көндәлек хезмәт. Шуңа мотивациянең дә, ихтыяр көченең дә бик зур булуы зарур. Һәрберсенә вакыт табып, телләрне бутамыйча, бертигез дәрәҗәдә саклап калу мәсьәләсе дә бар.

– Чит телләрдә белем алу теләгем төрле, төгәл, яңа мәгълүмат туплау белән бәйледер. Берәр мәсьәлә турында мәкаләләрне баштан русча-татарча эзләсәм, хәзер берничә чит телдә укый алам. Димәк, яңа караш, яңа уй-фикерләр, төрле ачышларга тап булырга мөмкин. Моннан тыш, күп чакта бу оригиналларга ачкыч та. Мәсәлән, мин инглиз, гарәп авторларын үз телләрендә укырга яратам, алай җиңелрәк – алар дөньясына башым белән чумам. Бераз телне өйрәндең исә, бу телдә белем дә алып була дигән сүз. Минем өчен бу, мәсәлән, Казанда яки Мисырда яшәүче гарәп профессорлары булсын – алардан гарәп теле дәресләре алу, тел камилләштерү мөмкинлеге. Сөйләмне генә түгел, үзеңә кызыклы тел бүлекләрен дә (тел укыту, стилистика, шигърият, психолингвистика, социолингвистика һ.б.) үзләштерү. Гомумән алганда, күптеллелекне сәер итеп күрәбез, әмма безнең әби-бабаларыбыз өчен булсын, дөньяның төрле почмакларында яшәүче кешеләр өчен өч-биш тел белү – гади күренеш, – дигән фикердә Алия. – Үзем белгән кешеләр арасында гына да ун, егерме тел кулланган кешеләр бар, аларның үрнәге да тәэсир итәдер. Телләрне төрлечә өйрәнеп була – монысы ул телне ничек кулланганнан тора. Бүген дуслар белән яңа фильм, китап турында сөйләшергәме, әллә уртанчы гасыр гарәп әдәбиятына чумаргамы – кулланышы төрле, димәк, укуы да төрлечә булачак. Мин үзлегемнән телләрне бу дәрәҗәдә өйрәнә алмас идем, укытучыларымның хезмәте нәтиҗәсе бу. Академик яктан телләрне өйрәнүем күп очракта университет белән бәйле булса да, өстәмә дәресләр дә алам. 

Алия Хәсәншина хәзер үзен мөгаллимә сыйфатында да сынап карарга өлгергән һәм бу юнәлештә эш итүен дәвам итә. Мәчет-мәдрәсәләр оештырган аланнарда гарәп теле һәм Коръән дәресләре укытса, Казанга укырга килгәч, онлайн дәресләр бирә башлый: инглиз һәм гарәп телләрен укыта. 

– Студент өчен бу бик файдалы эш, – ди ул. – Бердән, бу – алган гыйлемнәрне гел кабатлап тору, камилләштерү, методик яктан үсеш, яңа сорауларга тап булу (балалар бик кызыксынучан була, аларның сорауларына җавап табу барышында үзең дә бик күпне өйрәнәсең), финанс ярдәм дә.

 

Үз укытучыңны ничек табарга?

Интернетта, социаль челтәрләргә хәзер чит телгә өйрәтүче курслар, дәресләр бихисап. Ничек итеп тел өйрәнергә чакырган укытучылар урманында адашмаска? Яшь лингвистның бу мәсьәлә буенча да үз тәҗрибәсе бар.

Беренчедән, дәрес алу белән курс аермасына күз салырга кирәк. Дәрес алу укытучы белән аралашуны аңлатса, кайбер курслар фәкать мин биргән җавапларның дөрес/дөрес булмаганын гына билгели алалар. Мин телне кешеләр белән бәйлим, шуңа укытучы белән элемтәдә булу минем өчен мөһим.

Икенчедән, телне өйрәнә башлаганда, гадәттә туган телле укытучы белән өйрәнә башлыйм – беренче адымнар ясаганда, укытучының һәр сүзен аңлавы мөһим. Өч-дүрт айда телнең базисын алганнан соң, «native speaker»га, өйрәнелә торган чит тел туган теле булган укытучыга күчәргә тырышам. Бу вакытта дәресләр тулысынча чит телдә бара, яңа сүзләрне өйрәнү дә тәрҗемә аша түгел, мәгънәләр аңлау аша була.

Дәресләрнең методик өлеше дә зур әһәмияткә ия: тел өйрәнә башлаганда, сөйләмгә күпме игътибар бирелүе мөһим. Моннан тыш, телне бераз өйрәнү белән, тормышымда ничек кулланачагымнан чыгып курслар, дәресләр сайлыйм. Һәм иң мөһиме: нәтиҗәнең яртысы укучы тырышлыгыннан тора. Моны да истә тотарга кирәк.

Алия Хәсәншинадан чит тел өйрәнергә теләүчеләргә киңәшләр:

  • Сөйләшергә. Көзгегә карапмы, үз-үзеңне видеога төшереп булсын – сөй-лә-шер-гә, кешеләр белән аралашырга кирәк. Бу эштә тел клублары, чит ил студентлары, социаль челтәрләр, махсус веб-сайтлар ярдәмгә килә.
  • Чит тел мохитенә чумарга. Чит илгә чыгу белән генә түгел, ә мөмкинлек булган чакта телләрне куллану. «Согуд Гәрабстанына булган соңгы сәфәремдә полиция хезмәткәрләре, табиблар, тамгаханә (таможня), мәчет эшчеләре белән гел гарәпчә сөйләшергә туры килде. Мәккәдәге бер мәчеттә утырганда, янымда Америка кызлары утыра иде, алар белән сөйләшеп алдык, Франция, Германия, Индонезия, Малайзия, Лөбнан, Сүрия, Фәләстыйн, Мисыр, Мәгъриб, Оман солтанлыгы, Йәмән һ.б. илләрдән булган кешеләр белән дә шунда очраштым. Тел кулланудан куркып калсам, бу сөйләшүләрнең берсе дә булмас иде шикелле», – ди Алия.
  • Тел компусын караштырырга: мин бу тел өйрәнүемнең сәбәбе, нияте нинди. Мөмкин булганча, нәтиҗәләрне саннарга күчерергә. Бу ысул үткән юлны күрсәтә, дәвам итәргә мотивация өсти. «Бер үк китапны бер ел элек кулыма алып, укый да алмаган булсам, хәзер кайбер сүзләрен, җөмләләрен аңлыйм. Элек бу темаларга сөйләшә алмаган булсам, хәзер кыенлык күрмим.
  • Көн саен үзеңә уңайлы форматта телгә мөгамәлә итү: чит телле блогер, яңалыклар, хәбәрләр, кызыклы программа, подкастлар, китаплар, әсбаплар, кушымталар һәм башка ресурслардан берәрсен сайларга да даими рәвештә кулланырга киңәш итә. Аларны тел дәрәҗәсенә карап сайлау мөһим. Кызык түгел, яңа сүзләр, гыйбарәләр очрамый икән – бераз авырракны; авыр, курку уята икән – җиңелрәкне сайларга кирәк.
  • Белмәгән сүзләрнең барысын да эзләргә кирәк түгел: ул күбрәк вакыт алу белән бергә эшнең кызыгын да юк итәчәк. Аның урынына көненә бер-ике сүз сайлап, үзеңә язып барырга мөмкин.  Мәсәлән, «сүз-тәрҗемә» урынына сүзне җөмләсе белән язып, яңа сүзне төс белән билгеләргә була. Шул битне ачкан саен, баштан алып җөмләләрне укып чыгасың, сүзләрнең истә калганын, көндәлек тормышымда кулланганымнан беләм, шуннан өйрәнелгән сүзләрне сөртә барам. Кулланыш мисаллары табу авырга килсә, сүзлекләр, тел корпуслары, Youglish веб-сайтын кулланырга мөмкин.
  • Алынмаларга игътибар итәргә (яки, киресенчә, туган телдәге чит тел сүзләренә): кайбер телләрдә аларның саны шактый күп. Мәсәлән, мин башта гарәп теле өйрәнеп, соңрак индонезия теленә керештем – бу тел өйрәнүне шактый җиңеләйтте. Индонезия телендә гарәп алынмалары шактый күп: атна исемнәренең алтысы – гарәпчәдән.
  • Телләр белү белән яңа мөмкинлекләр эзләргә. Тел өйрәндең исә куллан, үс – оныттырма үзен.
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев