«ҮТЕРГЕЧЕСКИ» МАТУР
Аксөякләрнекедәй ап-ак йөз, сөрмә тарту, илленең аргы ягына чыкканнан соң да җыерчыкланмый торган тире, кабарынкы иреннәр – һәрбер чор җәмгыятьтә үз матурлык стандартларын урнаштыра һәм аларга ирешү ысулларын да өйрәтергә онытмый.
Фән-Фәсмәтән
Аксөякләрнекедәй ап-ак йөз, сөрмә тарту, илленең аргы ягына чыкканнан соң да җыерчыкланмый торган тире, кабарынкы иреннәр – һәрбер чор җәмгыятьтә үз матурлык стандартларын урнаштыра һәм аларга ирешү ысулларын да өйрәтергә онытмый. Яшьлекне озайту һәм матурлыктан ләззәтләнүне дәвамлырак итү өчен, хатын-кызлар (хәер, бу исемлеккә ир-атларны да кертергә буладыр) нинди генә адымнарга бармаган. Аларның кайберләре матурлык колларының яшьлекләрен кыскарткан, артык ашкынганнарга гүр билетларын да вакытыннан алда тоттырган.
СӨРМӘ ТАРТУ
Менделеев таблицасында илле беренче урынны алып торган сөрмә (Sb, лат. stibium) заманында агу да, дару да булып саналган (мисал өчен, Моцартның агулануы да сөрмә препараты белән дәвалануга бәйле, дигән фаразлар бар). Сөрмә белән агулануның төп билгеләре – күңел болгану һәм косу, бу билгеләргә игътибар иткән табиблар сөрмә тозларын «организмны чистарту» чарасы итеп киңәш иткән. Бәхетебезгә, XIX гасырда медицина сөрмәне мондый максатларда кулланудан баш тарта. Әлеге элементның төп чыганагы – стибнит минералы – иң борынгы косметика чараларының берсе.
Борынгы Мисырда стибнит пасталарын күз күз тирәсенә рәсем төшерү өчен кулланганнар, ләкин сөрмә тартуны дини йолаларга тугры калу өчен һәм матурлык өчен генә түгел, ә иң беренче чиратта күзләрне инфекцияләрдән һәм бөҗәкләрдән саклау өчен башкарганнар. Мисырлылар арасында күз кабагына кара сөрмә тартып, аскы ягына малахит белән яшел төс кертүчеләр дә булган. Стибнитны косметика чарасы итеп куллану урта гасырларда да дәвам иткән: әлеге минерал күз күремен яхшырта, күз яшенең чамадан тыш агуын туктата һәм керфекләрнең үсүенә китерә, дип санаганнар.
Борынгы русларда чәчләрне һәм каш-керфекләрне каралту өчен кулланыла торган буяу да төрек теленнән кергән сурьма (sürme) исемен йөрткән, әмма инде ул сөрмә икенче төрле минерал – кургаш сульфиды, галениттан (PbS) гыйбарәт булган. Кургаш һәм аның кушылмалары, үз чиратында, юлларында очраган һәр нәрсәне агулый торган авыр металларның берсе. Бу металл, организмга эләккән очракта, бавыр һәм бөерләргә зыян салуы, анемиягә, кургаш подаграсына китерүе белән дан тота.
КЕРШӘН ЯГУ
Андый төр кершәннәр кургаш акшар исемен йөртә. Кургаш акшар хатын-кызларга сөлгедәй ак йөз вәгъдә иткән, әмма тора-бара битләрен шадраландыра да башлаган: кершән составына кергән кургаш йөзнең тизрәк картаюына, җыерчыклануына китергән. Хатын-кызлар исә, җыерчыклары күбәйгән саен, кургаш акшарны да күбрәк сөртә барганнар. Сәламәтлеккә һәм кыяфәткә тискәре йогынты ясавына карамастан, хатын-кызларның матур күренү теләге көчлерәк булган күрәсең. Кургашлы кершәннәр куллану Борынгы Грециядә башланып, XIX гасыргача дәвам иткән: аннан битлекләр тә ясаганнар, мазьларга, кремнарга да кушканнар, серкә, сүләмә (агулы матдә) белән дә катнаштырып караганнар – ничек кенә кулланмаганнар, кыскасы. Сүз уңаеннан, урта гасырларда, аксыл йөз модасы артыннан куучы кайбер зирәк хатын-кызлар колак артына сөлек тә куйганнар – бу ысул да заманында шактый нәтиҗәле саналган.
РАДИЙЛЫ КЫЗЛАР
«Йөз ел эчендә бер генә әйбер үзгәрде – без ачышларга саграк карый башладык. 1898 елда, радий ачылган вакытта яшәгән кешеләргә нәкъ менә шул җитмәгән дә инде, шуңа да радий тиз арада теш пасталарында, колак даруларында һәм медицина процедураларында пәйда була», – ди галим Аркадий Курамшин.
1898 елда Пьер һәм Мари Кюри радийны (Ra) ачканнан соң, халык озак уйлап тормый: яңа элементны панацея сыйфатында кабул итә һәм аны урынлы-урынсыз куллана башлый. Яңа ачылган элементның зыяны турында берсе дә белми һәм 1910 елда әлеге радиоактив элемент кушылган продуктлар, тиешле тикшеренү этапларын узмыйча, кибет киштәләренә үрмәләргә тотына. Галим Аркадий Курамшин тезеп киткән исемлеккә хәтта косметика чаралары да керә. 1932 елда шул исемдәге француз бренды оеша һәм тиз арада радиоактив косметика җитештерүчеләрнең иң билгелесенә әйләнә. Нигез салучының исеме Альфред Кюри булса да, аны Пьер һәм Мари Кюри гаиләсе белән нәсел җепләре бәйләми, шулай да аның фамилиясе барлык реклама плакатларында да урын ала һәм халык арасында продукциягә ышанычны тагы да арттырып, искиткеч маркетинг адымына әйләнә.
Бу бренд 1937 елга кадәр халыкка радий һәм торий кушылган күптөрле косметика чаралары тәкъдим итә. Радий кушылган буяу белән эшкәртелгән сәгатьләр (сәгать телләрен радийлы буяу белән йөгерткәч, алар караңгыда яктыра башлый) ясаучы эшчеләр, нурланыш нәтиҗәсендә, анемия, даими тән авыртулары, казналык некрозыннан, яман шештән иза чигә башлаганнан соң гына хәлләрнең хөрти икәнлеге ачыклана.
Эш шунда ки, кайбер эшче хатын-кызлар, сәгать телләрен буяу белән генә чикләнеп калмыйча, радийлы буяуны тырнаклары һәм тешләренә дә ягалар, буяганда эш пумаласына формасын кайтару өчен, иреннәренә дә тидереп алалар. Ахыр чиктә аларны «радийлы кызлар» (Radium Girls) дип йөртә башлыйлар. Әлеге вакыйгалардан соң радийны киң куллану товарлары җитештерү өлкәсеннән алалар, әмма бу вакытка инде радийлы буяу белән эшләгән йөзләгән кеше үлә, тагын да күбрәк сандагылары инвалид кала.
БОТОКС
Ботоксны туксанынчы еллар азагыннан бирле тәндәге җыерчыкларны тигезләү өчен кулланалар. Әмма әлеге тылсымлы яшәрү барышында дөньядагы иң куркыныч микробларның берсе катнашканын белә идегезме икән? Clostridium botulinum исемле анаэроб, ягъни ирекле кислородтан башка тереклек итә торган бактерияне туфракта да, ләмдә дә, консервларда һәм канлы казылыкта очратырга мөмкин. Аның хәтта атамасы да – botulus – латин теленнән «казылык» дип тәрҗемә ителә. Әлеге тереклек ияләре бик көчле нейротоксин – ботулотоксин бүлеп чыгаралар. Ул дөньядагы иң агулы матдә булып санала: ботулотоксинның нибары 0,4 микрограммы (ком бөртегеннән дә җиңелрәк) җитмеш килограмм авырлыктагы бер кешене бакый дөньяга озата ала. Ботулотоксин, азык-төлек белән кеше гәүдәсенә үтеп кергәннән соң, азык белән агулануның бик авыр формасына – ботулизмга китерә. Бу вакытта мускуллар параличы, сулыш алу мускулларының хәлсезләнүе һәм сулыш алудан туктау күзәтелергә мөмкин. Күп кенә агу матдәләрен аз микъдарда медицина һәм косметология өлкәләрендә кулланалар, ботулотоксин белән дә нәкъ шул хәл. Ботулотоксинны гипогидрозны (чамадан тыш күп тир бүленеп чыгу), мускулларның ирексездән кыскаруын (дистония), блефароспамз, бруксизм һәм кайбер башка авыруларны дәвалаганда файдаланалар. Косметология өлкәсендә исә ул ботокс составына керә: ул җыерчыклар барлыкка китерергә сәләтле бик актив мускулларны көчсезләндерә. Ботулотоксинны дәвалау максатыннан куллана башлаган иң беренче табиб булып Сан-Франциско офтальмологы Алан Скотт санала. Матдәне маймылларда сынап караганнан соң, 1978 елда кешеләр белән дә тәҗрибәләр башланып китә. Иң беренчеләрдән булып яңа препаратны кылый күзле һәм блефароспазмлы (ирексездән күзләрне йомгалый торган) кешеләр кулланып карый. Алга таба, матдәнең уңышлы нәтиҗәләрен күргәннән соң, билгеле бер фармацевтика ширкәте әлеге токсинга бәйле хокукларны сатып ала да ботулотоксин нигезендә ясалган беренче препаратны тәкъдим итә.
Каш ясыйм дип, күз чыгармас, дип кем ышанып әйтә ала?
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев