ТӨРКИЯДӘ ГЫЙЛЕМ ЭСТӘҮ
Төркиягә бару турында күптәннән уйланып йөрдем... Кайчан да булса анда булачагыма ышанычым да бар иде. Ләкин моның хәтле үк кызыклы, файдалы һәм матди яктан да отышлы сәяхәт булыр, дип күз алдыма да китермәгәнмен...
Төркиягә бару турында күптәннән уйланып йөрдем... Кайчан да булса анда булачагыма ышанычым да бар иде. Ләкин моның хәтле үк кызыклы, файдалы һәм матди яктан да отышлы сәяхәт булыр, дип күз алдыма да китермәгәнмен...
КЫШКЫ МӘКТӘП
Быел Юныс Әмре институты беренче тапкыр Әнкара шәһәрендә магистрантлар һәм аспирантлар өчен кышкы мәктәп оештырды. Монда дөньяның уналты иленнән егерме сигез кеше катнашты. Ике атна буе оештыручылар безнең өчен төрки тел белеме, әдәбияты белән бәйле лекцияләр уздырды, экскурсиягә йөртте, кыскасы, тәмле ашатып, татлы йоклатып, Төркиядәге вакытыбызны онытылмаслык гүзәл иттеләр.
Мин КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Мәдәниятара багланышларда төрки телләр» белгечлегендә укыйм. Башка төрле әйтсәк, әлеге ике атналык курслар минем белгечлегем белән турыдан-туры бәйле. Ләкин төрек телен узган елдан гына өйрәнә башлау сәбәпле, төрекчәм, алар әйтергә яратканча, «сүпэр» дәрәҗәсендә түгел. Университетта төрки телләрнең күбесен гомуми өйрәнәбез, берничә семестр казакъ һәм төрек теле керде. Ә менә кышкы мәктәп укучыларының казакъ, азәрбайҗан, төрек, гагауз телләрендә сөйләшкәннәрен ишетү һәм алар белән уртак тел табарга тырышу файдага гына булды. Кайбер яңа сүзләрнең мәгънәләре турында сезнең белән дә уртаклашасым килә.
«МАНТАР»
Бу сүзне миңа Төркиягә барганчы ук өйрәнергә һәм кат-кат кабатларга кирәк булган икән. Ул «гөмбә» дигәнне аңлата. Минем гөмбәгә аллергия... Кыскасы, беренче тапкыр төрек кафесында ашарга заказ биргәндә бу сүзгә игътибар итмәгән идем. Ризыкны алып килгән төрек егете ни икәнен әйткәч, хәтеремә керде дә утырды. Аннан соң һәрбер ашау җирендә: «Бу ризыкта «мантар» бармы?» – дип сорау гадәткә кереп китте. Сүз уңаеннан, «Минем гөмбәгә аллергия, зинһар, гөмбәсез ризык китерә алмассызмы икән?» – дип сорагач та, каршы килмәделәр.
«АНЛАМАДЫМ?»
Алда әйткәнемчә, төрек телен камил беләм, дип мактана алмыйм. Әйе, аңлыйм, күп кенә сүзләрен өйрәнеп тә бардым. Әмма, сөйли алмыйсың. Аралашу тәҗрибәсе булмау үзен Төркиядә сиздерде. Җөмләңне төзеп бетереп ахырына сорау билгесен куюга, алар: «Анламадым?» (әйе, «ң» авазы белән түгел) – дип куялар. Бу сүзне ишетү бик уңайсыз. Америкага баргач, бөтен инглиз телендәге сүз байлыгымны туплап биргән сорауларыма, американнар үзләре аңлаган сүзләрне бөртекләп җыеп, ничек тә ярдәм итәргә тырышканнар иде. Ә монда бөтенләй башкача. «Анламадым» сүзен ишеткән саен, баштарак югалып кала идем. Соңыннан анысына да ияләштем: берәр сүзне ишетеп бетермәсәм яки аңламасам, татар дусларыма да «аңламадым» дия башладым. Уңайлы.
«ПАРЧА»
«Парча» сүзенең мәгънәсе белән Төркиядән самолет билетлары килеп җиткәч үк кызыксындым. (Сүз уңаеннан, «Самолет» үзе дә төрек телендә бик милли яңгырый: «учак». Ул оча бит инде, менә сиңа «очак», шуңа күрә, рәхәтләнеп куллан!) «Парча» сүзе – өлеш, әйбер кебек тәрҗемә ителде. Шуңа күрә мин аны «багаж» сүзе дип кабул иттем һәм ялгышмадым да. Ләкин бер «парча»ның ничә килограмм булуын ни өчендер бер җирдән дә табып булмады. Шуңа күрә аның 23 кг икәнлеген мин 29,8 килограмлы чемоданымны үлчәүгә куйганда гына белдем. Бераз соңрак, әйе... Институттан бирелгән кайбер китапларның нинди тизлек белән «сырт чантасы»на (безнеңчә, букча) очканын сөйләп тормыйм...
«ХОҖАМ»
Әлеге сүзне төрекләр укытучыларына, үзләре хөрмәт иткән кешеләргә әйтәләр. Татарлар өчен бераз сәеррәк яңгырый кебек. Хуҗасы булгач, ишәге дә була бит инде, дигәндәй... Ләкин бу сүзгә дә җиңел ияләштем. «Хоҗам» дигәндә, кешегә карата хөрмәт хисе белән берлектә, аны якын итү дә тоемлана кебек. Казакъстаннан килгән дустыбыз, официантларга да «Хоҗам», дип әйтергә кушты. Алай аларның сезгә мөнәсәбәте әйбәтрәк була, ди. Официантлар өчен «Бакар мысыныз» (игътибар итәсезме, мәгънәсендә) дигән сүз дә уңышлы. Ни өчендер, алар бу сүзне гел ишетә һәм синең үтенечеңне тыңларга, дип борыла. «Хоҗам», «аркадаш» дигән сүзләргә сирәк игътибар итәләр.
«БИЛГИСАЯР»
Төрекләр алынма сүзләр белән бик каты көрәшкән. Шуңа күрә аларда компьютерны «билгисаяр» дип әйтү гадәти яңгырый, ясалма тоелмый. Әйе, безнең дә «санак» дигән сүзебез бар, әмма ул ничектер телебезгә кереп китә алмады әлегә. Шулай ук «боздолабы» («суыткыч»), «чамашир макинәсе» («кер юу машинасы») сүзләре дә яратып кулланыла.
«ИНДИРИМ»
Бу сүзне бигрәк тә өйрәнергә киңәш итәм. Ул «ташлама» дигәнне аңлата. Хәтта бәяләре куелган кибетләрдә дә «индирим» сорап була. Шуны да әйтергә кирәк, туристлар өчен бәяләр еш кына югарырак була, ә төрек телендә сөйләшкән җирле халыкка кимрәк бәя әйтелә. Бу төрек телен өйрәнеп бару өчен бер стимул. Минем колакчыным ватылгач, берәр гадине генә алыйм, дип кибетләргә сугылдык. Кибеттә (базар түгел, нәкъ менә кибет) егерме лира торган колакчынны «Унбишкә бирәсезме?» дигәч, җиңел генә: «Ал», – диделәр. Моңа үзем дә аптырап калдым. (Сүз уңаеннан, ул вакытта бер лира – ун сум иде. Ягъни һәр аласы әйберне унга тапкырлыйсы. Бу бик уңайлы. Бәяләр Төркиядә кулай, «тешләми».) Өченче атнам үтте – колакчыннар әлегә эшли, күз тимәсен.
РӘСМИЛЕКНЕ УЗГАН ТАТЛЫ ТЕЛ
Төрек кешеләре бик татлы телле. Аларны тыңлавы рәхәт. Кайбер сүзләрне безнең конференцияләрдә ишетү сәеррәк тоелыр иде, ә аларга ул бик килешә. Мәсәлән, программаның ябылышында оештыручыларның берсе, профессор: «Беләм, күбегез балаларыгызны өйдә калдырып килде. Аларның хакына кергән өчен гафу итегез
инде. Кайткач, балаларыгызны безнең исемнән дә үбегез, сөегез», – диде. Искитмәле! Төрекләр назлы булудан курыкмыйлар, димме соң... Бездә ничектер рәсми очрашулар рәсми булып кала, ә аларда бу чикне җиңел узалар.
Төркиядән, төрек телемне камилләштерәм, дигән ныклы карар белән кайттым. Шуңа бер бушлай курска да, бер түләүлесенә дә язылып куйдым әле. Нәрсә дисәң дә, илнең телен белеп барсаң, анда булуы күпкә рәхәтрәк һәм уңайлырак!
«Идел» журналы 16+
Теги: Төркия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев