ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов: «Яшьләр ихтыяҗын үтәү – безнең бурыч»
ТР Яшьләр эшләре министрлыгын Дамир Фәттахов 2018 елдан җитәкли башлады. Яшьләр әйдаманы буларак ул һәркемгә ачык, ипле һәм мөлаем. Казанда туып үскән егет татар телендә иркен аралаша, һәрвакыт эзләнүдә һәм яшьләр арасында. Әңгәмә барышында министр республикадагы яшьләр тормышын хакында әтрафлы итеп сөйләде.
ТР Яшьләр эшләре министрлыгын Дамир Фәттахов 2018 елдан җитәкли башлады. Яшьләр әйдаманы буларак ул һәркемгә ачык, ипле һәм мөлаем. Казанда туып үскән егет татар телендә иркен аралаша, һәрвакыт эзләнүдә һәм яшьләр арасында. Әңгәмә барышында министр республикадагы яшьләр тормышын хакында әтрафлы итеп сөйләде.
- Дамир Илдусович, министр буларак, яшьләрне ничек бәялисез? Замана егет-кызларын күбрәк нинди мәсьәләләр борчый?
- Яшьләрне йөз проценка беләбез дип әйтә алмыйм, алар төрле һәм бик тиз үзгәрүчән. Әмма без аларны белергә, аңларга һәм мәнфәгатьләренә колак салырга омтылабыз. Яшь кешенең тулы портретын булдыру өчен, узган ел без активистлар белән, «#автобус1430» проекты уңаеннан, республиканың барлык кырык биш районында булдык, ачык диалог форматында яшьләр белән очраштык. Сораулар төрле, ләкин һәр районда да диярлек төп ихтыяҗ кабатлана. Беренче чиратта, бу – эш урыны табу, акча эшләү мөмкинлеге. Яшьләрнең күбесе эшкуарлыкка юнәлгән, алар үзләре эш урыннары булдырырга әзер, ләкин күбесе дәүләттән дә эшкә урнашу мәсьәләсендә социаль гарантияләр көтә.
«Өченче урын» сыйфатлы мохит – яшьләрнең иң төп ихтыяҗларының берсе. Шәһәрдә яшәүче яшьләр өчен дә авыл яшьләре өчен дә бу актуаль. Дуслар белән күрешеп аралашу, теләгән вакытта килеп үз эшләре белән шөгыльләнү урыны кирәк. Бу юнәлештә яшьләргә кагылышлы объектларны төзү, яңарту каралган. Шушы мәсьәләләрне берләштереп, яшь кешенең портретын булдырырга тырышабыз.
- Татарстанда яшьләр сәясәте, шәхсән, үзегезне канәгатьләндерәме? Сезнең фикерегезчә, республикада яшьләргә яраткан шөгыль клублары, секцияләр җитәрлекме?
- Без яшьләргә үз юлларын табарга, тормышта үз миссиясен билгеләргә булышырга, аларның нәрсә белән шөгыльләнергә теләвен белергә тиеш. Безнең төп бурычларның берсе – яшьләр Татарстанны мөмкинлекләр территориясе буларак күзаллардай җирлек тудыру. Алар, чит илгә, яисә, башка төбәкләргә китмичә, үзебезнең республикада максат, хыялларын тормышка ашыра алуларына ышанырга тиеш. Безнең барлык программаларыбыз да шул юнәлештә эшли. Яшьләр күп төрле, шуны исәпкә алып, төрле тәкъдимнәр ясыйбыз. Шулай ук, әлеге эшчәнлек барлык өлкәләргә дә интеграцияләнергә тиеш. Бу – бик зур механизм, барлык ведомстволар да яшьләр белән эшли, ә без, үз чиратыбызда, аларга хезмәттәшлек итәргә булышабыз. Замана белән бергә атлау һәм яшьләр ихтыяҗын үтәү – безнең бурыч.
Шуңа күрә, яшьләр белән коллаборациягә килдек. Хәзер алар үзләре безгә идеяләрен җиткерәләр. Төрле фестивальләр, проектлар тәкъдим ителә. Әлеге чараларда катнашучы артистлар, спикерлар да алар тәкъдиме белән сайлана. Шәп килеп чыга. Яшьләр көне – шундый мисалларның берсе.
Безнең инфраструктураны кирәкле итү өчен, яшьләр объектларын яңартуга принципиаль яңа алым керттек. Хәзер яшьләр объектларының концепциясен яшьләр үзләре тәкъдим итә.
Егерме биш ел дәвамында республикада дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру уңаеннан, «Кадрлар резервы», «Вверх!» һәм «Политзавод», «Студентлар лигасы», студентлар отрядлары, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, Аграр яшьләр берләшмәсе, Эшләүче яшьләр берлеге, Балалар оешмалары советы, «Идел» үзәге, Волонтерлар хәрәкәте, Яшьләр парламенты һәм ТР Яшьләр хөкүмәте һәм башка проектлар аша яшьләргә мөмкинлекләр тудырыла. Моннан тыш, без «Сәләт» хәрәкәте, «Созвездие-Йолдызлык», «Наше время-Безнең заман» һәм «Студентлар язы» фестивальләре аша иҗади, талантлы укучы һәм эшләүче яшьләргә ярдәм итү җәһәтеннән дә чын-чынлап брендлы проектлар белән горурланабыз.
Болар белән беррәттән, без төрле яшьләргә үз урынын табу өчен шартлар булдыруга юнәлтелгән берничә яңа проектны эшләтеп җибәрдек. Мәсәлән, URAM хәрәкәте. Ул безгә урам субкультураларының вәкилләрен берләштерергә ярдәм итә. «ТАБА» платформасы – ул этномәдәни проектлар сайлап алу өчен яшьләрнең беренче акселераторы. Әлеге проектлар яшьләр арасында «Милли һәм заманча» концепциясенең популярлыгын арттыра. Ә «Кайтам» медиа-проекты яшьләрне патриотик тәрбияләүгә багышланган. Ул үз вакытында Татарстаннан китеп, читтә уңышка ирешеп, яңадан республикабызга кайткан яшьләр турындагы язмаларны колачлый. Мондый мисаллар аша без Татарстандагы мөмкинлекләр турында уңай фикер булдырабыз. Шул ук вакытта «Кайтам» проекты безгә читкә китеп яшәүче ватандашлар белән элемтәдә булырга, алар арасында республикага карата горурлык һәм ярату хисләрен сакларга да ярдәм итә.
Яшьләр парламенты булдыру – узган елның иң якты вакыйгаларының берсе. Сайлаулар беренче тапкыр онлайн тавыш бирү тәртибендә узды.
Яшьләр инициативаларына грант ярдәме белән бәйле берничә мөһим инструментны эшләтеп җибәрдек. 2019 елда министрлык ягыннан мәгълүмати һәм ресурслы ярдәм нәтиҗәсендә, Татарстан яшьләренең проектлары грантлар һәм субсидияләр рәвешендә ике йөз утыз ике миллион сум акча алды.
Бу юнәлештә тагын да актив һәм нәтиҗәле эш алып бару өчен «Татарстан – мөмкинлекләр территориясе» дигән ресурс үзәген булдырдык. Биредә яшьләргә грантка гаризалар тутыруда һәм откан проектларны тормышка ашыруда ярдәм итәчәкләр. Ресурс үзәге «Русия – мөмкинлекләр иле» бөтенрусия платформасы белән партнерлыкта эшләячәк. Иң мөһиме – без, Татарстан Президенты ярдәме белән беренче тапкыр физик затлар өчен дә үзебезнең грантлар конкурсын башлап җибәрдек.
- Дамир әфәнде, авыл яшьләре өчен махсус ниндер проектлар оештырыламы?
- 2020 елда районнарда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга аеруча игътибар зур булачак. Бу, яшь кешенең кайда яшәвенә карамастан, объектлар, социаль гарантия, мохиттән үз вакытында куллана алуы өчен кирәк. Шулай итеп, Татарстан районнарының нәтиҗәлелек рейтингы тормышка ашырыла. Шунысы да бар: район башлыгы яшьләр белән эшләүне өстенлекле итеп куйса, яшьләр мәсьәләләре дә тиз арада хәл ителә. Бу елдан башлап, һәр район яшьләр белән эшли торган практикаларны, проектларны күрсәтеп, аларны тормышка ашырырга акча да ала алачак. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бюджеттан ел саен илле миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Шулай ук безнең физик затлар өчен грант конкурсы, яшьләр инфраструктураларын яңарту программалары – әлеге мөмкинлекләр барлык яшьләр өчен дә уртак. Күптән түгел Татарстанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы узды. Әлеге чарада егерме биш илдән һәм Русиянең илле төбәгеннән вәкилләр катнашты. Конгресс нәкъ менә авыллардагы уңышлы тәҗрибәне уртаклашу мәйданы булып тора. Мондый мисаллар арасында ил күләмендә танылган кейсларның берсе – яшь эшмәкәр Гүзәл Сәнҗәпованың тәҗрибәсен билгеләп үтәр идем. Ул үз авылында җитештерү урыны булдырган, соңрак иҗтимагый үзәк төзи башлаган. Гүзәл Сәнҗәпова конгресста катнашучыларга үз проектын ничек тормышка ашыруы турында сөйләде.
- Яшь гаилә мәсьәләләре дә сезнең министрлыкның күз уңында. 2020 елга да яңа бурычлар куелды. Сезнең эшчәнлектә әлеге тема нинди юнәлештә чагылыш табачак?
- Яшь гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе 2020 елда Министрлык эшчәнлегенең төп өстенлекләреннән берсе булып тора. Үз чиратыбызда, республикада торак шартларын яхшырту буенча булган мөмкинлекләрне киңәйтүне мөһим дип саныйбыз.
Әйтик, бүгенге көндә республикада яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү өч механизм аша тормышка ашырыла. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы (яшь гаиләләргә түләүсез субсидияләр бирү); процентсыз кредитлар (яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында ТР Законы); дәүләт торак фонды социаль ипотека программасы буенча ташламалы торак алу хокукына яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның йөз дә тугыз яшь гаиләсе, шулай ук Студентлар лигасы конкурсы нәтиҗәләре буенча яшьләр сәясәтенең кырык лидеры фатирлы булды.
Тулырак әңгәмәне "Идел" журналының апрель санында укый аласыз
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев