ТУКАЙ ТЕЛЕФОННАН СӨЙЛӘШКӘНМЕ?
Музейда тамашачыларның игътибарын җәлеп итә торган интерактив җайланмаларның берсе - ХХ гасыр башында Габдулла Тукай белән бәйле биналарга шылтырату мөмкинлеге бирә торган тылсымлы телефон! Әйе-әйе, йөз ел элек кулланышта булган телефонны кулга алып шагыйрьне үзендә сыендырган «Болгар» һәм «Амур» номерларына да, татар яшьләрен берләштергән «Шәрык клубы»на да шылтыратырга мөмкин. Шамил йортының күршесе Апанаев-Юнысовлар йортының телефон номерын җыеп, хуҗаларның өйдә булу-булмауларын да белеп була. Газета-журнал нәшриятлары белән хәбәрләшеп, яңа саннарның чыгып җитүен ачыклау да кызыклы.
Гүзәл Төхвәтова,
Габдулла Тукай әдәби музее мөдире
Музейда тамашачыларның игътибарын җәлеп итә торган интерактив җайланмаларның берсе - ХХ гасыр башында Габдулла Тукай белән бәйле биналарга шылтырату мөмкинлеге бирә торган тылсымлы телефон! Әйе-әйе, йөз ел элек кулланышта булган телефонны кулга алып шагыйрьне үзендә сыендырган «Болгар» һәм «Амур» номерларына да, татар яшьләрен берләштергән «Шәрык клубы»на да шылтыратырга мөмкин. Шамил йортының күршесе Апанаев-Юнысовлар йортының телефон номерын җыеп, хуҗаларның өйдә булу-булмауларын да белеп була. Газета-журнал нәшриятлары белән хәбәрләшеп, яңа саннарның чыгып җитүен ачыклау да кызыклы.
АКТРИСАГА ҖЫРЛАУ
Габдулла Тукай үзе дә телефоннан шылтыратырга, шаярырга яраткан; төрле номерларны җыеп, үзенең шигырьләрен укый торган булган. Бервакытны ул беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга да шылтыратып җыр башкара:
– Аклы ситса күлмәгеңне
Ник туйганчы кимисең? –
Ник янасың, ник көясең
– Кайчан да син үлмисең!
Актриса телефоннан җыр яңгыравына, шулай кемнеңдер (ул вакытта әле шылтыратучының Тукай булуын белми) шаяруына аптыравын үзенең истәлекләрендә язып калдыра.
Музейга килсәң, бүгенге көндә дә шагыйрь телефоннан эндәшә төсле тоела. Экспозициядәге яңа технологияләрне файдаланып техник яктан баетылган телефон билгеле бер вакыт аралыгы белән шылтырап тора һәм трубканы алган тамашачылар өчен Тукайның әсәрләре татар, рус һәм инглиз телләрендә яңгырый:
– Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан;
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!..
Музейда телефоннан үзегез дә шылтыратып карый аласыз.
КАЗАНДА БЕРЕНЧЕ ТЕЛЕФОН
Казанда беренче телефон линиясе 1881 елда хәрбиләр өчен барлыкка килә: ул Кремльдәге Юнкер училищесын Воскресенский урамындагы «Офицерское собрание» бинасы белән бәйли. Ә рәсми рәвештә телефон 1888 елда кулланылышка кертелә, озакламый дәүләт абунәчеләр өчен өч үзәк телефон станциясе төзетә. Аларның берсе Болак артында Мәскәү урамында урнаша. Иң беренчеләрдән булып вакытның кадерен белгән, бизнеслары өчен файдасын аңлаган бай сәүдәгәрләр һәм сату оешмалары телефон мөмкинлекләрен куллана башлый. 1908 елда инде меңнән артык абунәче була. Мәсәлән, Үтәмешевның сабын фабрикасына – 291, ә Фатхуллинның җиләк-җимеш подвалына 391 номеры белән тоташтырганнар. Габдулла Тукай кыска вакыт кына яшәп алган Сарай кунакханәсенең телефон номеры – 538, шагыйрь әдәби-музыкаль тамашаларда катнашкан, үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасын укыган «Купеческое собрание» залы – 608, ә соңгы көннәре узган Клячкин хастаханәсе 224 номерына ия булган.
Телефон номерларын бер-берсе белә махсус телефонисткалар тоташтырган. Шунлыктан телефон сөйләменә катгый таләпләр каралган: ямьсез сүзләр әйтмәскә, серләрне сөйләмәскә. Шул максаттан, мәсәлән, 1905 елгы инкыйлабтан соң, Казан губернаторы йортын полиция участоклары белән тоташтыра торган махсус телефон станциясе төзелгән. Татар газет журналлары да телефоннар кертә. Мәсәлән, «Әлислах» газетасы редакциясе хезмәткәрләре белән, алар «Болгар» номерларында урнашкан вакытта, 748 номеры аша сөйләшергә мөмкин булган. «Бәянелхак» газетасына 481 номеры белән шылтыратканнар.
БЕРЕНЧЕ ТЕЛЕФОН – АППАКОВЛАРДА
Казанның иң бай сәүдәгәрләренең берсе булган Аппаковлар да беренчеләрдән булып өйләренә телефон үткәрәләр, шул рәвешле бүген музей урнашкан Шамил йортында телефон тавышы ишетелә башлый.
Шамилләр-Аппаковлар гаиләсенең телефон линияләрен өзүе белән бәйле бер вакыйга хәтта 1899 елда «Казанский телеграф» газетасында язылып та чыга:
«Апаковларның бакчачылары Яңа елга зур чыршы алып кайтканда Вознесенский урамындагы унбиш телефон линиясен өздерә. Телефон станциясенең дәгъвасы буенча салынган зыян өчен Мөхәммәд-Шафидән дәүләт файдасына 23 сум 12 тиен түләттерелде».
Казанда телефон номерлары арту белән махсус абонемент китаплары да нәшер ителә. Шагыйрь Җаектан Казанга кайткан 1907 елны нәшер ителгән шундый китапларның берсенең күчермәсен Габдулла Тукай әдәби музеенда да күрергә мөмкин.
Габдулла Тукай әдәби музее фондыннан алынган фотолар
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев