Логотип Идель
Заман

Тыңлый торган китаплар

 «Татарстан» радиосы һәр өйдә сөйли торган еллар иде әле ул. Атна саен якшәмбе көннәрендә спектакльләр, балалар тапшыруларында төрле әдәби әсәрләр яңгырый торган чор…

 «Татарстан» радиосы һәр өйдә сөйли торган еллар иде әле ул. Атна саен якшәмбе көннәрендә спектакльләр, балалар тапшыруларында төрле әдәби әсәрләр яңгырый торган чор… Радиодан иң беренче тапкыр Миргазиян Юнысның «Безнең өй өянкеләр астында иде» хикәясен тыңлаганны хәтерлим. Күзләр яшьләнеп, җирсү, туган ягын сагынуга чыдый алмыйча кораб трюмына кереп үлгән әбине кызганып... Соңрак, кызыксынып, авторның башка әсәрләрен эзләп укый башладым. 

Утыз ел элек башланган
Челтәрле радио да бетте, аның белән бергә әдәби әсәрләрне артистлар тавышы белән ишетеп булмый башлады. Ә аның күпме язмалары калды. Кызганыч. Соңрак дәүләт архивындагы элекке язмаларны энтузиастлар социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә урнаштыра башладылар. Шулар аша халык әкиятләре, язучыларыбыз иҗатын тыңлау мөмкинлеге барлыкка килде. Башка халыклардагы шикелле аерым жанр буларак аудиокитаплар дигән нәрсәнең безгә кереп киткәне юк иде әле. Кайбер авторларның үз әсәрләрен дискларга яздыруларын, балалар җырлары белән бергә «Аксу» студиясенең шагыйрьләребез әсәрләрен дискларда чыгаруларын исәпкә алмаганда. Продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльманов моннан унбиш еллар элек Татарстан китап нәшриятына әдәби әсәрләрне дискларда чыгару тәкъдиме белән барып йөрүләрен дә искә төшерде. Ул вакытта кирәксенелмәгәнме, акча юклыктан тукталып калганмы – бу эшкә нәшрият 2018 елда гына әйләнеп кайтты. 
Унбиш-егерме, хәтта утыз ел элек яздырылып халыкка җиткерелгән аудиокитаплар тел-әдәбият укытучылары өчен, олы яшьтәгеләр өчен, юлда йөри торган, китап укырга вакыты калмый торган урта яшьтәгеләр өчен нинди зур хәзинә булган булыр иде дә, әдәбиятыбызны пропагандалау юлында бәхәссез бер мөмкинлек булыр иде. 

Бушлай эшләргә дә риза булдылар
Җитәкчелектә аңлау табып, әдәби әсәрләрнең, авторларның исемлеге төзелеп, акча бүленгәннән соң, 2018 елдан эшкә тотындык. Артистларны сайлаганда «Татарстан радиосы»ның дистәләрчә еллык архивы да ярдәмгә килде. Аудиокитаплар татар артистлары өчен ят әйбер түгел, чөнки аларның начар күрүчеләр китапханәсе өчен китаплар яздыру тәҗрибәсе бар инде. Әйтик, Хәлим Җәләй, Фәнис Кәлимуллин, Фәнис Җиһанша, Алсу Каюмова, Илнур Закиров һ.б. күрмәүчеләрне әдәби әсәрләр, вакытлы матбугат белән таныштыру юлында күп эшләгән шәхесләр. Дистәләрчә еллар буе радио микрофоннары аша тавышлары таныш Дания Нурлы, Луара Шакирҗанова, Әзһәр Шакиров, Илдус Әхмәтҗан, Ринат Таҗетдиннарны да искә алырга кирәк.
Татарстан китап нәшрияты тарихында иң беренче аудиокитап укучылар булып Илдус Әхмәтҗан белән Дания Нурлы кереп калды. Әле эш башланганчы, нәтиҗәсе нинди булуын да белмәгән килеш, мондый зур эшне бушлай эшләргә дә риза дип, авырсынмый-нитми укып карарга булды алар. Илдус Әхмәтҗан – Тукайны, Дания Нуруллина халык әкиятләрен укыды. Аларның җиңел кулыннан башланган эш узган ел ахырына 168 сәгатьлек аудиокитапларга әверелде. Алар арасында туксаннан артык татар халык әкияте, М. Галәүнең күләмле «Мөһаҗирләр» әсәре, классикларыбызның шигырьләре бар иде. Күпме бу, азмы? Бер сәгать әсәр яздыруга уртача дүрт-биш сәгать вакыт киткәнне исәпкә алсак, аз түгел. Тыңлаучы булып фикер йөрткәндә, күп тә түгел, чөнки тыңлыйсы килгән авторлар, әсәрләр (нәшриятка килгән сорауларга караганда) берничә мәртәбә күбрәк. 
Артистларыбызның, дикторларыбызның әлеге эшкә мөнәсәбәте сөендерә. Алар белән эшләү үзе бер мәктәп. Әзһәр Шакировның, Ринат Таҗетдинның, Равил Шәрәфинең укуын авыз ачып тыңлап кына утырасы. Илдус Әхмәтҗан безнең карашка бик әйбәт тоелган шигырен дә яңадан кабатларга мөмкин. Хәлим Җәләй белән Луара Шакирҗанова әкиятләрне төзәтеп үк китәләр: болай дөресрәк булыр иде дип, дәвам итәләр. Резедә Сәлахова белән Исхакыйны елый-елый укыдык. Эмиль Талипов үзенә ышанмый гына, шикләнеп кенә тотынган иде, ул укыган «Йөзек кашы» да, «Без кырык беренче ел балалары» да бик җанлы килеп чыкты. Инсаф Абдуллага, Илдар Кыямовка, Илнур Закировка теләсә нинди текстны курыкмыйча бирергә була: рәхәтләнеп, әсәрнең тәмен тоеп ерып чыгачаклар. Проектта катнаша торган артистларыбызны байтак санарга мөмкин булыр иде, алар барысы да үз эшенең осталары һәм tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегендә һәрберсен тыңлап, бәяләп була.

Эзләп йөрисе юк
Быел нәшрият тарафыннан 560 сәгать аудиокитаплар яздыру планлаштырылган. Шулар арасыннан Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә җыры кала», «Без кырык беренче ел балалары», Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повестьлары сайтка эләр алдыннан тыңлана. Хаталар калмаганмы, кабатлаулар юкмы – редакторлар яздырган вакытта да, яздырып, оператор эшеннән соң да, әсәрне өчәр тапкыр тыңлый. Чиратта – И.Сәлаховның «Колыма хикәяләре», Гариф Ахуновның «Этләр патшасы», Ф.Яруллин, Р.Фәйзуллин, Л.Шагыйрьҗан, Г.Зәйнашева.... Балалар өчен төрле халыклар әкиятләре яздырылды, алар да якын арада тыңлаучыларга барып җитәчәк. 
Шунысы уңайлы: аудиокитапларны эзләп йөрисе юк, алар нәшрият сайтына урнаштырылган. Теләгән кеше аны онлайн режимда да тыңлый ала, теләсә йөкләп алып, үзенә уңайлы вакытта, теләсә кайда тыңлый ала. Бигрәк тә аны юлда йөрүчеләр уңайлы, дип саный. Озын юлларга чыкканда тыңлавы рәхәт, игътибар читкә юнәлми, тыңлап барасың. 

Аудиокитаплар яздыру – күмәк хезмәт. Текстларны сайлау, уку, яздыру, чистарту, фон итеп көй салу, тагын бер тапкыр тыңлап чыгу, төзәтү... – болар барысы да төрле белгечләрнең катнашуын сорый. Эшнең нәтиҗәсе – ике минуттан алып уналты сәгатькә кадәр сузылган әзер аудиокитапны тыңлау – аның мәшәкатен дә, аерым звеноларны ялгый алмый газапланган вакытларны да оныттыра. Укучылар, тыңлаучылар гына канәгать калсын да, әдәбият җәүһәрләребез шушы юл белән булса да үз аудиториясенә барып җитсен иде. 

Врубка: 
Мәгълүмат:
*1877 елда Томас Эдисон фонограф уйлап таба. Аның күрмәүчеләр өчен аудиокитаплар язу эшендә дә кулланыла алу мөмкинлеген искә алалар. 
*1932 елда ук инде Америкада сукырлар өчен беренче китаплар чыгарыла. 
*1961 елда СССРда начар күрүчеләр өчен китаплар яздырыла башлый. Әлеге фондта тугыз меңләп китап бар, аны бары тик күрмәүчеләр генә файдалана ала. 

 

 Айсылу Галиева, Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр редакциясе мөдире

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев