Логотип Идель
Заман

Тынлыкны өзәрдәй тыгыз сүзләр эзлибез...

Бу язмада без Йолдыз һәм Нурбәктән бер-берсе турында кызыклы фактлар әйтеп бирүләрен сорадык.

Эчкерсез һәм самими килеп чыкты. Гаҗәп түгел, Нурбәк белән Йолдыз бер-берсен 33 ел (!) беләләр икән! Аларның замандашы булу үзе бер бәхет. Икесе дә иҗат дөньясында кайный, «MOÑ» театр мәйданчыгында эшли. Алар тарафыннан куелган перформанслар хәтергә уелып кала.

Йолдыз Миңнуллина Нурбәк турында:

  • Нурбәк тумыштан перформер: Габишев урамындагы бер фатирда язучылар мәҗлесе бара. 3-4 яшьлек Нурбәк аш бүлмәсенә үтте дә, өстәлдә торган мөлдерәмә чәркәләрне берәм-берәм идәнгә бәрә башлады. Мәҗлес халкы уйга батты.
  • Нурбәк мине мөстәкыйльлеккә өйрәткән кеше. Әни, Нурбәкнең әнисе белән телефоннан сөйләшкәннән соң, «Нурбәк, дәресләрдән качып, балет мәктәбенә имтихан биреп йөргән», — диде. Ул үзе хәзер бу вакыйганы башкача сөйли, ә минем күңелдә барыбер элекке версия саклана.
  • Нурбәк белемгә талымсыз һәм комсыз, һәр аралашкан кешесеннән нәрсәгә дә булса өйрәнергә өлгерә.
  • Нурбәк өчен сәхнә — сакраль урын. Спектакль алдыннан ул берәр төрле уразага керә.
  • Әле берничә ел элек кенә ул колагын тиштерде һәм скейтбордта йөрергә өйрәнде.

Нурбәк Батулла Йолдыз турында:

  • Йолдыз туңмый торган кеше. Бер елны «Сәләт-Биләр»дә җәй салкын булды. Бөтен кеше курткадан йөргәндә, Йолдыз яланаяк, футболкадан йөргән иде.
  • Йолдызның кесәсендә вак акча һәм җыен юк-бар белән беррәттән гитарада уйнау өчен медиатор да бар.
  • Йолдыз мине «шайтаннан шашлык» ясарга өйрәткән кеше. Балачакта әти-әниләр: «Табында аяк селкетеп утырмагыз – шайтан килә»,– дигәч, ул: «Килсен, без аннан шашлык ясап ашарбыз», – дигән иде.
  • Заманында Йолдыз мине Шүрәле һәм җен-пәриләр аулау өчен мылтык ясарга өйрәтте. Конструктордан ясалган әлеге мылтык бер яктан кайнар су, икенче яктан салкын су белән ата иде.
  • Йолдыз минем иске гитарада уйнарга өйрәнде.
  • Йолдыз 6 миллион кешелек Петербургта мине телефонсыз-нисез эзләп таба ала.

фото: Фирүзә Вәлиев

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев