Логотип Идель
Заман

ТЫНЫЧЛЫК. ЫШАНЫЧ. МӘХӘББӘТ

Яшьләр, кәефләрен күтәрер өчен, дәртле, кызу җырлар гына тыңлый дип уйласагыз, ялгышасыз. Азат Гыймадиевнең җырлары тынычландыру сәләтенә ия.

Яшь композитор Азат Гыймадиев – неоклассик, акустик поп жанрларындагы җырлары белән бик күп кызларны гашыйк иттергән, өлкән яшьтәгеләрнең дә күңелен яулаган егет. Күптән түгел генә аның алтынчы альбомы дөнья күрде. Азат белән «тыныч» иҗаты, җырларының кемгә багышлануы һәм, әлбәттә, шәхси тормышы турында сөйләштек.

Безнең белешмә:
Азат Гыймадиев – Казан егете. Казан дәүләт мәдәният институтында тавыш режиссеры белгечлеген алган. Музыка иҗат итә, тавыш яздыра, пианино, гитара, курай, укулеледа уйный. Альбомнары: «Give me Spring», «Оча белгәнбез», «Way to Happiness», «Joy», «Heard in Dream», «Тынычлык».

Тәвәккәл таш яра

Азат Гыймадиев үзен белә башлаганнан бирле иҗатта кайный: көйләр, сүзләр яза, автор-башкаручы буларак концерт, фестивальләрдә чыгыш ясый. Әти-әнисенең дә иҗат кешеләре булуы, тәүге тапкыр синтезатор клавишаларына басып каравы шушы өлкәгә алып керә дә инде аны. Беренче җырын 11 яшендә яза. «Иҗатка омтылыш барлыгын аңлагач, тагын да күбрәк иҗат итә башладым, – ди Азат. – Ә татар телендәге җырым 14 яшемдә язылды. Шул көннән бирле үземне неоклассик һәм акустика поп жанрларында сыныйм».

Җырларын беренче булып дуслары тыңлый икән. Алар җырның кай җире ошаганын, ошамаганын язып җибәрә. Ә менә чын остазы дип ул әтисен саный: «Әти сүзләрнең бер-берсе белән бәйләнеше һәм мәгънәви ягыннан киңәшләрен биреп тора», – ди. Әнисе исә аны башка өлкәдә күрергә теләгән икән. Ләкин үзсүзлелек, максатчанлык һәм яшьлек максимализмы үзенекен итә: Азат Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керә. Хәзер инде әнисе дә, улының булдыра алуына ышаныч белдергән.  

Тынычландыра торган җырлар

Яшьләр, кәефләрен күтәрер өчен, дәртле, кызу җырлар гына тыңлый дип уйласагыз, ялгышасыз. Азат Гыймадиевнең җырлары тынычландыру сәләтенә ия. Төрле ассоциация булдырып, тормышка җиңел карарга өйрәтә. Бу – җырның жанр үзенчәлекләренә бәйле. Неоклассик һәм акустик поп жанрларында язылган җырларны берләштергән ахыргы альбомының исеме үк «Тынычлык» бит! Баксаң, бу альбом карантин вакытында «туган». Гомумән, Азат, үзе әйтүенчә, беркайчан да эшне алдан планлаштырып эшләми, бүгенге белән яши. Үз җае белән эшләнгән эш кенә ихлас була, дип саный.

«Тынычлык» альбомы үз эченә биш җырны алган: дүртесе – мәхәббәт, ә бишенчесе – фәлсәфи темага язылган җырлар.

«Син генә» исемле җырның язылу тарихы кызыклы булды, – дип серне чишә егет. – Төшемә керде. Имеш, бер каналда минем җырны саундтрек итеп сериалда кулланганнар икән. Йокыдан торганда җырның сүзләрен язып куярга өлгердем».

«Ярамны ямарсың» җыры Азатка фестивальләрдә зур җиңүләр дә китергән. Җыр башта гитарага башкарылса, соңрак электрофортепианода җырланган. Ә калган җырлар Азатка шулай ук яңа хисләр, ә иң мөһиме, уңай эмоцияләр генә алып килгән. Ул тыңлаучысын гына тынычландырып калмый, үзе дә рәхәтлек кичерә, җырларыннан тәм таба.

«Кеше дөньяга ачык булырга тиеш»

Азат белән мәхәббәт турында да сөйләштек. Ул үзенең фәлсәфи фикерләве белән сокландырды. Ә иң кызыгы – мәхәббәт җырларының бары тик берсе генә чынбарлыкка нигезләнгән һәм аны төп героена Азат үзе үлеп гашыйк булган. «Көздән алтын чәчләреңне тойган чакта» исемле җырын ул салкын көзге көндә сөйгәнен уйлап иҗат иткән. Барлык җырлары арасында иң ихлас, якын җырга саный ул аны:

«Мәхәббәт төшенчәсен ниндидер кысаларга куярга кирәкми. Ул һәр кеше өчен үзгә һәм кадерле. Иң мөһиме, аны вакытлыча гашыйк булу белән бутамаска. Кеше башта дөньяны ярата, ә аннары шундагы кешеләрне. Икесен дә берьюлы яраткан кешене бәхетле, дип саныйм мин», – ди Азат.

Яшь егеттән нинди кызлар ошавы турында да кызыксынабыз.

«Кызларны билгеле критерий буенча сайламыйм, – дип җаваплый ул. – Иң мөһиме, минем кадеремне белсен. Тышкы кыяфәте дә матур булсын. Ләкин артык уңган, үзен гел карап йөрсен, димим. Ошаган кешене интуитив рәвештә тоемлыйсың бит, шәхсән мин шулай гашыйк булам».

Азат институтта укыганда кызлар белән йөрергә вакыт таба алмаган. Ләкин нинди генә ситуациядә дә иҗатны ташламаган. Гаилә коргач та, иҗат беренче урында булачак, дип саный ул. Хәзер исә аның яраткан эше, буш вакыты бар. Ә йөрәгендә урыны бушмы икән? Тик... Азат бу серне чишәргә ашыкмады.

Бүгенге көн белән яши

Азат кешеләрдә ихласлык сыйфатын эзли. Җырларны сирәк яза. Бары тик илһам белән теләк булганда гына, чын җыр туа ала, дип саный.

«Кеше дөньяга ачык булырга тиеш, шул вакытта гына дөнья да аңа шулай җавап бирәчәк, – ди. – Гадәттә, иҗат кешеләре төшенке кәефтә йөри, шул халәттә алар даһи әсәрләр, көйләр иҗат итә. Хисләрдән башка җыр языла алмый, шуңа төшенке җырлар да туарга мөмкин».

Кумиры дип Мария Чайковскаяны саный Азат. Тормышта тыныч яшәүне үзе дә максат итеп алган. Бүгенге көннән, хәзерге мизгелдән ләззәт табып иҗат итү максатын. Уңышлар аңа!

 

Фотолар Азат Гыймадиевнең шәхси архивыннан алынды

«ИДЕЛ»НЕҢ НОЯБРЬ САНЫ БЕЛӘН ТАНЫШАБЫЗ!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Азат Гимадиев, композитор, музыка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев