Логотип Идель
Заман

Тышы каты, эче тәмле Чикләвек

Зарина Вилданова – альтернатив татар музыкасында популяр җырчы. «Үзгәреш җиле», «ТатКультЛаб» проектлары катнашучысы. Күптән түгел «Чикләвек» төркеме белән берлектә яңа альбом чыгарды.

Зарина Вилданова – альтернатив татар музыкасында популяр җырчы. «Үзгәреш җиле», «ТатКультЛаб» проектлары катнашучысы. Күптән түгел «Чикләвек» төркеме белән берлектә яңа альбом чыгарды. 

– Зарина, сине тумышың белән Башкортстан ягыннан дип беләм.  
– Әйе, мин авыл кызы. Октябрьский шәһәрендә туып үстем. Әнием – шәфкать туташы, бабам, әтием урманчы булып эшләделәр. Бала чагым шунда узды. Урманга, печәнгә барган вакытлар гел исемә төшә: бабаем гармунда уйный, әбием җырлый... Миңа тугыз яшьләр тирәсендә, Казанга күчендек. Әтине Авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә чакырдылар. Казанда яшәсәк тә, елга берничә тапкыр Башкортстанга кайтырга тырышабыз. 

– Кечкенәдән җырчы булырга хыялландыңмы?
– Алты яшьләрдә Башкортстанда җыр-бию конкурсында катнаштым. Кәбестә пирогы турында җыр башкарганым исемдә. Иҗат юлым шуннан башланды бугай. Ләкин шул конкурстан соң кисәк кенә сәхнәгә чыгу дәртем сүрелде. Казанга күченгәч, музыка мәктәбенә бирделәр. Җырчы булырмын дигән уй да булмады. Ничектер музыка үзе алып кереп китте. Шул көннәрдән бирле хәзергәчә остазым – Ландыш Камилевнага рәхмәтлемен. 4 нче татар гимназиясен тәмамлагач, КФУда фәлсәфә факультетында белем алдым. Белгечлегем буенча – конфликтолог мин. Мөгаен, җырчы булмасам, шул юнәлештә китәр идем – бик кызыклы һөнәр. Университетта укыган елларымда «Йолдызлык» проектында актив катнаштым һәм мине ГИТИСка укырга чакырдылар. Читтән торып Надежда Бабкинаның эстрада факультетында белем алдым. Бу мине бик үзгәртте, үстерде. Педагог белемем дә булсын өчен музыка көллиятенә дә кердем. 


– Борынгы татар җырларын яңача башкарганны яратмаучылар бармы?
– Беренче мәртәбә радиода туры эфирда катнашканда, шылтыратып: «Син безнең татар җырларын бозасың», – дип әйттеләр. Бу минем өчен шок булды. Ничек инде, татарча җырлап, татар җырларын популярлаштырырга тырышып, аларны бозам? Ул вакытта җавап бирергә сүзләр табалмадым. Кайтып еладым. Бүтән беркайчан җырламыйм да, радиога да бармыйм, дигән идем. Ул вакытта минем өчен бөтен кешегә дә ошау бик мөһим булган. Хәзер моңа башкача карыйм. Ошаткан кеше тыңласын. Ошатмаганы теләсә нәрсә әйтсен, барыбер үзем сизгәнчә-тойганча эшләячәкмен. Татар җырларын икенче төрле җырлап карау – ул бит элеккегеләрен юкка чыгарырга, алыштырырга тырышу түгел. Аны үзгәртеп, яңартып, тарихтан кисеп ташламыйбыз. Җырның икенче варианты гына була дигән сүз. Безнең халыкта шундый нәрсә бар, консервативлыкмы бу, белмим, – күнегелгән әйберне үзгәртсәң, дошманга әйләнәсең. Картлар, бу җыр алай җырланмый, дисә, мәсәлән, Русиякүләм фестивальләрдә катнашырга теләп, кайбер җырларны җибәргәндә, оригинальлек, яңалык җитми, диләр.

– Яшьләр арасында татар музыкасын яратып тыңлаучылар аз кебек түгелме?
– Аз. Минем фикеремчә, без татар музыкасын кысаларга кертәбез. Теле генә түгел, көе, яңгырашы да «чын» татарча булырга тиеш, дибез. Пентатоникага корылмаган икән, баянда башкарылмаса, милизмнар булмаса, ул инде татарча түгел, диләр. Ә музыканың бит теле юк. Яшьләрнең яңалык ишетәсе килә. 
 

Бик күпләр, татарча рэп, сүзеннән көлә. Ә аермасы нидә соң? Француз телендә дә, украин телендә дә шул ук рэп бит инде ул. Моңа үзебез гаепле. Телебезгә ниндидер илаһи, бик нәфис, өрсәң дә ватылырга торган әйбергә караган кебек карыйбыз. Татар теле бик күп сынаулар аша узган, күпне кичергән. Ләкин ул шул ук гап-гади тел. Аны кулланырга кирәк, шулай гына саклап булачак. «Изге» дигән караш тудыру – өйрәнергә теләүчеләрне дә, яшьләрне дә куркыта гына. Бу музыкага гына кагылмый. Мәсәлән, күптән түгел Тинчурин театрында Луиза Янсуарның «Карурман» спектакле уйналды. Бик үзенчәлекле, яңача әйбер килеп чыкты. Татарча фэнтези спектакль. Монда да тәнкыйть әйтүчеләр табылды. Татар мифларына нигезләнмәгән, имеш. Аның бит татар халкы турында булуы шарт түгел! Татарча фэнтези гына булса, ярамый микәнни? Татар телендә детектив, татар телендә эротика, татар телендә башка теләсә нәрсә булсын. Бу – татар теленә «очко»лар өстиячәк. 

– Акча эшләп буламы соң?
....

Тулы әңгәмәне "Идел" журналының май (2020) саныннан укый аласыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: иҗат, мәдәният, яшьләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев