УРМАН, АУ-У?!
Кешелек дөньясы барлыкка килгәч тә карашын урманга төбәгән: урман йорт-җирен корырга чималын да, сулар һавасын да жәлләмәгән, качакларны ябалдашлары астына сыендырган, берәүләрне адаштырган...
Кешелек дөньясы барлыкка килгәч тә карашын урманга төбәгән: урман йорт-җирен корырга чималын да, сулар һавасын да жәлләмәгән, качакларны ябалдашлары астына сыендырган, берәүләрне адаштырган... Безгә кадәр ул миллионлаган еллар буе үз көенә яши биргән, хәзер исә үзен юкка чыгаручылар затыннан булганнардан ярдәм өмет итә - адаштырырлык урманнар саны көннән-көн кими.
Исемдә калганнар (кереш сүз урынына)
Ике ел элек әти өй каршыннан чыршы орлыклары табып алган иде. Шул ук елны без «канатлары» бераз өрәңгенекенә тартым булган орлыкларны чәчеп карарга да карар кылдык. Биш-алты орлыкның берсе горур итеп баш төртте төртүен, әмма, ылыслы агачлар үстерү тәҗрибәсе җитмәгәнлектәнме, башка сәбәпләр аркасындамы, без ул нәни чыршы үсентесен тулы канлы агачка әверелдерә алмадык. Ул мәңгегә үсенте килеш калды. Хатирәләрне яңартыйм дип, телефон галереясенә күз салдым: игътибарны тиз арада җәлеп итә торган фотолар арасында нәни үсенте тәмам адашып калган. Күп булганда, үзләре дә адаштыру сәләтенә ия җаннар лабаса...
Җирнең үпкәләре = безнең үпкәләр
Гыйнварда Казан шәһәрендә Татарстанда төшерелгән «Леспублика» – кеше һәм урман арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм әлеге мөнәсәбәтләрнең балансына багышланган фильмның премьерасы булды. Төп каһарман – Җир шарындагы соңгы кеше. (Аны фильмның идея авторы – Аммар Әл-Анси башкара. – Авт.) Каһарманның авыз-борыны көпшә аша биштәренә тоташкан, ул анда үсемлекләр – Җирнең үпкәләрен йөртә. Берәү чыршы үсентесен фотогалереядән таба алмый изаланса, ул тереклек сакланып калган җир кисәген эзли. Картада «X»тамгасы белән билгеләнгән – тереклек табылмаган урыннар саны көннән-көн арта бара. Төп каһарманның да, караучыларның башында тик бер сорау: Җир-Ана җан өргән урын калганмы?
Гаеп нидә?
Соңгы сигез мең елда Җир шарында булган урманнарның яртысы юк ителгән. Даими рәвештә юкка чыгарылган урманнарның җитмеш биш проценты ХХ гасырга барып тоташа. Калган урманнарның да бары егерме ике проценты гына – табигый экосистемалар, аннан арыларын исә кеше үзгәртеп бетергән. Бу өлкәдә хәлнең никадәр мөшкел икәнен аңларга саннар бик яхшы ярдәм итә. Кайбер галимнәр, шул исәптән фильмдагы уналты экспертның берсе – биолог Антон Бортяков та, кешелекнең бик күп хаталары ялкаулыктан килә, дип саный:
– Бердән, ялкаулык алгарышка илтә. Алгарыш күбрәк территорияләрне һәм кешеләрне үз эченә ала. Шул ук вакытта ялкаулык гади, җиңел булып тоела торган карарлар да кабул иттерә. Иң зур зыянны (шул исәптән табигатькә дә!) шул гади карарлар китерә инде. Мисал өчен, тау бите, калкулык буйлап бормалы-сырмалы сукмак салуга караганда, аны кисеп, урманны юк итеп юл салу күпкә җиңел. Бу карарлар көн дә диярлек төрләрнең күптөрлелегенә зыян сала, – ди биолог.
Кунак ашы – кара-каршы
Өзлексез урман кисү, кечкенә генә төпчектән башланган янгын, киң колач алган туризм, көтүлекләр, чүп-чар – урманга һәм, гомумән, табигатькә кешелек хәзерге вакытта ничек кенә тәэсир итми дә, аны ничек кенә кулланмый. Әмма кунак ашы – кара-каршы: урманда калган чүп кисәге дә иртәме-соңмы кешегә кире кайтып, аның сәламәтлегенә йогынты ясый башлый.
Александр Люкшин, Чиста табигать фонды җитәкчесе:
– Урманда яткан, суда йөзеп йөргән пластикның бер өлеше микропластикка (микропластик – зурлыгы биш миллиметрдан кечерәк булган пластик кисәкчеге Авт.) таркала. Микропластик үз чиратында нанопластикка (микропластиктан биш мең тапкыр кечерәк) таркала да су, башка организмнар аша кешегә дә үтеп керә. Нәтиҗәдә, барыбыз да гәүдәбездә күпмедер күләмдә пластик йөртәбез.
Микропластик – эшкәртелми, әйләнә-тирәдә таркалмый һәм үзенә агулы матдәләрне сеңдерү үзлегенә ия матдәләрнең берсе. Шуңа да аның организмга эләгеп сәламәтлеккә зыян салу, төрле тайпылышларга китерү ихтималын истә тотып, соңгы елларда бу өлкәдә күптөрле тикшеренүләр алып баралар. Күп кенә илләрдә косметика чараларында микропластик куллануны тыйдылар, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы суны микропластиктан чистартуның нәтиҗәле ысуллары буенча киңәшләрен яңгыратты. Бер ел элек Казан университеты галимнәре дә микро- һәм нанопластик кисәкләренең тере организмда билгеләүнең яңа ысулын тәкъдим итте. Пластиклы тормыш дәвам итә.
Бүре дә тук, сарык та исән
Кислород бүлеп чыгарудан тыш, агачлар җирнең дымын да саклый. Агачлар Җир йөзеннән юкка чыкса яки бик аз калса, ком бураннары барлыкка килер, җир уңдырышлылыгын югалтыр, ә урманнарда тереклек итүче хайваннарның яртысыннан артыгы һәлак булыр иде. Урманнарсыз тормыш углерод диоксиды (СО2) күбәеп, парник эффекты көчәюенә һәм, нәтиҗәдә, Җирдәге температураның күтәрелүенә китерә. Урманлы тормыш исә артык углеродтан вакытында котылырга ярдәм итә.
«Тиз үсә торган агачлар углеродны күбрәк туплый (рус. «депонирование углерода» турында сүз бара. – Авт.), – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Харис Мусин.
– Шкалага күз салсак, иң күп углерод туплап, күп кислород бүлеп чыгара торган агач – ул тирәк. Аннан аста – имән, бөтен яфраклы агачларны узганнан соң, исемлекне ылыслы агачлар тәмамлый».
Әмма бу эштә рекордлар куя торган агачның тискәре ягын – яз көне, мамык очырып, күбесен еларга һәм өйдә генә утырырга мәҗбүр итүен истә тотучылар да бар. Галимнәрнең аларга да җавабы әзер тора. Тирәкләр – ике өйле үсемлекләр (аларның серкәчләре – бер чәчәктә, ә җимешлекләре икенче чәчәктә урнашкан). Икенче төрле әйткәндә, тирәкләр «ана» һәм «ата» агачларга бүленә. Мамык очыру «ана» агачларга гына хас, шуңа күрә йорт тирәсенә «ата» агачлар гына утырту мамыктан иза чигүне онытырга күпмедер булыша итә ала, шул ук вакытта табигатькә дә ярдәм кулы сузыла. (Сүз уңаеннан, аллергияне тирәкнең мамыгы түгел, ә шул мамыкта тупланган серкә, тузан ише һ.б. матдәләр тудыра. Мамык бу очракта – арадашчы гына, ул тулысынча гиппоаллерген. – Авт.)
Урман тудыручы клоннар
Сталин идарә иткән чор репрессияләр белән генә түгел, «Сталинский план преобразования природы» белән дә тарихка кереп калган. Аның боерыгы белән утыртылган урманнар, урман полосаларының очына чыгарга мөмкин түгел диярлек. Урманнарга, илнең юллары буйлап үсеп утыра торган агачларга, шәһәрләрдәге яшеллеккә без генә түгел, чит кешеләре дә сокланып, хәтта кызыгып карый дисәк, дөресрәк тә булыр, мөгаен.
– Сездә болар барысы да беренчел, табигый халәттә сакланган – ди Казан шәһәренең баш архитекторы урынбасары Дарья Толовенкова. – Парклар, шәһәрләр төзү белән шөгыльләнүче чит илдәге хезмәттәшләр бездә [Казанда] кунак булганда, гел шуны кабатлый. Алар да шәһәрләрне яшелләндерү технологияләре белән эш итә, яңа ысуллар уйлап таба, әмма алар моны чарасызлыктан, зур мохтаҗлык кичергәнгә күрә эшли. Аларда мондый табигый хәлдә сакланган урыннар юк.
Хәзерге вакытта Татарстанда урманнарны торгызу, яңа үсентеләр сагында торучы үзәкләрнең берсе – Лесхоз селекция һәм орлык эшкәртү үзәге. Ул Саба районының, Лесхоз бистәсендә урнашкан. Биредә бер сезон эчендә 12 миллион үсенте булдырыла, аларны микроклонлы үрчетү – үсемлекләрне «in vitro» (пробиркада) үрчетү, ягъни үсемлекләрнең клоннарын булдыру нәтиҗәсендә алалар. Моның өчен табигатьтән донор-үсемлек сайлыйлар, стериль культура булдырганнан соң, лаборатория шартларында аның күп сандагы клоннарын «ясыйлар». Клоннар тамыр җибәрә һәм җир шартларына яраклаша башлый, шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә билгеле бер үсемлек экземплярларын алырга мөмкинлек туа.
Апрель аенда «Леспублика» фильмын төшерүчеләр, проектның дәвамы буларак, агачлар утырту эшен башлап җибәрәчәк. Барлыгы 10 гектар урман утырту планлаштырылган. Бер башлангыч сыйныф укучысының инде меңгә (!) якын агач утыртырга өлгергәнен, ә икенчесенең дүрт яшеннән бирле Урман хуҗалыгы министры булырга хыяллануын белеп, үзлектән агач үсентеләре әзерләп, аларны утыртып йөрүче яшьләр, фәнни үзәкләр эшчәнлеге белән танышканнан соң, иртәгә сулар һавабыз җитәренә өмет бар кебек. Данлыклы «Ир-ат агач утыртырга, өй салырга һәм ир бала үстерергә бурычлы» гыйбарәсенә төзәтмә кертеп, һәр кеше 300 агач утыртырга тиеш – Җирдәге урманнарны торгызу өчен һәр кешенең якынча шул сандагы агач утыртуы кирәк.
Саннар
• Беренче урманнар моннан 398-385 миллион ел элек барлыкка килгән.
• Җир шарында ел саен 340 млн гектар табигый территорияләрне янгын һәлак итә.
• Бер уртача зурлыктагы агач елына 120 кг кислород бүлеп чыгара – бу бер ел дәвамында өч кешедән торган гаиләне тәэмин итәргә җитә.
• Татарстанның җирләренең 17,5 процентын урманнар алып тора.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев