Логотип Идель
Заман

Валерия Порохова истәлегенә

Валерия Порохова вафат булган... Искиткеч гыйлемле, зыялы ханым, Коръәнне рус теленә шигъри формада тәрҗемә итеп, аның матурлыгын күрсәтә алган олы шәхес иде. Урыны җәннәттә булсын!  “Идел” журналы гыйнвар аенда аның Казанга сәяхәте турында язып чыккан иде. Әлеге язманы Валерия Прохорова истәлегенә куябыз.

Валерия Порохова вафат булган... Искиткеч гыйлемле, зыялы ханым, Коръәнне рус теленә шигъри формада тәрҗемә итеп, аның матурлыгын күрсәтә алган олы шәхес иде. Урыны җәннәттә булсын! 
“Идел” журналы гыйнвар аенда аның Казанга сәяхәте турында язып чыккан иде. Хатирәләрне яңартыйк.  


Беренче гаҗәп. «Мөфти бик яшь икән!»
Дөресен әйтим: мөфтияттән китәсе килмәде ахры Валерия ханымның. Болай да кысынкы программасыннан ике сәгатьлек вакытын Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенә багышласа да, барыбер мөселманнар белән аралашуга сусавын баса алмады шикелле. Һәрвакыттагыча ачык, елмаючан, ихлас булып атлап керде ул мөфтият бусагасыннан. Мөфтият тикле мөфтиятне Камил хәзрәт Сәмигуллин кебек яшь кеше җитәкләвенә шаккатты ул. Әмма бу аптырашка аптырыйсы юк: 33 яшьлек хәзрәтебез әлегә кадәр Русиянең иң яшь мөфтие булып кала бирә. 

Икенче гаҗәп. «Нигезле тәфсирләр әзерләнә икән!»
Билгеле, Камил хәзрәт белән Валерия ханым иң күбе тәфсирләр әзерләү турында сөйләштеләр. Икесенең дә бу өлкәдә бай тәҗрибәләре тупланган, икесенең дә бу мәсьәләгә үз карашлары бар. Ләкин, Русиядә, ниһаять, татар һәм рус телләрендә нигезле тәфсирләр менә-менә әзерләнеп бетәчәгенә бик куанды Валерия ханым. 
Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эше, Нәзарәттә, дөрестән дә, тәмамлануга якынлаша. Аны мөфти шәхси җитәкчелегендә алып бара. Рус телендә тәфсир бүгенге көндә тулысынча әзерләнеп, соңгы төзәтмәләр кертү этабында тора. Мөхәррирләр әлеге эшне өч ай эчендә башкарып чыгар, дип көтелә. Алты ел дәвамында алып барылган хезмәтне киләсе елда чыгарырга планлаштырыла. Бу уңайдан мөфтияттә киләсе 2019 елны «Коръән тәфсире елы» дип тә игълан итәргә булдылар.
Татар телендә тәфсирнең өчтән икесе эшләнгән. Ягъни мөфтият белгечләре алдында утыз җүзнең тагын җидесен әзерләү максаты тора. Бүгенге көндә Коръәнне татарчага тәрҗемә итү проектында алты тел һәм дин галиме эшли. 
– Коръән тәрҗемәсен әзерләгәндә иң авыры – гарәп телендәге сүзләрнең мәгънәсен аңлатырдай хәзерге заман татар телендәге сүзләрне табу, – дип уртаклашты Камил хәзрәт Валерия ханым белән.

Өченче гаҗәп. «Русиядә иң төгәл Коръән – Казаннан икән!»
Сүз ара сүз ияреп, сөйләшү Кәлам Шәрифне басмага әзерләү темасына күчте. Мөфти Коръәнне өйрәнү буенча Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында сөйләде. Валерия ханым кабат гаҗәпкә калды. Эш шунда ки, мөфтият чыгарган Коръән басмасы халыкара дәрәҗәдә танылды: ул былтыр Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узды. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килү турында таныклык алды. Русиядә беренче тапкыр! 
Гомумән алганда, «Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе булып тора. Мөселман дөньясында хәтта шундый гыйбарә дә бар: «Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда – язылган, Каһирәдә – укылган, Казанда – басылган». Аллага шөкер, Коръән бастыруның татар традицияләрен мөфтият бүген дә дәвам итә. 

Дүртенче гаҗәп. «Казанны ач! Казан күрсәтә икән!»
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның горурланып сөйли торган тагын бер проекты бар. Һәм аңа да Валерия Порохова шаккаткан. Быел гына эшли башлаган һәм бары тик Татарстанда гына күрсәтеләчәк дип игълан ителгән «Хозур ТВ» мөселман телеканалы берничә ай эчендә Русия масштабларында зур популярлык казанган. Күп сораулар буенча «Хозур ТВ» тапшырулары хәзер Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан мөселманнары карый ала. Валерия ханым телеканалның эчтәлегенә шулкадәрле кызыккан ки, Мәскәүдә дә күрсәтү турында хыяллана башлаган – башкалада бит ике миллион 500 мең мөселман яши, янәсе! Хәер, кунакбикәнең аягы җиңел булган: аны озату белән Нәзарәт Мәскәүнең Одинцово районы тамашачыларына «Хозур ТВ»ны эфирга чыгарган. 


Резеда Закирова, Татарстан мөфтиятенең матбугат үзәге җитәкчесе

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев