Логотип Идель
Заман

ВОЛОНТЕРЛЫК – КИЛӘЧӘККӘ ИНВЕСТИЦИЯ

Җәмгыятьтә башкаларга булышырга теләүче актив кешеләр элек-электән билгеле булган. ХХ йөз башында төрле сугышларга китүчеләрне, Гражданнар явы заманында ут эченә керүчеләрне дә «доброволец» сүзе белән атаганнар. Ә инде совет чорындагы тимурчылар ХХI гасыр яшьләрен хәтерләтә. Чөнки бүген яшьләр арасында волонтерлар (ихтыярчылар) хәрәкәте популяр.

  Җәмгыятьтә башкаларга булышырга теләүче актив кешеләр элек-электән билгеле булган. ХХ йөз башында төрле сугышларга китүчеләрне, Гражданнар явы заманында ут эченә керүчеләрне дә «доброволец» сүзе белән атаганнар. Ә инде совет чорындагы тимурчылар ХХI гасыр яшьләрен хәтерләтә. Чөнки бүген яшьләр арасында волонтерлар (ихтыярчылар) хәрәкәте популяр.

   Русиядә волонтерлык хәрәкәте барлыкка килү тарихы Ярослав Мудрый чорына ук барып тоташа. Беренче ятимнәр йорты ачылгач тамыр җәя башлый ул. Аурупада исә XVII гасырда үз ихтыяры белән сугышка киткән кешеләрне volontaire (французча «вулентер») дип атаганнар. Ул чакларда мәҗбүри хәрби хезмәт булмаган, ә ирекле рәвештә солдатка китәргә бөтен кеше дә теләмәгән. Шул рәвешле волонтерлык гомуми игътибарны җәлеп итә һәм күнегелмәгән, гайре табигый бер күренешкә әйләнә. ХХ гасыр чигендә үз теләге буенча армиягә баручыларны гына түгел, җәмгыять хакына риясыз һәм үз-үзләрен аямыйча хезмәт итәргә әзер булган кешеләрне дә волонтер дип атый башладылар.

Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең – үзеңә...

  Рәсим Минһаҗев – Казан егете. Булачак табиб Казан дәүләт медицина университетының V курсында белем ала. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итү егетнең канында. Шуңа күрә ул төрле оешмалар, волонтерлар хәрәкәте белән кызыксынып тора. Мөселман яшьләре форумына килеп кушылуының сәбәбе дә башкаларга ярдәм кулы сузу теләгеннән килеп чыккан. 2013 елда Рәсим Универсиадада волонтер булып теркәлә һәм беренче чирканчык ала, тәҗрибә туплый. Шулай әкрен-әкрен генә ихтыяри булушучыларның алымнарына төшенә. Республикакүләм ифтарларда катнаша, нинди проектларда аның ярдәме кирәк, шуларга үзен тәкъдим итә башлый. Күпбалалы гаиләләрдән алып, җөмһүрият масштабындагы проектларга кадәр кушылырлык көч-дәрман таба.

– Башкаларга ярдәм итү, минемчә, кешенең күңелендә булырга тиеш, – ди Рәсим. – Әлеге сыйфат кемгәдер салынмаска да мөмкин.

Әлбәттә, йомшак күңелле булуың мөһим, кылган гамәлләрең өчен нидер өмет итү, рәхмәт көтү кирәкми. Актив волонтер булу өчен иң мөһиме – вакытыңны дөрес итеп бүлә белү.

Волонтерлык – ул күңелеңә якын кешеләр, фикердәшләр белән танышу, дуслар табу мәйданы да. Киләчәктә мондый танышлыклар уртак социаль һәм комерцияле проектларга этәргеч булып китәргә дә ихтимал бит.

   Яшьләр арасында ихтыярчылар хәрәкәте елдан-ел киңрәк таныла бара. Моны тәҗрибәле волонтерлар үзләре дә раслый. Рәсим Минһаҗевнең әлеге игелекле юлга басуына сигез ел.

– Соңгы берничә айда дөньядагы вазгыять тормышыбызга зур үзгәрешләр кертте, – ди волонтер егет. – Айлар дәвамында өйдә генә утыру актив яшьләргә шактый авырга туры килә. Кануннарны үтәгән хәлдә, җәмгыятькә ярдәм итү юлларын табарга кирәк иде. Менә, медицина белгечлегенә укыгач, безне практикага чакырдылар. Ислам кануннары буенча яшәүчеләргә, республикакүләм ифтар уңаеннан, меңләгән җыелма туплап өләшә башладык. Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.с.) шундый хәдисе бар: «Аллаһы Тәгаләгә иң якыныгыз – кешеләргә файда китергәнегез». Җәмгыятькә файдалы булу – сөннәт гамәл. Волонтерлык та бит дәүләткә, адәм балаларына, мохтаҗларга ярдәм итүдән гыйбарәт! Волонтер – ул альтруист, аның эшләре социаль максатларны күздә тотып башкарыла. Волонтерлар беркайчан да начарлыкка өндәми, яисә бозык юлга чакырмый. Без зур механизмның кечкенә детальләре кебек. Нәкъ менә шул детальләрдән башка механизм эшләп китә алмый. Без, өстәвенә, әлеге механизмны ничек төзергә икәнен дә өйрәнәбез.

   Волонтерлар хәрәкәтендә оештыру сәләтенә, аралашырга өйрәнә яшьләр. Күңелеңә хуш килгән хезмәтне башкарганда уңай хис-тойгылар кичерәсең, ирекле шөгыль булгач, һәркемнең кәефе күтәренке. Үз яшьтәшләрең, фикердәшләрең, тәҗрибәле оештыручылар белән аралашу күңелеңне баетырга да булыша. Шунысы да бар: күпләр мондый хәрәкәтләрдә үзенең эш бирүчесен яки клиентларын да таба ала икән. Ирексездән, әби-бабайларның сүзе искә төште: «Эшләгәнең миңа булса, өйрәнгәнең үзеңә булыр...»

   Вакыт сарыф ителә, дияр берәүләр. Ә бит шушы вакытны киләчәккә инвестиция дип карарга да була. Ераккарак карап эш йөртүче, һичшиксез, шулай уйлар кебек...

«Яшьләргә ихласлык җитми»

  Сөембикә Саттарова «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укый. Бу кыз вакытын исраф итмәс өчен, җәмгыять эшләрендә катнашырга, дуслары белән очрашырга һәм сәяхәт кылырга ярата. Арчаның Мәмсә авылында әни, әби-бабай тәрбиясендә үскән. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кадәр Казан педагогия көллиятендә белем алган.

– Әбием Фәһимә – гыйлем иясе, безне гел: «Бер тапкыр гына әйт!» – дип өйрәтте, – ди ул. – Әнием дә миңа бер генә кат әйтә һәм сайлау мөмкинлеге калдыра. Кат-кат кабатлап, сүзенең кыйммәтен киметми. Шушы бер әйткәненнән соң, без ул эшне эшләп куябыз, чөнки әнинең ачуын чыгарырга бер дә теләмибез. Әбиемнең әйткән сүзләре дә, кылган гамәлләре дә безгә һәрвакыт үрнәк булып торды. Өйдә аның балаларына дип язган догасы әле дә саклана. Шушы дога катлаулы тормыш сынауларын җиңәргә көч бирә, дип уйлыйм.

Сөембикә һәр минутның кадерен белеп яшәргә омтылучы яшьләр кавеменнән. Тормышның төрле сынауларыннан тәҗрибә тупласа, нигъмәтләреннән тәм табарга тырыша.

– Дөньяда кылган барлык эшләрең өчен Кыямәт көнендә җавап бирәсе бар. Коръәндә: «Изге эшләр эшләгез», – диелгән. Яхшы эшләрнең берсе – ул кешеләргә булышу. Шундый уйлар башка килгәч, вакытны бушка уздырмау, гомернең кадерен белү теләге уяна, – дип фикерләрен уртаклаша Сөембикә. – Быелгы Рамазан ае катлаулырак чорга туры килде. Таҗлы вирус таралу сәбәпле, мохтаҗ кешеләр ишәйде, дип саныйм. Күп кеше хезмәт хакын югалтты, олы кешеләр таянычсыз калды. Һәм аларга вакытында ярдәм килеп өлгерүдә волонтерларның да өлеше зур.

Күңелендә иман саклаган кешеләр генә башкалар хәсрәтенә игътибарлы була ала торгандыр.

– Иман – ул чын күңелдән ышану. Иманыбызны гамәлләребез белән сүзләребездә һәм эшләребездә тугрылык белән бизәкләсәк иде. Хәзерге вакытта яшьләрдә ихласлык сыйфаты җитеп бетми шикелле. Беренчедән, үз-үзең белән ихлас булу, икенчедән, башкаларга карата мәрхәмәт күрсәтү. Мохтаҗларга ярдәм итүне «модага кертү» өчен башта олылар яшьләргә дөрес үрнәк күрсәтергә тиешләр. Кечкенәдән үк тәрбия биргәндә, коры сүз белән мавыкмыйча, эш кешесе булып, балаларга гыйлем-һөнәр өйрәтергә кирәк, – ди мөслимә кыз.

Волонтер Сөембикә өчен быелгы республикакүләм ифтар аеруча дулкынландыргыч булган. Утыз көн дәвамында һәр иртәне үзләре ураза тоткан волонтерлар бер ният белән очрашып, дуслашып, арыганлыкларын күрсәтмичә, елмаеп йөрүләре аны чын мәгънәсендә илһамландырган. Бу изге айда якынча утыз мең кешегә ярдәм күрсәтелгән. Әлеге саннар кемнәрнеңдер ае бушка узмаганлыгын күрсәтә.

 

Чит илдә волонтерлык хәрәкәте ничек икән? Ә бу хакта инде сез "Идел" журналының июль санында укып белә аласыз.

фото: Татар-информ, ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте, А.Минһаҗев, С.Саттарованың шәхси архивы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев