ҺӘВӘСКӘР ТЕЛЧЕ
Татар һәм рус телләрен санамаганда, Ләйсән Гарәфетдинова дүрт тел белә, болар: инглиз, төрек, гарәп һәм корея телләре. А1-А2 дәрәҗәсендә белгән телләрен дә өстәсәк, бу сан егермедән артып китә.
Татар һәм рус телләрен санамаганда, Ләйсән Гарәфетдинова тел белә, болар: инглиз, төрек, гарәп һәм корея телләре. А1-А2 дәрәҗәсендә белгән телләрен дә өстәсәк, бу сан егермедән артып китә. Камил дәрәҗәдә үзләштергәннәре төрек һәм инглиз телләре, ди Ләйсән. Бу телләрдә ул теләсә кайсы темага аралаша һәм әдәби китап булсынмы, фәнниме - теләгән китабын алып укый ала.
Әүвәл – Коръән теле
– Мин ярты ел тирәсе Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә укып алдым, – дип башлады сүзен Ләйсән. – Анда икенче чит тел буларак гарәп телен өйрәтәләр иде. Шул ярты ел эчендә алфавит һәм исәнләшү, хәл сорашуда кулланыла торган фразаларны өйрәнергә өлгердем. Хәтта аттестатта да бишле тора әле (көлә). Мәктәпне тәмамлаганнан соң, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә кердем, гарәп телен шунда, көндезге бүлектә өйрәнә башладым. Шунысы кызык, мәдрәсәдә көндезге бүлек һәм кичке белән читтән торып уку бүлекләрендә программа төрле: кичке һәм читтән торып уку бүлекләре күбрәк олы яшьтәгеләр өчен каралган – аларга күбрәк динне бирәләр. Көндезге бүлектә уку исә күпкә авыррак: анда дини фәннәр белән беррәттән, гарәп теленә күбрәк басым ясала. Гарәп телендә уку, язу, сөйләшү – болар барысы да аерым-аерым фән булып керә. Мәсәлән, көненә биш дәрес каралган булса, аның өчесе гарәп теле булырга мөмкин.
Мәдрәсәдә гарәп телен актив өйрәнеп, Ләйсән аны камил дәрәҗәгә җиткерә. Башкача була да алмый: дүртенче курска җиткәч, көндезге бүлектәгеләрнең уку барышы тулысынча Коръән теленә күчә.
– Русия ислам институтында тел өйрәнү дәвам итте, әмма 2011 елда, аны тәмамлаганнан соң, гарәп теле белән мөнәсәбәтем бетте диярлек. Ул вакытта тел дәрәҗәсе камил булса, хәзер В1 белән В2 арасындадыр: әдәби гарәп телендә сөйләгәннәрен, укыганымны аңлыйм, сөйләшү катлаулырак. Телне кулланмау шундый хәлгә китерә икән. Корея телен дүртенче ел өйрәнәм. Ул хәзерге вакытта В2 дәрәҗәсендә: сериаллардагы салмак диалогларны яхшы аңлыйм, – ди һәвәскәр телче.
Яңгырашы ошый икән – өйрәнә
Яңа тел өйрәнә башлау принцибын Ләйсән бераз сәеррәк, дип саный:
– Күп кенә полиглотлар Аурупа телләрен өйрәнә. Мәсәлән, ул инглиз, алман, француз, испан, швед – ягъни бер гаилә телләре, шул континентта җыелган телләрне белә. Минем принцип башкачарак: берәр телне еш ишетә торгач, авазлар яңгырашы, аһәңе ошый икән, аны аңларга тели башлыйм».
Македон һәм босния телләренә кызыксыну да кызда нәкъ шулай уяна: аның белән бергә укыган студентларның бер өлеше элекке Югославия илләре вәкилләре була. Ул аларның үзара туган телләрендә аралашуларын тыңлап кына калмый – рус теле белән аваздаш телләрне, үзе әйтмешли, ярты-порты гына аңлап утыру белән канәгатьләнмичә, бу телләрне дә өйрәнеп алырга карар кыла. 2011-2012 елларда Болливуд фильмнары тәэсирендә һинд теле белән мавыгып алуын да искә ала.
– Телне өйрәнүдә В1 дәрәҗәсенә җитмәсәм, мин ул телне беләм дип санамыйм. Әгәр дә белгән телләр исемлегенә А1-А2 дәрәҗәсендәгеләрен дә кушсак, егермеләп тел җыелыр иде. Шуңа аларны исемлеккә кертмим. Әгәр телне тыңлап та, укып та аңлыйм, берәр нәрсә әйтеп, яза да белгән очракта гына «Мин бу телне беләм» дип әйтә алам, – дип тел белү дәрәҗәсе өлкәсендә булдырган критерийлары белән дә уртаклашты.
“Мин – технарь, шуңа I don't speak English”
Мәктәптә һәм вузлардагы инглиз теле дәресләре күпләрне уйга сала: ун-унике ел укып та, инглиз телен тиешенчә үзләштерә алмауны берәүләр уку әсбапларына сылтый, икенчеләр уку-укыту программасының формальләшүен гаепле дип таба, бу исемлеккә укучыларның мотивациясе һәм сөйләм практикасы булмавын да өстиләр. Әмма гаепнең атта да, тәртәдә дә булуын аңласалар да, алга китеш әллә ни күренми. Бу җәһәттән, Ләйсәннең үз фикере бар:
– Мәктәп-вузларда тормышта кирәк булмаган әйберләргә әһәмият күп бирелә. Татар телен өйрәтү очрагында да нәкъ шулай. Мәктәптәге инглиз телен өйрәнү сүз байлыгын арттырды, әлбәттә, әмма шул сүзләрне, ни кызганыч, кулланырга, аларга мәгънә бирергә өйрәнә алмадым. Мәктәптә укыганда: “Мин – технарь, миңа телләр бирелми һәм аларны өйрәнергә теләсәм дә, алар белән, башка мәдәниятләр белән кызыксынсам да, бу миңа бирелмәгән», – дип киртләп куйдым. Шул ук хәл университетта да дәвам итте. Теләгем дә юк түгел – бар, әмма ул вакытта интернетка чыгу юлы юк иде. Хәзер бит интернетта тапшырулар карарга, подкастлар, радио тыңларга, блогерларны күзәтеп барырга була, безнең вакытта андый мөмкинлек юк иде – интернетка мин беренче мәртәбә егерме яшемдә кердем.
Ләкин мәдрәсәдә Ләйсән, әкияттәге Алисә куянны күреп алган төсле, комплекслы алым белән очраша. Уку барышында алар күптөрле грамматик биремнәр үтиләр, өченче курстан алып, студентларны гарәп мөгаллимнәре укыта, уку-укыту программасында алар белән аралашу да каралган була.
– Өй эшләрен башкарганда гына да, мәсәлән, ун фигыль алып, аларны бөтен затларда төрләндерә-төрләндерә унике битлек дәфтәр тула иде, – дип хатирәләрен яңарта Ләйсән. – Әмма мәдрәсәдә, әйткәнемчә, телгә төрле яктан киләләр. Шунда «Телне менә шулай өйрәнергә кирәк икән!» дип уйлап куйдым. Инде гарәп телен өйрәнеп, ничек өйрәнергә икәнен аңлаганнан соң, өстәвенә интернет һәм чикләнмәгән мөмкинлекләр ачылганнан соң, инглиз теленә алындым. Килеп чыгармы, юкмы, шуны сынау өчен, тәҗрибә ясарга карар кылдым. Төрле полатформалар, «самоучитель»ләр, сериаллар, аудиоязмалар ярдәмендә ике ел дигәндә инглиз телен яхшы дәрәҗәдә үзләштердем. 12 ел дәвамында булдыра алмаганны ике елда үзләштердем!
Гадәттә 40-45 минут бара торган сериаллар да Ләйсән Гарәфетдинова хозурына эләксә, ике сәгатькә сузыла.
– Ул вакытта минем әле электрон сүзлекләрем дә, Google-тәрҗемәче дә юк иде. Кәгазь сүзлек, дәфтәр алып, аны нәкъ мәктәптәгечә өч баганага бүлеп, сүзен, транскрипциясен, тәрҗемәсен язып, карый идем. Сериалны туктатып, аңламаган сүзне язып, аның тәрҗемәсен эзләп табам. Ул сүзләрне берничә көн дәвамында ятлыйм. Сүз байлыгын арттыруның нәтиҗәсе ысулы – фильмнар, сериаллар.
Телләр өйрәнүдә Ләйсән даимилек яклы: атнага бер утырып, өч сәгать шөгыльләнүгә караганда, көн саен әз-әзләп (ярты сәгать, мәсәлән) өйрәнү нәтиҗәлерәк, дип саный ул.
Уйларың нинди телдә?
«Хәзерге вакытта тормышым нинди телдә бара, шул телдә уйлыйм. Мәсәлән, без хәзер татарча аралашып утырабыз икән, уйларым да татар телендә, дигән сүз. Әгәр дә төрек телендә берәр нәрсә эшли башласам, төрекчә уйлыйм. Мәсәлән, урам буйлап төрек телендә берәр лекция тыңлап барам икән, шул вакытта мине машина кистереп узса, машина йөртүчене төрек телендә сүгеп куярга да мөмкинмен. Инглиз телендә китап укып утырганда, берәрсе ишек шакып куйса, «Ha, who is this?» («Кем бу?») дим. Хәзерге вакытта нинди телдә барган эшчәнлеккә юнәлгән булсам, фикер йөртүем дә шул телдә».
Бер-берсенә “тимиләрме”?
Баш мие буразналарына чәчелгән төрле телләр бер-берсенә һөҗүм итмәсәләр дә, күзара кунакка йөрешәләр. Бу бер телне ешрак кулланып, тиз арада икенчесенә күчәргә мәҗбүр булганда сизелергә мөмкин. Берничә телне үзләштергән иҗатчыларның әсәрләрендә дә җөмләләр бер телдә язылып, төзелеше буенча башка телнекен кабатлаган очраклар шактый.
– Төрек, корея телләренең җөмлә төзелеше татар теленекенә охшаганга күрә, кайвакыт русча җөмлә төзегәндә, татар теле «pattern» (калыбы. – Авт.) куллангангалыйм, – ди Ләйсән. – Төркиядә укыганда гарәп студентларына игътибар иткәнем булды. Аларда иң беренче фигыль килә. Зат алмашлыкларыннан башка, фигыльнең төрләнеше буенча гына да затны күрсәтергә мөмкин. Шуңа еш кына җөмлә башында зат алмашлыклары күрсәтелмичә, фигыль белән башлана. Ә төрек телендә, киресенчә, фигыль иң ахырдан килә. Гарәп илләреннән килгән студентлар шулай җөмләләрен фигыльдән башлый иде. Шуңа, иң еш кулланылган телнең башка телләргә тәэсире бар, дип уйлыйм.
Телне математика аша?!
Ләйсән 2018 елдан бирле төрек телен татар теле аша өйрәтү курслары алып бара һәм үзе әйтмешли, «укучыларының башын катлаулы кагыйдәләр белән катырмаска тырыша». Телне татар теле аша өйрәнгәнгә күрә, төркемгә татарчалары урта һәм югарырак дәрәҗәдә булган кешеләр җыела.
– Алар татар телен камил белмәскә дә мөмкин: нәрсә сөйләгәнемне аңлавы да җитә. Мәсәлән, курсымда Азәрбайҗанда туып-үскән бер рус кызы укыган иде. Ул татар телен яхшы аңлый, әмма сөйләшми. Азәрбайҗан телендә бу сүз ничек була икән, дип без әле аннан да мәгълүмат алган идек. Төрек телен өйрәнә-өйрәнә, татар телен камилләштерүчеләр дә булды. Кагыйдәләр белән башны катыру файда бирми: кеше курска тел өйрәнергә килә икән, ул анда кагыйдә атамаларын өйрәнер өчен түгел, ә аңларга һәм сөйләшергә дип килә. Аларга телнең ничек «эшләгәнен» өйрәтергә кирәк», – дип саный ул.
Төп белеме буенча инженер, гомумиләштереп әйткәндә, «технарь» булганга күрә, Ләйсән телләргә дә математик яктан карый:
– Мин гарәп телен бик ошатам, чөнки ул менә чып-чын математика! Математикада безгә формулалар бирәләр: «a» урынына сан куясың, «b» урынына һәм «x» килеп чыга – телләр белән дә шулай ук. Мәсәлән, «a» ул – исем, аның кушымчалары, монда «b» – фигыль, ул үзенчә төрләнә, монда – сыйфат һ.б. Нәтиҗәдә, җөмлә килеп чыга. Үземә шулай өйрәнергә җиңел булды, укыту барышында да шулай аңлатканны яхшырак кабул итәләр. Тирәнтен филология, телнең асылы белән, телнең бөтен нюанслары белән өйрәнергә һәм гомерен аның белән уздырырга теләгәннәргә, әлбәттә, академик дәрәҗәдәге өйрәнү кирәк.
Курсларымда укучыларны курыкмаска өйрәтәм: «Без монда өйрәнергә килдек. Әгәр дә хаталанмыйбыз икән, ничек дөрес булуын белмәячәкбез дә. Хата аша гына дөрес җавапка килеп була».
Телләр өйрәнү: ТОП-3 ысул
(Ләйсән Гарәфетдинованың шәхси тәҗрибәсе буенча)
1. Чит илгә бару һәм тел мохитенә баштанаяк чуму
Тел өйрәнүнең иң тиз һәм кыйммәтле ысулы. Төрек телен шулай өйрәндем, әмма грант программасы кысаларында баргач, чыгымнарны Төркия каплады. Телне куллану даими булгач, тиз арада сөйләшә башлау мөмкинлеге арта.
2. Үз илеңдә курсларга йөрү
Гарәп телен шулай үзләштердем. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көн саен гарәп теле дәресе керде, мөгаллимнәре дә шул телне йөртүчеләр иде. Әмма курсларга йөрү мотивация таләп итә. Югыйсә, нәтиҗәсе юк – тел күңелгә кереп калмый.
3. Үзлектән өйрәнү
Бик арзан һәм теләгәндә бөтенләй бушлай өйрүнү ысулы. Корея телен тулысынча нольдән өйрәнә башладым. Хәзер инде курслар да өстәлде. Бик нык дисциплина һәм тау кадәр мотивация сорала. Интернетта ниләр генә юк – үзеңә туры килгән әсбап һәм материалларны эзләп таба белергә генә кирәк. Ә ул шактый вакытны ала. Үзеңә көн саен (10-15 минут булса да) дәрес оештыру мөһим.
Фотолар Ләйсән Гарәфетдинованың шәхси архивыннан алынды
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев