-
«Сәләт» ул – кайтасы килгән урын»: Биләрдә «Сәләт» форумы тәмамланды. "Сәләт" ул – кайтасы килгән урын
-
Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы начарлануы көтелә.
-
Коронавирусның яңа дулкыны булырмы? COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Осталар һәм остазлар: Чигү күңелне тынычландыра "Идел-онлайн" ютуб-каналында "Осталар һәм остазлар" тапшыруының яңа чыгарылышы дөнья күрде. Остаз Гөлнара Светликова чигү серләренә төшендерә.
-
Сабада журналистлар Сабан туе гөрләп узды! Бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгы уңаеннан оештырылган медиа-Сабантуй гөрләде!
-
ӘРӘМТАМАКЛАР Әрәмтамак булып тереклек итү, беренче карашка, бик рәхәт һәм тормышны гаять җиңеләйтә сыман. Ләкин моның өчен үтә хәйләкәр, җитез һәм акыллы булу да лазем – табигать исә паразитларга бу сыйфатларны бер дә жәлләмичә өләшкән.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР
Театрда танышып кавышкан парлар бик күп. Г. Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Динар Низамиев белән Наилә Кәримова да шундыйлардан. Тиздән алар гаилә учагын кабызып җибәрергә җыена. Мәхәббәт тарихыннан башлыйк.
«БАШТА КАЧЫП КЫНА ОЧРАШТЫК»
– Динар белән училищеда беренче курста укыганда таныштык, – дип сүз башлады Наилә.
– Ул миннән бер курска алдарак укыды. Минем әти: «19 яшькә кадәр бер егет белән дә йөрмәячәксең», – дип шарт куйган иде. Тик Динар мине уналты яшемдә үк качып кына озата башлаган иде инде.
– Наилә белән беренче очрашкан көнебезне әле дә хәтерлим, – дип әңгәмәгә кушыла Динар.
– Училище баскычы астында утырам, янымнан ике кыз узып бара. Беренче булып Наиләгә күзем төште. Чибәр бит! «Исемең ничек синең?» – дип сорыйм. Эндәшми. Ул көнне аны социаль челтәрдә дә озак эзләдем, шулай да таптым. Матур гына аралашып киттек, төне буе йокламыйча язышкан чаклар да булды.
ТЕАТР ҺӘМ АРМИЯ
Яшьләрнең Кариев театрына ничек килүләре белән дә кызыксынабыз.
– Бәхетемә, мине Г.Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов чакырды. Ә Динарны Чаллыга, Әлмәткә һәм тагын берничә урынга чакырганнар икән. Бу яктан ул остазы Тәслимә Фәйзуллинага рәхмәтле: һәр студентын эшкә урнаштырган ул. 2017 елның июнендә эшкә килсә, декабрьдә армиягә хезмәт итәргә дә китеп барган.
Менә шул вакытта яшь йөрәкләрнең мөнәсәбәтләре сыналган инде. Наиләнең куркуы бер генә: «Динар армиядән үзгәреп кайтыр, дип курыктым», – ди. Солдаттан әйләнеп кайтуының икенче көнендә үк театрга килә егет. Ә ул көнне «Кәҗүл читек» спектаклен куярга әзерләнәләр. Керсә, ни күрсен – Наилә юк. Берзаман ишектән бер кечкенә малай башын тыгып, аңа сәлам юллый.
Наиләнең шәкерт ролен уйнаганын башына да китермәгән инде Динар. Солдат хезмәтеннән беренче «романтик» очрашулары әнә шулай була. Хәзер исә бер-берсеннән башка тормышларын күз алдына да китермиләр.
СПЕКТАКЛЬНЕ УЙНАГАНДА АЧУЛАНЫШЫП БЕТКӘННӘР
Сүзебез аларны таныштырган, кавыштырган театр тирәсенә күчә.
– Театр дигәч, күз алдыма элеккеге чорлар килеп баса, – ди Наилә. Яулык, озын күлмәк, алъяпкычларның фанаты икән ул! – Кайчак үземне бу заман кешесе түгел итеп хис итәм.
Чит ил драматургиясендә кызыклы образлар булса да, үзебезнең милли әсәрләрне якын итә кыз. Театр училищесына укырга кергәнче үк, Салих Сәйдәшевнең һәр әсәрен яттан белә. Уку йортындагы баскычларда ул да йөргән бит, дип горурлык хисе кичерә. Хәзерге композиторлардан Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллиналарны үз итә. «Чөнки алар миллилек
белән заманны берләштерделәр. Ә бу юнәлеш яшьләргә бик ошый. Кыскасы, татарга яңа шәхесләр кирәк», – ди.
Динар исә, актер үзенең фанаты булырга, театр белән янып эшләргә тиеш, дигән фикердә. Алар Наилә белән «Питер Пэн» спектаклен уйнаганда ачуланышып беткәннәр.
«Тормышта бергә булгач, театрда парлы рольне уйнау икеләтә авыр икән, – ди. – Наилә минем рольгә карата таләпчән булды, әмма киңәшләре белән ярдәм итте. Питер Пэн образына кергәнче күп тапкыр сынып карадым, ахыр чиктә төшендем кебек».
Яшьләр әнә шулай бер-берсен тулыландырып торалар. Алар өчен театр белән тормышта чик юк: икесендә дә бер үк Динар белән шул ук Наилә яши. Әңгәмә вакытынд да бер-берсенә «Матурым», «Җимешем» дип кенә торган яшьләргә, киләчәктә дә бу җылы хисләре сүнмәсен, артып кына торсын, дип телик әле!
БЕЛЕШМӘ
ДИНАР НИЗАМИЕВ
Туган көне: 28 октябрь, 1997 ел.
Туган җире: Биектау районы, Чуваш Иле авылы.
Уйнаган рольләре: Питер Пэн («Питер Пэн»), Дәрман («Шәйбу-ШАЙБУ»), Аждаһа («Асылкош җыры»), Клебер («Йомрыбаш»).
НАИЛӘ КӘРИМОВА
Туган көне: 16 гыйнвар, 1998 ел.
Туган җире: Яр Чаллы шәһәре.
Уйнаган рольләре: Йолдыз («Ләйлә вә Мәҗнүн»), Асылкош («Асылкош җыры»), Нелли, Марлин («Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»), Венди («Питер Пэн»), Гарәф («Кәҗүл читек»), Ваемсызлык патшабикәсе («Сукыр падишаһ»), Марина («Микулай»), Дәрвиш («Гашыйк Болыт»).
Фильмнарда: Лилия («Көтелмәгән кунак»), Камилә («Мәхәббәт хакына»).
фотолар: артистларның шәхси архивы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз