Логотип Идель
Заман

ЯШЬЛӘР, ҖЫЕЛАБЫЗ!

Мондый төр оешмалар яшьләрнең тормыш кыйммәтләрен, проблемаларын ачыкларга, тамырларында ташып торган энергияләрен файдалы якка юнәлтергә ярдәм итә.

Яшьләр категориясенә керүче кешеләрнең, заманына карап, кызыксыну өлкәләре дә, проблемалары да үзгәреп тора. Хәзер шыксыз үрдәк бәбкәсе кебек йөрергә сәбәп тә юк: теләге булганнар өчен бихисап яшьләр хәрәкәте, оешмалар һәм берләшмәләр эшләп килә. Мондый төр оешмалар яшьләрнең тормыш кыйммәтләрен, проблемаларын ачыкларга, тамырларында ташып торган энергияләрен файдалы якка юнәлтергә ярдәм итә.

«MUSLIMMOL» МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ

Зур гаилә, аралашу мөмкинлеге, рухи үсеш аренасы, физик чыныгу шартлары, үз-үзеңне сынау урыны, проектларыңны тормышка ашыру мәйданы – бу сыйфатлар барысы да «Muslimmol» проектларының эшчәнлеген чагылдыра. Элек ул ТР Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге саналса, хәзер ул социаль үсеш бүлегенә карый, чөнки әлеге проект кысаларында оештырыла торган чаралар яшьләр өчен генә түгел, урта һәм олы яшьтәге кешеләр өчен дә каралган, быел исә балалар белән дә эш алып бара башлаган.

Татарстан мөфтиятенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл БИКТИМЕРОВА:

– Проектларыбызны «Muslimmol» исеме астында тормышка ашыруыбызга дүртенче ел китте. Актив яшьләребез бар, үзара аралашканда без аларны «молодёжка» дип йөртәбез. «Muslimmol» ул – зур бер гаилә. Анда өммәтнең тормышы турында уйланучы, аңа битараф булмаган яшьләр тупланган. Алар проектларга төрлечә ярдәм итәләр: кемдер IT юнәлештә, кемдер иҗади яки оештыру сәләте белән – һәрберсе проектларга үз өлешен кертә. 2018 елда «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенә намаз укырга теләге булган төрле яшьтәге халык җыела. Барысы да шуннан башлана. Инде яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан, «Яшь килен» (элек ул «Хатын-кызлар гимназиясе» исемен йөрткән) проекты гамәлдә, елга ике тапкыр мөселман яшьләре формумы уза. Кышкы форум тулысынча диярлек уку-укытуга юнәлдерелгән булса, җәйгесе физик яктан камилләшү, гыйлем алу, аралашу максатыннан оештырыла. Республикакүләм ифтар да «Muslimmol» әгъзаларыннан башка узмый: тугызынчы мәртәбә үткәрелгән чараны оештыруга җәлеп ителгән яшьләр саны быел алты йөзне тәшкил иткән. Елга бер тапкыр көз көне мөселман яшьләре Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән махсус очрашуга да җыелалар.

«СӘЛӘТ» КЛУБЫ

Клуб үз эшчәнлеген 1994 елдан башлап, төбәк «Сәләт» клублары һәм төп ике – интеллектуаль («Дәрман») һәм мәдәни («Дәрт») юнәлешләре кысаларында алып бара, күптән түгел аларга медиа юнәлеш тә өстәлгән. Мисал өчен, «Дәрман» интеллектуаль юнәлеш үз чиратында дүрт тармакка бүленә, болар – «Атлант» өстәл уеннары клубы, «Безнең фикер» татар телендәге дискуссион клуб, «Мирах» клубы һәм «Сәләт ВикиМәктәбе».

«Сәләт» клубының экс-вице-президенты Гүзәл ЮНЫСОВА:

– Ел дәвамында бара торган төп чаралар көздән алып яз азагына кадәр дәвам итә, ә җәй айларында без «Биләр» форумнарына җыелабыз. Атнага бер тапкыр һәр дүрт тармак, «Сәләт» йортына җыелышып, чаралар уздыра, уеннарга, турнирларга, дебатларга һ.б. әзерлек эшләре алып бара. «Сәләт» клубы чараларында нигездә мәктәп укучылары катнаша, оештыру эшләре исә студентлар җилкәсендә. Юнәлешенә карап, төрле спикерлар чакырабыз: «Безнең фикер»- гә, мәсәлән, сөйләм осталарын, театр артистларын, «Атлант» клубына – шахматчыларны, «Сәләт ВикиМәктәбе»нә – Казан (Идел буе) федераль университеты мөгаллимнәрен һ.б. «Атлант» клубы шахмат, шашки, «Монополия», ГО кебек өстәл уеннары белән кызыксынган балалар һәм яшьләрне барлый, алар өчен махсус дәресләр, очрашулар оештыра, Әдип Әлмир («Сәләт» хәрәкәтенә нигез салучы галим Җәүдәт Сөләйманов) кубогына шахмат турниры да уздыра. «Сәләт ВикиМәктәбе» уку-укыту проекты 2016 елда Фәрһад Фәткуллин инициативасы белән барлыкка килә. Әлеге мәктәп яшьләрне Викимедиа проектлары биргән мөмкинлекләрне куллануга өйрәтүне һәм XXI гасыр татар телле интеллигенциясенә нигез салуны максат итеп куя. «Мирах» проекты «Что? Где? Когда?», «Своя игра», «Эрудит-квартет» һ.б. интеллектуаль уеннар белән мавыгучыларны берләштерү юнәлешендә эшли. Татар телле «Безнең фикер!» дискуссион клубы яшьләр арасында активлыкны арттыру, тәнкыйди һәм аналитик фикерләү, чыгыш ясау серләренә төшендерү һәм сөйләм осталыгына өйрәтү белән шөгыльләнә. Төбәк «Сәләт» клублары бөтен Татарстан буйлап диярлек таралган, хәзер алар Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Буа, Зәй, Минзәлә, Яшел Үзән һ.б. районнарда, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм хәтта Самарада да эшләп килә.

«ХӘЛБУКИ»: ФӘННИ ЛЕКТОРИЙЛАР

«Хәлбуки» – «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәгенең татар телендәге лекцияләр мәйданчыгы. Үз эшен 2016 елның октябрь аенда Казан (Идел буе) федераль университетында башлап җибәргән лекторийлар хәзер Татар китабы йортында (Шәриф Камал мемориаль фатиры) уза. 2016 елдан бирле «Хәлбуки» мәйданчыгында фәннең төрле өлкәләрен (астрономия, физика, биология, медицина, дин белеме, экология, тарих һ.б.) колачлаган кырыктан артык лекция укылган. Канның ни өчен куерганы, агулы хайваннар, Бөек француз революциясе, татар атеистлары һ.б. – безне чолгап алган күренешләр, тарихка кереп калган һәм хәзерге вакытта барган вакыйгаларга фән күзлегеннән карарга, алар турында фәнни шул ук вакытта аңлаешлы да телдә мәгълүмат җиткерергә һәм ишетергә теләүчеләрне бер урынга җыя. Бер лекторий кысаларында ике-өч 25-30 минутлык чыгышлар да, бер генә темага багышланган 1-1,5 сәгатьлек лекция тыңлау мөмкинлеге дә бар. Чарада оффлайн рәвештә катнаша алмаучылар өчен «Гыйлем» YouTube каналында лекцияләрнең видеоязмалары урнаштырыла, Инстаграм челтәрендә туры эфирлар алып барыла. Лекторийлар циклының оештыручылары да, катнашучылары да нигездә – фәнни эшчәнлек алып барган һәм фән белән кызыксынган яшьләр.

Айдар ШӘЙХИН, «Гыйлем» фән һәм мәгърифәт үзәге җитәкчесе, Татар китабы йорты директоры:

– «Хәлбуки» проектының киләчәге булыр, дип ышанып калабыз. Чөнки татар телендә фән темасы һәрвакыт актуаль. «Хәлбуки» сезонлап, көздән алып язга кәдәр эшләп килә. Быел да яңа көчләр белән эшли башларга ниятлибез. Моның өчен татар телле спикерлар базасын тулыландырырга, яңартырга, Фәннәр Академиясе белән дә, төрле университетлар белән дә эшләргә – фән турында татар телендә сөйли алырдай кешеләргә үзенә күрә бер җанисәп ясарга телибез. Бу исемлеккә студентлар да, аспирантлар да, галимнәр дә керә. 

«ӘЛЛҮКИ»

«1944 елның көзендә тарих-филология факультеты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Бүлек каршындагы әдәбият түгәрәгенә йөри башладым. Кызларга ияреп, Тукай клубында үткәрелә торган әдәби җомгаларга барам. Күңелле анда. Исемнәрен китаптан гына укып белгән язучылар фронттан кайта. Өсләрендә хәрби кием, күкрәкләрендә орден һәм медальләр. Сәхнәгә чыгып, яңа шигырьләрен укыйлар», – дип искә ала түгәрәкнең беренче елларын язучы Ләбибә Ихсанова.

Үз эшчәнлеген түгәрәктән башланган иҗат берләшмәнең исеме татар халык көенә салынган җыр хөрмәтенә «Әллүки» дип атала.

Быел «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсенең яңа сулыш алуына унсигез ел тулачак: ул 1944 елда түгәрәк рәвешендә барлыкка килеп, сиксәненче елларда эшчәнлеген туктатып тора һәм 2003 елның көзендә яңадан оеша. Ул вакытта иҗат берләшмәсенең язучылар ягыннан җитәкчесе Галимҗан Гыйльманов була, хәзер «Әллүки»не шагыйрә һәм галимә Халисә Ширмән җитәкли. 

Ярты гасырдан артык вакыт эчендә яшь иҗатчыларның төп очрашу урыны үзгәрми: бихисап шагырь һәм язучы Казан (Идел буе) федераль университетында каләмнәрен ныгыта, фикердәшләрен таба. Әллүкичеләр рәтенә кергән яшьләр иҗади кичәләр, остаханәләр оештыра, бер-берсенең иҗат үрнәкләре буенча фикер алыша. Берләшмә тарафыннан уздырыла торган чараларга танылган язучылар, шагыйрьләр, каләм осталары да чакырыла, берләшмә әгъзалары үзләре дә Язучылар берлегенә сәяхәт кылалар. «Әллүки» әгъзаларының иҗат җимешләре «Идел», «Ялкын», «Казан утлары», «Сөембикә» журналларында, шулай ук «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан» газеталарында һ.б. басмаларда дөнья күрә.

– Хәзерге әллүкичеләрнең күбесе – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары, башка бүлекләрдән дә бар, ләкин алар бармак белән генә санарлык. Пандемия аркасында 2020-2021 елдагы очрашулар бары онлайн форматта гына узды. Күбесе нәкъ шушы вакытта иҗатларын социаль челтәрләргә куя башладылар, бер-берсенең иҗатын да шуннан күзәтеп бардылар, – ди берләшмәне студентлар ягыннан җитәкләүче өченче курс студенты Салават Кадыйров.

Кыскасы, шул: яңа сезонда “Яшьлек, гомерең кыска синең...” дип моңаеп утыруларны онытыйк та гомеребезнең ундүрт яшьтән алып, утыз бишенә кадәр вакытын файдалы һәм истә калырлык итеп уздырыйк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев