Яшьлек. Дәрт-дәрман бармы?
Татар әдәбиятында яшьләр хакында сүз чыкса, бер кызык күренешкә тап буласың. Кемнәр алар бүгенге әдәбиятның яшьләре? Гомум кабул ителгән кагыйдәләр буенча, 35 яшькә кадәрге кешеләр яшьләр төркеменә керә.
Татар әдәбиятында яшьләр хакында сүз чыкса, бер кызык күренешкә тап буласың. Кемнәр алар бүгенге әдәбиятның яшьләре? Гомум кабул ителгән кагыйдәләр буенча, 35 яшькә кадәрге кешеләр яшьләр төркеменә керә. Әмма бездә бу чикләр бераз чагыштырмачарак бугай. Ник дигәндә, безнең буын шагыйрь-язучыларын, гәрчә яшебез кырыкның аръягына чыгам дип торса да, әле һаман да яшьләр рәтенә кертәләр. Әлбәттә, сез – яшьләр дигәнне ишетү бик рәхәт, сүз дә юк. Шулай да урта буын «яшьләр» янәшәсендә «чын» яшьләрнең дә булуын, күп булуын теләр идем мин.
Әдәбиятка яшьләр килми, язмый хәзер дип, төшенкелеккә бирелергә яратучылар бар, нигә яшерергә? Нәрсә дип әйтим, бу фикер миңа «Татар әдәбиятында укырлык әсәр юк» дигән, әледән-әле укырга яратмаучылар тарафыннан әләм итеп күтәрелгән коткыны хәтерләтә. Яшьләр бар, алар яза, алар актив. Әдәби мәйданда гына түгел, фикер, үзаң мәйданында да нәкъ менә яшьләр кыюрак та, бердәмрәк тә, киңрәк карашлы да, минемчә.
Яшьләр нигә кайдадыр күренергә, басылырга, китап арты китап чыгарырга атлыгып тормый? Икенче төрлерәк әйтсәк, күзгә-башка чалынмыйчарак иҗат итүне өстенрәк күрә кебек. Беренчедән, кыйммәтләр үзгәрде. Элек син каләм куәтеңне басма матбугат, китаплар аша күрсәтсәң, хәзер укучыга барып җитүнең иң тиз, иң уңайлы, яшерен-батырын түгел, иң арзанлы юлы –интернет, социаль челтәрләр. Каләмле яшьләрнең барысы да диярлек һәр язганы белән дөнья пәрәвезендә уртаклашып бара. Талантлы, әмма интернет белән дус булмаганнарның язганнарын шул ук мессенджерлар, барыбер, урау юллар белән булса да, укучыга китереп җиткерә.
Яшьләрнең профессиональ рәвештә язучылык белән шөгыльләнеп, матбугатта басылып, китап чыгарып кына яшәмәүләренең тагын бер, бәлки иң зур сәбәбе – әлбәттә, каләм хакы белән бәйле. Ел саен китап чыгарган, даими рәвештә матбугатта басылган очракта да, бүген гонорар хисабына гына яшәү мөмкин түгел. Үзгәртеп кору чорында, яисә аннан да соңрак туган буынның да, әлбәттә, идея өчен генә иҗат итәсе килер иде дә, әмма каләм иясенең дә ашыйсы килә шул. Әле ярый соңгы елларда әдәби бәйгеләр күбәйде. Яшьләргә иҗат итәр өчен стимул бирердәй, әдәби хезмәтен тиешенчә бәяләрдәй мондый конкурсларны оештыручыларга рәхмәттән башка сүз юк. Яшьләрнең ни дәрәҗәдә талантлы, каләмле булуын Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе оештырган әдәби әсәрләр бәйгесе дә ачык күрсәтте.
Әлеге дә баягы укырлык әсәр юк дип лаф оручыларга килсәк, алар мине, йомшак кына әйткәндә, гаҗәпләндерә. Шигем бар: яисә алар бер дә китап укымый, яисә китап укыйлар, әмма татар әдәбиятын түгел. Юкса, мин укып тел шартлаткан әсәрләр бер булмаса, бер килеп керер иде аларның кулларына. Яшь шагыйрьләр турында әйтмим дә, татар шигърияте һәрвакыттагыча үз биеклегендә. Килешмәүчеләрне Лилия Гыйбадуллина, Булат Ибраһим, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев һ.б. укырга киңәш итәм. Аларны укыганнан соң да шигегез кала икән – рәхәтләнеп бәхәсләшербез.
Бүгенге яшьләр прозасын да кинәнеп, сөенеп, горурланып укыйм мин. Бездә бүген теләсә-кайсы телгә тәрҗемә итәрлек, татарныкы дип, күкрәк киереп тәкъдим итәрлек әсәрләр бар! Бөтен авторларны да санап бетерә алмам, әмма соңгы арада укып ләззәтләнгән берничә әсәрне әйтми булдыра алмам. Рөстәм Галиуллинның «Боссойко»сы. (Рөстәмне мин үзем олпат язучылар рәтенә кертәм. Әмма яше буенча ул да яшь язучы!) Без хәзер милли горурлык, милли каһарманнар турында сүз куертырга яратабыз. Хикәядә якут каһарманы – татар егете турында гына сүз бара. Кебек. Төптәнрәк уйласаң, сүз безнең үзебез хакында! Бу кадәр тетрәндергеч вакыйгалар иң югары кимәлдә сурәтләнгән әсәрне укыган кеше әдәбиятыбыз начар дип әйтергә базмас. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Тырыйк», «Лаләләр» хикәяләре – яңа заман прозасының ничек булырга тиешлегенә мисал. Ничәмә-ничә кешегә тәкъдим иттем аларны укырга, укыган берәү телсез кала. «Шедевр бит бу!» дигәнне бер генә ишетмәдем. Ә бит иң куандырганы – бу хикәяләрне япь-яшь кеше, безнең замандаш яза! Әдәбиятыбыз өчен сөенә-сөенә укырлык! Ландыш Әбүдәрованың прозасын укыганыгыз бармы? «Умарта»сын? «Йола»сын? «Чәкчәк»не? «Пимадур» хикәясе турында үзе бер шигърият дип кенә әйтә алам! Бу әсәрнең үз кинорежиссерын табачагына, гаҗәп бер фильм туачагына сабыйларча ихлас ышанам мин. Башкача була алмый. Мондый әсәрләрнең язмышы бары шулай булырга тиеш! Айгөл Абдрахманованың «Караш», «Син – каһвә» хикәяләре... Гөлүсә Шиһапованың «Җанымны күбәләкләргә бирерсез» әсәре (исеме үк ни тора!)... Әйтәм бит, саный китсәң, үзе бер китап язарлык. Ә бит әле болар – мин соңгы вакытта укыганнардан. Әле хәтернең юкә иләгеннән төшебрәк калып, онытылыбрак иткән авторлар күпмедер!
Әлбәттә, бу язмамны укыган кайберәүләр, китап кайгысы түгел әле, дип кул селтәргә дә ашыгыр. Әмма татар кешесенең тарих чакрымнарын үткәндә һәрчак кулында Китап булуын онытмыйк. Безгә кадәр дә чорлар, дәверләр узган – алардан ни калган? Дөньяның елъязмасы булырдай әсәрләр калган! Вакыт – мизгел ул, бүгенге яшьләрдән соң да киләчәккә дастанга тиң әсәрләр барсын, һәр чорда аларның үз укучысы булсын иде.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев