Яшьләр сленгы: «изи» сөйләм, «рофл» түгел, иптәшләр!
Бүген күпләр замана яшьләренең сөйләмен аңлап җиткерми. Ул әдәби тел нормаларына буйсыну түгел, хәтта гади сөйләм теленә дә якын тормый.
Татар теленең яшәеше һәм аның киләчәге турында уйлансаң, беренче чиратта, телебезнең көндәлек аралашу үзенчәлекләренә игътибар итәргә кирәк. Чөнки нәкъ менә сөйләм теле, аның яшәеш формалары тел үсешенә зур йогынты ясый да инде. Бүген күпләр замана яшьләренең сөйләмен аңлап җиткерми. Ул әдәби тел нормаларына буйсыну түгел, хәтта гади сөйләм теленә дә якын тормый. Замана яшьләренең сүз байлыгы шулкадәр тиз үзгәреп, үсеп тора ки, әгәр дә шушы мохиттә кайнап яшәмәсәң, бу лексиканы аңлап, өйрәнеп бетерәм димә.
Белемсез кешеләр сөйләме саналган
Гомумән, соңгы елларда җәмгыятьтә телләр кулланышында шактый иркенлек, әдәби тел нормаларының сакланмавы, әдәби телгә куелган таләпләрнең үтәлмәве күзәтелә. Моңарчы җәмгыятьне күп татар яшьләренең рус һәм татар телләрен кушып сөйләшү проблемасы борчыса, хәзер аларның сөйләше инглиз теленә охшап кала. Шушы ук хәл кайбер һөнәр ияләренең телләрендә дә чагыла. Бу күренеш – «сленг» дип атала.
Сленг – инглиз теленнән безнең телгә калькалаштыру юлы белән кабул ителгән сүз. Термин буларак «slang» сүзе XIX гасырдан бирле актив кулланылышта, ә аның беренче тапкыр лексикага килеп керүе XVIII гасыр урталарына карый. Башта ул гади һәм шикле сүзләр сүзлеге буларак аңлатылган. Соңыннан аңа тулаем оешкан фәнни билгеләмә бирелгән. Сленг (slang) – төрле яшьтәге кешеләр, төрле социаль катламнар, төрле һөнәр ияләре куллана торган, моңарчы башкача аталган сүзләрнең заманчалаштырылган варианты.
Узган гасырларда бу лексик үзенчәлек түбән катлам вәкилләренә, белемсез кешеләргә хас дип саналган. Ә хәзер исә моңа караш башкачарак. Киресенчә, күп кенә югары белемле, абруйлы кешеләр үзләре кайнаган профессиональ яисә дустанә мохитләрендә сленглар, жаргоннар кулланып сөйләшә. Чөнки бу сөйләмне озын, катлаулы терминнардан арындыра, билгеле бер социаль группа өчен күпкә аңлаешлырак итә.
Әдәби сүз байлыгың җитмәсә, сленг ярдәм итә
Безнең илдә сленглар кулланып сөйләшүнең сәбәпләрен дә ачыклаганнар. Интернет-сораштырулар шуны күрсәтә, алар:
– уңайлы, кыска;
– мода шундый, сленг куллану – «текә», заманча;
– сөйләмгә эмоциональлек, җанлылык өсти;
– юморны арттыру нисбәтеннән кулланыла;
– әдәби сүз байлыгы зур булмаса, сленг-сүзләр ярдәмгә килә;
– билгеле бер төркем, компания өчен аңлаешлы;
– сөйләмдәге кимчелекләрен капларга ярдәм итә;
– башкалар арасында аерылып торасың һ.б.
Статистикага күз салсак, Русиядә яшәүчеләрнең алтмыш алты проценты – профессиональ, илле дүрт проценты интернет сленгы белән сөйләшә. Яшьләр сленгы исә җитмеш тугыз процент кулланылышта.
Сленгларның исемнәре, гадәттә, алардан файдаланган төркемнәргә барып тоташа. Аларның төрләре санап бетергесез күп, без кайберләренә генә тукталырбыз.
Яшьләр сленгы
Чит тел сүзләре кулланып сөйләшү – яшьләр сленгы дип атала. Үсмерләргә хас үзенчәлекле сүз һәм әйтелмәләрне өлкәннәр бөтенләй аңламаска да мөмкин. Мәсәлән, «изи» – бик җиңел; «чекать» – тикшерергә; «рофл» – шаярту; «чилить» – бер нәрсә дә эшләмәскә, ял итәргә; «кринж» – чит гамәлләр өчен уңайсызлык тою, оятка калу, «краш», «крашиха» – син ошатып йөргән кеше һ.б. Студент һәм укучы яшьләрнең үз «жаргоны»: «препод» – укытучы, «койрык» – икеле билгесе, «берләр» – беренче курс укучылары, «тәрәзә» – дәресләр арасындагы буш вакыт «лаба» – лаборатор эш, «ДУ» – универсиада авылы һ.б.
Профессиональ сленг
Теге яки бу профессиональ бергәлекнең сөйләменә хас лексика җыелмасы ул. Аралашуны гадиләштерү өчен кулланыла. Мәсәлән, «Мин балачакка киттем, тиз генә әйләнеп кайтмам», яки «Дискотека килде, авыруны алып керәбез», – дигәч, коллегасының нәрсә әйткәнен табиб кына яхшы аңлый. «Балачак» – хастаханәнең балалар бүлеге; «дискотека» – ашыгыч ярдәм машинасы мигалкасы; «телевизор» – рентгеноскопия; «бака» – стенокардия һ.б.
Журналистлар арасында мондыйрак сленглар популяр: «кирпеч» - блокларга бүленмәгән зур журналист тексты; «элмәк» – элмәк рәвешендә ясалган кечкенә микрофон; «компот» – нәтиҗәдә файдасыз мәгълүмат бирә торган материалда төрле текстлар җыелмасы һ.б.
Машина йөртүчеләр арасында да сленг сүзләрне очратырга мөмкин: «бөке» – юлдагы машиналар тыгымы; «мөгезле» – троллейбус; «чәйнек» – яңа гына рульгә утырган кеше һ.б.
Армия сленгы
Хәрби жаргон – армия сафларында хезмәт итүчеләрнең сөйләмендә чагыла. Аларның барысы да диярлек рус теленнән алынган һәм солдатлар арасында актив таралган. Мәсәлән, «дед» – хезмәт срогы бетү ягына барган солдат; «дух» («Домой Ужасно Хочется») – яңа гына армия хезмәтенә алынучы; «черпак» – ярты ел хезмәт итүче; «салага» – яшь, тәҗрибәсез солдат; «губа» (гауптвахта) – җәза үтәү урыны, карцер һ.б.
Компьютер сленгы
Хәзерге тормышны мәгълүмати технологияләрдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Шуңа күрә әлеге өлкәгә караган сленг сүзләр дә барлыкка килүе табигый. Мәсәлән, «винда» – windows ; «баг» – компьютер программасында көтелмәгән гамәлләргә китерә торган яки программаны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирми торган җитешсезлек; «айпи», «айпишник» – IP-адрес; «инет» – интернет; «ноут» – ноутбук һ.б.
Арго – «яшерен» тел
Арго – нинди дә булса йомык социаль төркемнәрнең, рәсми булмаган берләшмәләрнең сөйләме. Аны «яшерен» тел дип тә йөртәләр, чөнки ул ясалма рәвештә, аны башкалар өчен аңлаешсыз итү максатында, махсус төзелә. Хәзерге көндә арго – җинаятьчеләр телен тәшкил итә торган лексика санала, нигездә, алар тискәре мәгънәгә ия. Еш очрый торган арго сүзләр: «фраер» – җинаятьчеләр төркеменә ят кеше; «калым» – табыш; «көпшә» – пистолет; «тукран» – әләкче; «барыга» – алыпсатар һ.б.
Ә сезгә кайсы сленг якын?
Зөлфия Хәсәнова (әйдаман):
– «Сәләт» яшьләр оешмасы – икенче ил кебек, тулыланып бара торган сүзлегебез дә бар. Мәсәлән, без балаларны «сәлкешләр» (ягъни, сәләтле кешеләр) дип йөртәбез. Шулай ук татар телендә булган сүзләрне бераз үзгәртеп, аларга яңа мәгънә өстәгән очраклар да бар: «башҗитәк» – җитәкче, «кадалгыч» – прикол, «иреноялый» – ирония. Тагын бер кызыклы факт: Австриядә – евро, Австралиядә – доллар, Әзәрбәйҗанда – манат, ә «Сәләт»тә кесәңдә һәрвакыт «сәлтин» йөртергә кирәк.
Гөлия Габделхәева (фармацевт):
– Алты ел буе фармацевт булып эшлим. Үзара гына аңлый торган сүзләр безнең сөйләмдә дә җитәрлек. Мәсәлән, «Мураш» – кырмыска спирты, «болтушка» – суспензия, «боярин» – дүләнә һ.б. Мондый сүзләрне без эштә генә кулланабыз, хәтта өйдәгеләргә дә аңлатмасы белән сөйлим, чөнки аларның барысын да чит кешеләр белеп бетерергә тиеш түгел.
Эльвира Хәббанова (башлангыч сыйныф укытучысы):
– Укытучыга яшьләр сленгы белән хәбәрдар булу кирәк. Әмма башлангыч сыйныф укучыларының сөйләмендә сленглар юк диярлек. Алар үсмер вакытта, алтынчы-сигезенче сыйныфларда керә башлый. Тулаем алганда, яшьләрнең сөйләменә кергән сленглар инглиз теленнән алынган, укытучылар аларның күбесен шунда ук аңлый: «пруф» – дәлил, «чилл» – ял итү, «читер» – ялганлап уйнаучы һ.б.
Рәмилә Сәгыйтова (студент):
– Ничек кенә булмасын, сленглар телдә һәрвакыт булачак. Телдәге сүзләр кебек үк: кайберләре искерә, ә яңалары туып тора. Сленглар аралашырга комачауламый, киресенчә, булыша да: чөнки озак аңлата торган фикерне бер сүз белән кыскача һәм тиз генә әйтә алам. Минем кулланылыштагы алар икегә бүленә: көллияттә аралаша торганы һәм дуслар белән аралашу теле. Ә кайчакта алар өйгә дә ияреп кайта: «краш», «вайб», «лол», «муд» кебекләрен әниләр белән аралашканда да кулланам.
Айнур Җамалетдинов (студент):
– Компьютер уеннарына гына хас сүзләр дә бар, аларны уенчылар гына аңлый торгандыр. Мәсәлән: «инвиз» – уен персонажының күренми торган сәләте, «фраг» – дошманны бетергән өчен бирелә торган балл, «катка» – уенның бер партиясе, «ван шот» – бер атудан дошманны бетерү, «фарм» – уенда ресурс туплау, «альт» – өстәмә персонаж, «альтернатива» сүзеннән алынган һ.б. Бу сленгларның кайберләрен мин хәтта тормышта да кулланам. Әмма чамасын белеп кенә һәм бу сүзләрнең мәгънәсен аңлый алган кешеләр янында гына.
Салават Хәсәнов (хәрби хезмәттән кайткан егет):
– Армиядәге сөйләшү бер ел эчендә гадәти сүзгә әйләнеп бетә. Тиз генә бер-береңне аңлау өчен бик уңайлы. Мәсәлән, «слон» – күп ялгышкан солдат; «чипок» – кибет; «калич» – авырган солдат; «кнопка» – телефон; «бакситки» – акча һ.б.
Сүзлек:
Изи – бик җиңел
Чекать – тикшерү
рофл – шаярту
Чилл – ял итү
Кринж – оятка калу
Краш – ошатып йөргән кеше
Препод – мөгаллим
Койрык – икеле билгесе
Пруф – дәлил,
Читер – ялганлап уйнаучы
Сленглар телдә һәрвакыт булачак. Телдәге сүзләр кебек үк: кайберләре искерә, ә яңалары туып тора.
Язманы Илүзә Ибәтуллина, Ләлә Кәримова, Илзия Хисмәтуллина, Зәлидә Фәттахова әзерләде
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев