Логотип Идель
Заман

Яшәсен Y хромосома!

Дин дә, педогог-психологлар да, хатын-кызны, ирләргә андый булыгыз, ирләргә мондый булыгыз, дип өйрәтә. Әлеге таләпләрне чын ирләргә карата гына үтәп була дип уйлыйм. Димәк, проблеманы чишүне чын ирләрне тәрбияләүдән, гаиләдән башларга кирәк.

Яшьлектә, Р. Мингалимнең «Кайда сез, ирләр?» пьесасын укыгач, тирән фикерләр уздырам дип, автор ясалма ситуацияләр һәм образлар иҗат иткән, ике җенескә пародия язган, дип уйлаган идем. Ә пародия кемгә ошый, кемгә – юк. Инде бераздан аның иҗаты буенча диплом эшен башкарганда, идея яссылыгында тирәнлекләрен, күтәргән проблемаларының актуальлеген күрсәм дә һәм, минем өчен махсус язмаган ләбаса дип уйлап мактасам да, сәхнә әсәрләренә һич кенә дә мөкиббән китмәдем. Җитмәсә, драматургиясе күбрәк «фикер драмалары»ннан тора, уйлы тамашачы өчен иҗат ителгән, режиссерлар куярга бик атлыгып тормаслар, дигән карашта идем. Андый әсәрләр куелганда, колагыңны шомартып, бар дикъкатеңне туплап, кайсы персонаж ни әйтер икән дип, укытучыңны тыңлаган кебек, сәхнәгә текәлеп карап утырырга мәҗбүрсең. Бу арыта. Моңа безнең күпчелек тамашачы әзер түгел. Студент чагыбызда Ләис Зөлкарнәй белән ике кеше уеныннан гына торган гаять кызыклы бер фильмны караганда ахырына залда нибары икебез генә калганны язганым бар. Яңадан аны бервакытта да күрсәтмәделәр. Күрсәтсәләр, һичшиксез, тагын да карар идем. Шул ук вакытта зур бюджетлы фильмнар да, пьесалар да тамаша залындагы ике кешегә ориентлаша алмавын онытырга ярамый.

Еллар драматургның сәхнә әсәрләренә мөнәсбәтле кайбер карашларыма төзәтмәләр кертте. Хәер, мин хәзер дә Р. Мингалимнең «фикер драмалары», тормышчан эчтәлеккә ия булсалар да, оста режиссер куймаганда, уңышлы барыр дип уйламыйм. Ә бездә… Театрларның ни хәлдә икәнлеген үзегез беләсез… Шул ук вакытта еш кына, Рөстәм абыйның бүгенге режиссерлар куя алырлык әсәрләре дә бар бит, нигә куймыйлар, дип аптырыйм. Әлеге пьесалар арасында күңелемә иң якыны һәм сәхнәләштерү өчен иң отышлысы – «Өченче бүлмәдә эт яши», дигән краштамын. Заманында шуңа күрә уңышлы гына барды да кебек. Артистларның уены турында күңелдә бик җылы истәлекләр саклана. «Кайда сез, ирләр?» һәм «Өченче бүлмәдә эт яши» әсәрләре арасында кайбер мотив уртаклыкларын да табарга мөмкин.

Шунысы кызык: кайчандыр күңелемне бөтенләй тартмаган «Кайда сез, ирләр?» пьесасына карата да фикерем күпмедер үзгәргән икән. Аны сәхнәләштерергә була, бик була! Бердән, пьесада примитив тамашалылык бар. Димәк, бүген театрга йөрүчеләрнең күбесе өчен – бер дигән! Икенчедән, ул безгә хәтта текст формасында да кирәк булган, чөнки дөньяны үз кулларында тотасы ирләрнең юкка чыгуы хакында моннан ничәмә еллар элек чаң суккан.

«Кайда сез, ирләр?» миңа бер уен (розыгрыш) идеясе бирүе белән дә кадерле. Әлеге әсәрдә табигатьтә ял итүче төркемнең хулиганнар белән низагы, шул вакыт ирләрнең куркып калуы, ә хатын-кызларның кыюлык күрсәтүе һ.б. хәл-күренешләр тасвирлана. Университетта укытканда, студентларны сынау өчен, үз дачамны «бакча территориясен кулда тотучылар»дан камалышка алдырган идем. Имеш, рөхсәтсез яр буенда бәйрәм уздырабыз һәм моның өчен берни түләмәгәнбез. Бу Рөстәм Мингалим әсәреннән дә уздырган «тамаша» булып чыкты. Ул мин көтмәгән дә һәм көткән дә чишелеш алды. Бердән, теш-аягы белән каршы торыр кебек егетләр берсүзсез остазларын «заложник»лыкка биреп җибәрде. Икенчедән, нәкъ менә иҗатчы талантына ия кызлар ахыргача аны коткару өчен көрәште, укытучылары өчен бар нәрсәгә әзер икәнлекләрен күрсәтте. Өченчедән, анысы инде иң гаҗәп моментлар… Әйтелмичә калсын…

Фантазиямне эшкә җигеп оештырган әлеге уеным белән кызларны түгел, йокымсырабрак яшәгән кайбер егетләрне уятырга теләгән идем. Нәтиҗәсе булдымы-юкмы, белмим. Шулай да хатын-кызларның илен дә, җирен дә, гаиләсен дә сакларга ныграк әзерлеген, миһербанлылыгын, башкалар хакына үзләрен аямавын, кирәк моментта мобилизацияләнә алуын да, хәйлә табуын да… бик күп уңай якларын күрдем. Ә болар ирләрсез калып барган заманыбызда начармыни?!

Дин дә, педогог-психологлар да, хатын-кызны, ирләргә андый булыгыз, ирләргә мондый булыгыз, дип өйрәтә. Әлеге таләпләрне чын ирләргә карата гына үтәп була дип уйлыйм. Димәк, проблеманы чишүне чын ирләрне тәрбияләүдән, гаиләдән башларга кирәк. Әнә шуны аңлаганга, гасыр башында хатын-кызны, син надан, син иреңә ярдәмче түгел, син балаларыңны тәрбияләмисең, дип тиргәгәннәр. Алар белем алган, балаларын укыта башлаган. Инде совет илен төзегәндә аннан иҗтимагый активлык, альтруизм кебек сыйфатлар көтә башлаганнар. Син «Ил кызы» булырга тиеш, дип тукырга тотынганнар, «ил кызлары» итү өчен, партия заданиесе белән, ирләр янәшәсендә иң авыр, иң куркыныч җирләргә юллаганнар. Сугыш башланган. Нәкъ менә яп-яшь кызлар, тормыш тәҗрибәсен дә узмаган бичаралар, ирләрне коткару өчен, ут астына ташланган, һавадан ут сипкән, кешегә үлем алып очкан. Бу инде гуманизмның соңгы ноктасы, фашизмны җиңү хакына дип бәяләнгән.

Хатын-кызны дошманыңны үтерергә җибәрү дә беркайчан аклана торган нәрсә түгел. Бу ил сакларга беркем калмаганда гына була ала. Психикасы өлгермәгән бер чакта – сабыйлыгында – сугышта мөһим вазифалар алып барган Гайдарны гына алыйк. Өлкәнәйгәч, яшьлегендә кансыз рәвештә үтергән меңләгән кешеләрне исенә төшерүдән, төшендә күрүдән җәзаланган. Депрессиягә бирелеп, үз-үзенә кул салыр хәлләргә килгән. Палач вазифасын башкарган хатын-кызларның соңгы көннәре аныкыннан да яманрак… Үтерү, нинди генә максаттан булмасын, үтерү инде ул.

Сугыш чорындагы тылны искә төшерик. Ирләрдән уздырып эшләгән хезмәтчәннәрне, җитәкче хатыннарны һәм… ирдәүкәләнгәннәрен, эчкән-тартканнарын, азып-тузып киткәннәрен дә… Җиңү алып кайткан ирләребез моңа да игътибар итми калмагандыр. Ә хатыннар үзләре? Алар да фронт юлларыннан сау-сәламәт, дөнҗя көтәрлек чын ирләр кайтканны дүрт күз белән көткән бит. Авылга андыйлар янәшәсендә, кулсыз-аяксызлар, башка төр хасталар кайтып төшкән. Әлбәттә, андыйның да кадере зур булган, әмма тормышның дилбегәсе еш кына һаман да хатын-кыз кулында калган бит.

Гасырлар дәвамында ирләребез шундый сорау куя: кайда соң безне иркәләп кенә ятучы, күзебезгә генә карап торучы гүзәлләр? Бер яктан, күрәбез, төрле гарасатлар, сугышлар аларны физик та, рухи да юкка чыгарган. Икенче яктан, авыр шартлар, ирләрнең аз калуы хатын-кызны бозыклык юлына да бастырган. Балалары хакына, тән хирысына бирелеп… Ирләргә тегесе дә ярамый, монысы да. Берләре – ирдәүкә, икенчеләре – уртак мал, өченчеләре – ялкау. Ә чын ирләр, хатын-кызның шундыйга әверелмәвенә шартлар тудырган җитәкче ирләр кайда соң?!

Ирләр җилкәсенә ышыкланып, аларның рәхәтенә ирешеп, үз көенә генә яшәргә теләүче кызлар элек тә булган, хәзер дә җитәрлек. Юл буйларында, махсус йортларда, клубларда, әнкәләренең төш вакытында да изрәтеп яткырган йомшак түшәкләрендә. Нигәдер аларны кияүгә алырга атлыгып тормыйлар. Кәләш яхшы укыган да, матур да, тырыш та, акча эшли дә торган булсын, бай гаиләдән дә чыксын… Һәм берсүзсез буйсынып, баш иеп тә торсын.

Башкаларга зур таләп куючан ирләр шунысын уйламый: үзе булачак хатынының шундый ук күпсанлы теләкләрен канәгатьләндерәме? Юк, билгеле. Еш кына өйләнгәч үк, бызгы китә, гаугасы чыга… Хатын туза, картая, каршы сүз әйтмичә генә тормый… Икенчеләре яхшыдыр кебек күренә башлый. Ир аерыла, тагын өйләнә, тагын шул ук хәлләр кабатлана. Кайвакыт меңнәр арасыннан лупа аша сайлап алган булдыклы хатынының тормышны болай да алып барасына һәм аерылмаячагына ышанган ир баштан ук яшь, чибәр, ялкау, бай кесә эзләгәннәр ягына чыгып кергәләп йөри. Сөяркәләр берсен-берсе алмаштыра тора, тормышы буталчыклана, әмма ул үзе телгәнчә яшим дип сөенә. Бер генә нәрсәдә ялгыша: аерылмас дип уйлаган булдыклы хатынының аның белән мәңге яшәп каласына. Ә менә тормышта үзенә тиңне, иптәш итәрлекне эзләгәннәр, бер генә гаилә корып, сөеклеләре белән янәшәдә рәхмәтләрен укый-укый, мәхәббәтен аңлата-аңлата гомер ахырынача атлый. Статистика күрсәтүенә караганда, Татарстанда – иң тотрыклы гаиләләр. Аерылышуларның азлыгы күпмедер дәрәҗәдә ирләрнең гаилә тоткасы булганлыгын сөйләмимени? Сөйли, әлбәттә. Дөрес, һәр аерылмаган пар тотрыклы һәм бәхетле гаилә түгел әле.

Син акыл бирәсеңме-бирмисеңме, дин-шәригать кануннары белән куркытасыңмы, җәмгыять үзенчә хәрәкәт итә, кеше, гомумән алганда, үзенчә яши. Хатын-кыз – тормышка иң тиз адаптацияләнә торган җан. Димәк, күбесе тормыш тәгәрмәче астында сытылмауның, кеше булып калуның, гаиләне, бигрәк тә балаларны яшәтүнең юлларын дөрес сайлаячак. Хәзерге заманда кул көче белән генә берни дә эшли алмыйсың. Ирләрне хатын-кыздан асылда нәрсә аерып тора? Физик көч! Шулай икән, физик көченең әһәмияте калмый икән, кайберәүләр үзен ир кеше итеп тоймый да башлыйдыр. Элекке ир бухгалтерлар, башка «ак» хезмәт ияләре искә төшә. Без яшь вакытта эшкә алъяпкычтан, җиңсәдән, халаттан йөрергә мөмкин иде алар. Шуны сөйми идем. Әлбәттә, лом тоткан, агач кискән хатын-кызларда да тышкы атрибутика – үз җенесләренеке түгел, ирләрнеке.

  Хәрәкәтен тоткарламаган, сулышын бумаган киемнәрдә йөргән, чалбар, курткада һәм сумка күтәреп урам буйлап чапкан хатын-кызга гаҗәпләнергә ярамый анысы. Ул башкача яши алмый! Моны заманның кызу агышы, эш вазифалары, вакыт кысанлык таләп итә. Икенче яктан, кием кешенең иреклелек дәрәҗәсен чагылдыра. Бозыклылык дәрәҗәсен дә чагылдырырга мөмкин. Бүген чиктән тыш шәрәлекне кире кагасы урында, берәүләр баштанаячк киенеп йөргәннәрне сүгә, икенчеләр ирләрчә киемлеләрне. Бер ананың чын ихластан үземә, кызлар ирләр киеме кия башлагач, кибеттә малайларга юньле кием калмады, дип әйткәне бар. Егетләр, чалбар-ыштан тапмаганга, кызлар күлмәге, үкчәле туфли киеп йөрми бит инде. Ирлеге юклыгын таныганга, шулай киенә.

Ана кешенең фикере көлке, әлбәттә. Ирләр калмауны кайбер ярымхатыннарның бездән күрүләре кебек үк көлке. Я әйтегез: дөньяны яшел якуплар (сүз уңаеннан шунысын да әйтим: татарда зәңгәр дигән сүз булмаган!) баскан өчен бары тик хатын-кызлар гына гаеплеме? Аларның табигатьтән шулай яратылганнары бозыклыктан барлыкка килгәннәреннән бик аз, диләр.

Чын ирләр юклык, хатын-кызларга кытлык турында сөйләшкәндә, гаепне бервакытта да читтән эзләргә ярамый! Үз хәлеңә ризалашкансың икән, димәк, үзең гаепле! Хатын-кызга – алай ит, болай ит, иреңне хөрмәтлә, аңа буйсынып яшә, дип әйтү генә җитми. Тагын бер кабатлыйм: шул буйсыну өчен, иң башта шартлар һәм сәбәпләр тудырырга кирәк! Моны чын ирләр генә тудыра ала да! Иремә буйсынуымны, аның алдында түбәнрәк булуымны күрсәтәм дип, исерек иреңнең аяк астында ятуыңнан балаларыңа ни файда? Әгәр ирең эшләгән акчасын уеннарга, хәмергә, сөяркәләргә тота икән, малны ул гына табарга тиеш дип кул кушырып утырырга һәм гаиләңне ач яшәтергәме? Ирең тиктомалга балаларына кул күтәргәндә, янына килеп, үзеңнең дә яңагыңны куяргамы? Тагын да дәвам итимме?

Динчеләр, гаилә корганда, яманнарга тарсагыз, үз шәфкатегез, якты йөзегез һәм башка кайбер эшләрегез белән, ирегезне иманга китерегез, үзгәртегез, гыйбрәтләр сөйләгез, Алладан сорагыз, дип һәм башкача сафсата сатарга ярата. ХХ гасыр башында ул хакта әдәбиятта җитәрлек язып карадылар инде. Соңгы киңәшкә каршы төшмим, чөнки тормышта, авырлыкта бердәнбер ышанганым, өмет баглаганым – Алла гына. Алай да әлеге киңәшләрне ишеткәндә, укыганда, бер сорау еш туа: нигә башкаларын шулай тәртипкә өндәгән мулла-монтагай һәрвакытта да үз гаиләсен шәригать кануннарынча яшәтә алмый? Үземдә укып чыккан студентларым арасында гаиләдә иң зур җәфа күргәннәре әнә шундый кеше өйрәтеп йөрүчеләр белән никахлашканнары булды. Араларында сөяркәләре белән ризалашырга, мәсхәрәле сүзләрен баш иеп тыңларга, күпсанлы балаларын үзләре туйдырырга мәҗбүр ителгәннәре дә бар. Ә бит кисәткән идем, кияүгә чыкканчы кисәткән идем. Сүз – бер, гамәл – башка, бераз сынагыз, дигән идем. Аларны ашыгып гаилә корганнары өчен гаепләмим, чөнки чын ирләр динчеләр арасында гына калды, дип ялгышты алар. Яшьлегебездә кайсыбыз татлы хыялларга бирелеп ялгышмаган?! Мөселманнар да кеше бит, шушы дөньяда туган, яшәгән, заман тәрбиясен алган. Акыл өйрәтү шул акылны тотуга караганда җиңелрәк.

Мин иремнән кеше ясадым дип үзен үрнәккә куючы хатын-кызларны җенем сөйми. Яшәтергә иде аларны башка берәүләрнең юлдан язган һәм гыйбрәт алмаган ирләре белән! Бөкерене кабер генә төзәтә яисә шул кабергә килеп терәлгәнен аңлау. Эшлексез, бозык, мәрхәмәтсез ирләр, тәмам хатыны ярдәменә калгач, майдан да йомшакка, татлы сүзлегә, бала яратучы әтигә әйләнә. Анда да иманга килмәгәннәре дә очрый. Кешене котычкыч хәлләр күрсәтеп тә уңайга үзгәртеп булмый икән. Адәм баласы гыйбрәтне кешенекеннән түгел, үз хаталарыннан ала.

Ир-ат затын тәнкыйть итүемә карамастан, алар бөтенләй юк дип санмыйм, югыйсә чын дусларым бары тик ирләр генә булыр идемени?! Алар да, мине хатын-кыз дип тормаска, кирәк чакта җилкәмне куячагыма ышанырга тиеш! Мине тиң күрергә, иптәш күрергә! Сүзем андый дусларымның күңеленә җылы бирсен, вафатларының рухына дога булып барсын. Әлеге дусларның хатыннарына мөнәсәбәтенә сокланмый мөмкин түгел. Гаиләләре үзара хөрмәткә, хезмәттәшлеккә, фикердәшлеккә корылганга нык. Мәгълүм шагыйрь шаярып сөйләгән кебек, ирлеген раслар өчен, эштән кайткач, хатыннан аяк юдыртканга түгел.

Әйе, чын ирләр, бар, әмма торган саен азая. Олы яшҗтә андыйларны табу аеруча кыен: юньлесе үз гаиләсе белән тора, күз каршымда чибәррәкләре пәйда булды дип, алдында чәче белән җир себергән хатын-кызны йортыннан чыгарып атмый, бергә дөньяга китергән ятим балаларын язмыш кочагына ташламый – һич югы матди ярдәменнән калдырмый. Пародокс: чит ил ирләре хатын-кызлары белән балаларын карау өчен судлаша, Рәсәйнекеләр – карамас өчен. Икътисади алга киткән илләрдә феминизм бик көчле, һәм ирләр бөтен җаваплылыкны алар өстенә өйгән булырга тиеш иде кебек… Нигә соң балаларыннан баш тартмаган аталар ахыр чиктә аларда күбрәк?!

Бер җитәкчем, хатын-кызлар бөтен хокукны үзләренә алды, лом күтәреп, шпал актара, кебегрәк сөйләргә ярата иде. Ә алар актармаса, чистартмаса, поездлар нинди юлдан йөрер иде соң? Шәһәр ишек алларын кар басар, сыерлар савылмас, бәрәңгеләр кырда калыр… иде.  Ирләр табылмаганга һәм хатын-кызны, аз эшләтеп, яхшы акча түли торган җиргә эшкә алмаганга бит ул. Иң акыллы кызлар язу эшендә дә – «кара эшче» генә, фикерсезләрнең «фикере». Әле дә ярый аның белән акыллы җитәкче идарә итсә… Җайлы һәм күп чакчалы җитәкче эшенә хатын-кызның ничек урнаша алганын күпләребез шактый дөрес фаразлый. Ә бит тән хезмәте дә җиңел хезмәт түгел… Рухи да, физик та… Җитмәсә, бүгенге көндә чыгымлы да. Юкка гына байларның яшь хатыннары гаилә контрактларында еллык чыгымнарын безнең үз гомеребездә эшли алмаячак саннар белән күрсәтмидер.

Татар газеталары көнен үзе күргән, иргә бер дигән балалар үстергән хатын-кызга даими тибеп үтә. Ул бит аның сайлап алган язмышы түгел. Хатын-кызның тормышны алып барырга, балаларын якларга, акча табарга сәләтлеге бу заманда начармыни?!. Ирләрнең күбесе дөньядан иртә китә. Гаиләдән гаиләгә күчеп йөри. Күз яшеңне түгеп, аларны кире чакырганчы, икенче ир, чын ир эзләп чапканчы, үзең көн итеп, калган гомереңне балаларыңны багышлаудан да зуррак фидакарьлек күрмим.

Хәер, ирләрнең юкка чыгуын күп кенә галимнәр инде табигый кануннар белән аңлата. Бердән, аларның репродукциягә хезмәт итүче гамәлләре гомерләрен кыскарта дип уйлаучылар бар. Чын икән, монысы инде безнең файдага: читкә «актив» йөрүче өлеш уйлансын.  Бәдәнне үстергән, сакал-мыеклы иткән, сексуаль омтылышны көчәйткән, тотышны агрессивлаштырган, тавышны калынайткан һәм ирләрдә күбрәк булган гормон – тестостерон – зур энергия чыгымнары таләп итә икән. Көмәнле йөрүгә, бала имезүгә тиң, имеш… Эчке органнарны да туздыра, миокард инфарктына да китерә. Генетик Криса Тайлер-Смит, Чыңгызхан бүгенге көндә 16 миллион кешенең борынгы бабасы, ди. Димәк, башка берәүдән тартып алган яшь хатыны суймаса да, озак яшәмәс иде. Башка версияләр буенча, аттан егылып төшмәсә дә, чит климатны начар кичерсә дә. Галимнәр, сексуаль тотнаксыз, мөнәсәбәткә еш кергән ирләрнең эчке органнары туза, йөрәкләре бетә, дип раслауларына бик туры килә аның кайсы үлеме дә.

Ирлек сыйфатларының шуңа җавап бирүче хромосома белән бәйлегеген фән күптән раслады инде. Берничә миллион елдан ул бөтенләй юкка чыгачак, диләр. Ирләрнең яшәвенә 125 мең ел гына, аннан да азракны бирүчеләр дә юк түгел. Шунда ук, орлык банкы булдырырга мөмкин, дип тынычландыралар. Уены-чыны белән әйткәндә, юньлерәкләрен җыйсыннар инде әлеге орлыкларның! Ә бит ирлекне билгеләүче хромосомага ия булмаган килеш тә үрчи торган җан ияләре бар. Табигать бу төр проблеманы чишү юлларын үзе дә күрсәткән.

Бүгенге көндә 100000 малайның 4-5е Y хромосомасына ия түгел, имеш. Әнә шуңа күрә ан дыйларның балалары да юк, кыяфәтләре дә хатын-кызныкына охшаган. Миллион еллар элек Y-хромосомадагы 1400 геннан бүгенге көнгә 45е генә калу да уйландыра. Шул ук вакытта галимнәр аларның саны кимүдән туктаячак, чөнки Y-хромосома соңгыларын сакларга өйрәнде инде, дип тә белдерә. Шулай икән, үзебез күреп өйрәнгән ирләр янәшәбездә мәңге яшәр, дип өметләнерлегебез бар. Кыргыйлар чорындгыы «күпгенлы ирләр»нең кайтуына инде кем дә кызыкмыйдыр дип уйлыйм. Хәер, геннар инженериясе ирләрсез генә бала яралдыру технологиясенә ия инде, дип тә язалар. Әйтәм бит, проблема куела икән, бервакыт чишелә ул дип. Иң мөһиме: шушындый куркыч шартларда ирләр ирләрсез дә яшәп булу юлларын түгел, ә ир кешене саклу юлларын эзләргә тиеш. Яшәсен Y хромосома!

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев