ЙӨГЕРӘБЕЗ.... УЙЛАРНЫ ТӘРТИПКӘ КИТЕРӘБЕЗ
Без иренеп-иркәләнеп җылы юрган астында уянып кына маташкан- да, Ләйлә Каюмова инде ун километрын җилдереп үткән була.
Без иренеп-иркәләнеп җылы юрган астында уянып кына маташканда, Ләйлә Каюмова инде ун километрын җилдереп үткән була. Күптән шулай күнеккән ул: һәр иртәсе диярлек аның йөгерүдән башлана. Елның теләсә кайсы фасылында, теләсә нинди һава шартларында бит бу! Һәм аның кебек йөгерүне үзенең тормыш рәвеше иткәннәр саны арта бара. Соңгы елларда, хәтта шәһәр мохитендә, спортның бу төре белән шөгыльләнү өчен бик яхшы шартлар булдырылды.
ЙӨГЕРҮ – ЭНЕРГИЯ ЧЫГАНАГЫ
Иртән һәм кичен еш кына яныңнан йә салмак кына, йә зур тизлектә йөгереп узган кешеләрне еш очратырга мөмкин. Күпчелектә, бу профессиональ спортчылар түгел, синең һәм минем кебек гади кешеләр. Аларның һөнәрләре дә, яше дә төрле. Араларында хатын-кызлар да, ир-атлар да бар. Әйе, һәркайсы үз максаты, башларында үз уе белән йөгерә. Берәүләрнең бу бәлки ябыгу юнәлешендә ясалган беренче адымнарыдыр. Икенчеләр йөгерүнең чын тәмен тоеп, нәкъ Ләйлә кебек, спортның әлеге төрен көндәлек энергия чыганагы иткән булса кирәк.
Ләйләнең көн дә ун километр араны йөгерәм диюен ишетеп, «аһ» иттек. Күз алдыгызга китерегез, һәр иртә саен үз- үзеңне җиңеп, теләсә нинди шартларда йөгерергә чыгу күпме ихтыяр көче таләп итә. Һәрхәлдә беренче вакытта, шөгылең никадәр генә ошаса да, кешегә хас булган ялкаулыкны җиңәсе бар бит. Тора-бара гадәткә керә, диләр үзе. Ләйлә дә әнә чакрымнарның инде хәзер аз да булуын билгеләп үтә. Тәне инде тагын да күбрәк йөкләнеш сорый.
– Минем өчен бу ара хәзер кибеткә чыгып керү кебек кенә. Нәтиҗәгә йөгергәндә, аны 45-50 минутта узам, салмак кына, бар рәхәтен тоеп йөгерсәм, бер сәгатьтән артык таләп ителә, – ди Ләйлә Каюмова.
ПСИХОЛОГ ТА КИРӘКМИ
Җиңел атлетика Ләйлә тормышына әле биш ел тирәсе элек кенә килеп керә. Әмма спорт аның өчен кечкенәдән ят түгел, тәне дә физик йөкләнешләргә күнеккән. Балачактан килгән мавыгуы – чаңгыда йөрү. Авылга кайткач, әби-бабасы аны үзләре белән шуарга алып чыга. Чаңгыда йөрүдән рәхәтлек таба башлый ул. Ветеринария институтына укырга кергәч, чаңгы спорты белән кызыксынуы көчәя. Әмма кыш айларында гына шөгыльләнә алу – аның өчен бу спорт төренең төп кимчелеге була. Тора-бара ул спорт ориентлашуга, аннары йөгерүгә күчә.
– Йөгерү – минем өчен энергия чыганагы, үз уйларыңны тәртипкә салу, үз тәнеңне тонуста тоту ысулы. Иртән йөгереп кайту көне буена яхшы кәеф һәм дәрт бирә. Кичке йөгерүләр көн дәвамында булган хәлләрне тәртипкә салырга, уйларны рәткә китерергә ярдәм итә, тынычландыра. Аннары рәхәтләнеп кайтып йоклыйсың. Иң яхшы антистресс! Йөгерү белән шөгыльләнү, хәтта психологларга мөрәҗәгать итүдән дә яхшырак. Тәнгә генә түгел, җанга да рәхәтлек бирә! Шул рәвешле күңел тынычлыгына ирешәсең, рухи халәтең яхшыра, шунда ук проблемаларыңа аек акыл белән карый башлыйсың, аларны чишү юллары үзеннән-үзе табыла кебек, – дип билгеләп үтте спортчы кыз.
Йөгерү белән шөгыльләнү өчен әллә нинди махсус шартлар-җиһазлар да кирәкми, ел әйләнәсендә рәхәтләнеп чап та чап. Ләйлә үзе белем алган уку йортының данын яклап, төрле ярышларда катнаша. Күпсанлы марафоннар, төрле дистанцияләргә һәм төрле шартларда йөгерүләрдә алган дипломнары бихисап. Аның бу
мавыгуы төрле яңа шәһәрләрне һәм җирлекләрне күрергә, яңа дуслар һәм танышлар табарга да ярдәм иткән. Быел кыз магистратураны тәмамлый, булачак һөнәре спорт белән бер дә бәйле түгел: ул ветеринар-санитар экспертиза белгечлеген үзләштерә. Әмма яраткан шөгылен ташларга җыенмый.
ЮЛЫ ДА, ИПТӘШЕ ДӘ
Йөгерү белән шөгыльләнергә теләгән кеше өчен, әйткәнебезчә, республикабызда яхшы шартлар булдырылган. Паркларны төзекләндергәндә төрле спорт белән шөгыльләнүчеләрнең мәнфәгатьләрен күз алдында тотарга тырышалар. Йөгерү өчен махсус өслекле юллар ясалган ял урыннары барлыкка килде, стадионнарда рәхәтләнеп шөгыльләнергә була, шәһәрдән читтә саф һава сулап, табигый туфрактан тәпиләү – үзе бер ләззәт. Ә менә асфальттан йөгерү бер дә файдага түгел. Бу төрле җәрәхәтләргә китерергә мөмкин. Каты өслекле юлдан чабу буыннарга тискәре йогынты ясый, умыртка баганасы да имгәнергә мөмкин. Шуңа да,
Ләйлә сүзләренчә, асфальттан йөгерергә була, әмма ерак араларга түгел. Үзең генә йөгерү күңелсез булса, социаль челтәрләрдә махсус төркемнәр дә бар икән. Кешеләр берләшеп, төрле ярышларга әзерләнә яки бергә йөгерү өчен үзләренә иптәш таба ала. Нәтиҗәләр исә күз алдыбызда – кешеләр спортка тартыла, бер-
беренә ияреп, сәламәт яшәү рәвешен сайлый.
Ләйлә Каюмовадан йөгерергә җыенучылар өчен киңәшләр:
– кием һава шартларына карап сайланырга тиеш. Артык юка, яки киресенчә, кәбестә кебек киенергә ярамый;
– йөгерү өчен махсус аяк киеме сайлау зарур. Ул аяк табанының формасын кабатларга, үлчәме буенча таман булырга тиеш;
– йөгерер алдыннан разминка турында онытырга ярамый. Буыннарны алдан, һичшиксез, җылытырга кирәк. Бу имгәнүләрдән саклаячак;
– йөгергәндә тәнне туры, төз тоту шарт. Гәүдә белән як-якка борылышлар ясарга кирәкми. Куллар да тәнгә якын торырга тиеш;
– йөгерү темпы һәм ераклык кешенең әзерлегенә карап сайланырга тиеш.
Пульс һәрчак контрольдә тотылса яхшы.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев