«Йолдызлык чире»: миф яки чынбарлык?
Масаюмы, тәкәбберлекме? Үз-үзеңә нык ышану, әллә үзең турында ялгыш фикер йөртүме? «Йолдызлык чире»н һәр кеше төрлечә аңлый. Кемдер иҗаты турында уйлаудан туктап, шәхесен күрсәтергә тотына, кемдер бу хакта уйланмыйча да «йолдыз» булып китә. «Йолдызлык чире» – ул кешенең әйләнә-тирә дөньяга аерым карашы. Үз-үзеңә югары бәя, туганнарыңнан, дусларыңнан, тамашачыңнан аерылу…
Масаюмы, тәкәбберлекме? Үз-үзеңә нык ышану, әллә үзең турында ялгыш фикер йөртүме? «Йолдызлык чире»н һәр кеше төрлечә аңлый. Кемдер иҗаты турында уйлаудан туктап, шәхесен күрсәтергә тотына, кемдер бу хакта уйланмыйча да «йолдыз» булып китә. «Йолдызлык чире» – ул кешенең әйләнә-тирә дөньяга аерым карашы. Үз-үзеңә югары бәя, туганнарыңнан, дусларыңнан, тамашачыңнан аерылу…
"Йолдызлык чире» – ул мания дигән карашта тора Русиядә танылган психотерапевт Рамил Гарифуллин. Аның фикеренчә, «йолдызлык чире» – шәхеснең бернинди кыенлыклар, авырлыклар кичермичә туган хәләте. Авыру кешенең шәхси тормышын җимерә, якыннарыннан аера. Шәхес үз тирәсендә булган җылы мөнәсәбәтләрне тоймый башлый. Хәтта кеше үзенең ничә еллар буе эшләгән эшен дә онытырга мөмкин. Әйләнә-тирәдәгеләргә агрессия туа. Рамил абый гади генә мисал китерде. Әгәр дә артист сәхнәдә тамашачыларга «Мин сезне яратам» дип әйтсә, ә сәхнә артына сөйләшергә, автограф алырга дип килгән гади кешеләрне куып җибәрсә, артист инде бу чир белән күптән авырый дигән сүз. Мондый күренешләрне сәхнәдә генә түгел, гади тормышта да күреп була. Әйтик, еш кына ниндидер хезмәттә булучыны бер дәрәҗәгә күтәрсәләр, аның хезмәттәшләре белән мөнәсәбәтләре бозыла. Үзләренә югары бәя бирүче кешеләр белән аерым утырып сөйләшергә туры килә икән.
Үзеңне башкалардан өстен кую, камил образыңа гашыйк булу, башкаларны күрмәү – болар «йолдызлык чире»нең төп билгеләре. Бу чир йоктырган кешеләр фотоаппарат утлары, төрле басмаларда үзләре турында мактаулы мәкаләләр белән туклана, яши. Хәзерге массмедиа моның өчен күп мөмкинлекләр дә бирә. Нибары үзеңне күрсәтергә генә кирәк. Ә татар дәрьсында бу чир белән эшләр ничегрәк соң? Әйтик, яшь каләм тибрәтүчеләребез авырмыймы икән?
Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты бүлеге мөхәррире Рифат Сәлах «йолдызлык чире» булыр өчен башта йолдыз булырга кирәк дип уйлый:
– Йолдыз булган кешеләр авырмый. Ә авыручылар «йолдызчык чире» белән чирли. Әлбәттә, куркыныч нәрсә бу. Мин әле баш әйләндерерлек зур уңышларга ирешмәгәнмендер. Авырганым юк иде кебек. Шулай да, кайбер кешеләрнең килеп әйткәннәре булгалады. Кешегә яхшырак күренә ул. Мөгаен, бераз ютәлләп алганмындыр. Хәзер, Аллага шөкер, беркемнең дә килеп әйткәне юк. Шуңа күрә, мөгаен, сәламәтмендер дип уйлап торам.
Шагыйрә Эльвира Һадиева «йолдызлык чире»ннән котылу юлын белми:
– Мин бит «йолдызлык чире» белән авырырга «йолдыз» түгел. Дәваланып буламы дигәндә, кем ничектер инде. Аннары «йолдыз чире» дип нәрсәне атауга карап та фикер йөртергә кирәк. Мәсәлән, кайбер «йолдыз» дусларым бар. Аларны «Иске дуслары« җыен юк-бар эшләр белән йөртергә ярата, ә кайчак кеше чыннан да ярдәм итә алмый: чакырылган җиргә килә алмый, син теләгән чарада катнаша алмый яки арыган була. Шулчак тегеңә басым ясала башлый: «менә, йолдыз булып киттең, йолдыз чире синдә, фәлән-фәсмәтән…». Мин үзем дә андый буш эшләрне бик яратып бетермим, кешене куллану дип кенә саныйм. Ә йолдыз чире дигәндә… Бездә чирләрлек чын йолдызлар бармы соң ул? Тәкәбберлек исә гади кешедә дә муеннан ашкан. Яратмый мин тәкәббер кешеләрне… Бетте китте.
Резедә Зәйниева:
– Минем үземне беркайчан да бөек талант иясе дип санаганым булмады… «Йолдызлык чире» белән чирләүне, шуңадырмы, аңлап бетермим! Үземә, иҗатыма бәяне дөрес бирәм кебек! Безнең буында Йолдыз Миңнуллина, Лилия Гыйбадуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин кебек көчле, чын мәгънәсендә талантлы шагыйрьләр бар! Без инде алар янында «массовка» гына… Тик аларда да минем «йолдызлык чирен» тойганым булмады! Алар һәркайсы иҗатта да, тормышта да гади, ихлас кешеләр! Әгәр дә кемгәдер бу «чир» йоккан икән инде, миңа калса, андый кешенең иң беренче чиратта иҗатына зыян килә! Чөнки ул үз-үзенә төгәл бәя бирә алмый башлый! Нәрсә генә эшләсә дә дөрес һәм акыллы гамәлгә саный…
Алмаз Мансуров теләсә кайсы чирне начар дип саный:
– Чирне йоктырган кешегә гаепләп карарга кирәкмидер. Ул бер этап кына дип саныйм. Кешенең үзеннән канәгать булу күрсәткече. Беренче уңышларның кайтавазы. Зыялылык арткан саен ул чир дә китә.
Үзем алай авырмадым кебек, иммунитет көчле. Язасым килгәндә язам. Әйе, минем эчтә бәләкәй генә язучы яши. Шуңа карамастан, тормышта мин – гап-гади егет. Аллаһы Тәгалә мина язу мөмкинлеге биргән, башка берәүгә бүтән сәләт. Шуна күрә дә масаю, башкалардан үзеңне өстен кую – Аллаһ каршында йөз чөерү дигән сүз. Андый гөнаһтан Аллам үзе сакласын!
Гөлүсә Батталова исә язучыларда «йолдыз чире» дигән гыйбарә белән беренче очрашам дип җиткерде:
– Бу бәлки минем әдәби-мәдәни мохит – башкалабыз Казаннан читтә, авыл җирендә яшәвем белән дә бәйледер. Язучы-шагыйрьләр белән еш аралашырга мөмкинлек юк, «тере» язучыларны да, күп дигәндә, елына бер-ике генә күрәбез бит. Язучылардагы «йолдызлык чире» белән авыру өчен шәхсән миңа язучы дигән зур исемгә лаек буласы бар бит әле! Бары үзем өчен генә иҗат итеп, шагыйрьләрне илаһи затлар итеп күргән кешегә, ягъни миңа быел шигырьләремнең республика басмаларында дөнья күрүе зур шатлык булды, әлбәттә. Әлеге вакыйганы алдагы иҗатыма зур аванс итеп кабул иттем.
Шагыйрь Фәнил Гыйләҗев та андый чирнең үзендә бардыр дип уйламый.
– Грипп, ОРЗ белән авырган бар, ә «йолдызлык чире» белән авыруның ни-нәрсә булуын аңлап та бетермим. Минем әле йолдыз булып балкыганым юктыр, күрәсең. Бу чирдән дәваланып торганчы, гомумән, авырмаска киңәш итәм. Беребез дә Аллаһының кашка тәкәсе түгел, һәммәбез Адәм баласы, һәммәбез – Аллаһы бәндәсе, коллары.
Шагыйрь һәм җырчы, алып баручы Рүзәл Әхмәдиев «Йолдызлык чире» язучыларда булырга тиеш түгел ди:
– «Йолдызлык чире» белән игътибарга лаек иҗатчылар авырыйдыр дип уйламыйм, миңа андыйлар очраганы да юк. Иҗатчылар бераз сәеррәк булуы бар, шуны чир дип уйлыйлардыр бәлки. Тик бу түбән һәм примитив фикер. Күп кенә иҗатчылар, язу процессында җәмгыятьтән ераклашалар, ләкин аларга яңадан кешеләргә кайтырга кирәк була. Иҗат җимешләреңне күрсәтү теләге кайчак язу теләгеннән дә көчлерәк. Бүгенге вәзгыятьтә, татар язучылары укылмаган чакта (хәтта классиклар да), масаеп, үзеңне әллә кемгә куеп, даһига чыгарып йөрүдән дә җүләррәк нәрсә күрмим.
Дания Нәгыймуллина үзендә «йолдызлык чире» булмады дип саный һәм аның барлыкка килү, чирдән котылу юлларын күрсәтә:
– «Йолдызлык чире» үзеңнең иҗатыңа артык бәя җирүдән килеп чыгадыр, минемчә. Аннан вакытында котылмаган очракта, бер урында таптану һәм әдәбият дөньясыннан эзсез югалу яный. Шуңа күрә объектив тәнкыйтькә колак салырга һәм китапларны күбрәк укырган кирәктер…
Сәхнә, эстрада «йолдыз»ларыннан да бу авыру хакында фикерләрен белешик әле.
Вероника Кузнецова:
Йолдызлык чире танылган шәхесләргә генә хас түгел, гади кешеләрдә дә була. Үземнең тормышымнан күп кенә мисаллар китерә алам. Мәсәлән, кешенең яшәеше бер дәрәҗәдә бара-бара да, ул кинәт кенә үсеп китә. Акчасы-мөлкәте арткан саен, ихтыяҗлары да арта. Ул инде үзенә күрә «йолдыз», аны туктатып булмый. Артык мавыгып китсә, үзен югалта ала. Минемчә, «йолдызлык чире» – ул нәкъ менә кешенең үз-үзен югалтуы. Үземә карата бу сорауны миңа еш ишетергә туры килә. Әйтик, «Вконтакте»да миңа нидер язалар. Ләкин аларның барысына да җавап бирергә өлгермим. Шуннан башлана инде: «моңа «йолдызлык чире» йоккан, гади кешеләрне ишетми дә, вакланып торасы килми» һ.б. Миндә ул чирнең булганы да юк. Кешеләрне гаепләмим, әйтеп калу, әйтми калганга караганда күпкә әйбәтрәк.
Илназ Гарипов:
Үз-үзеңә артык ышану начар нәтиҗәләргә китерә. «Йолдызлык чире» кемдәдер бар, кемдәдер юк. Кемдер сангвиник, ә кемдер меланхолик дигән кебек. Миңа «синдә йолдызлык чире» дисәләр, мин ул сүзләрне җавапсыз калдырырмын дип уйлыйм. Йолдызлык чирен мин берни эшләмичә, танылуның һавадан килеп төшүе нәтиҗәсендә туган тәкәбберлек, масаю дип аңлыйм…
Айгөл Рәхимова:
Миңа беркайчан да алай әйткәннәре булмады. «Йолдызлык чире» болай гына «йолдызлык» дип аталмый бит. Менә бер кешегә дә син «кешелек чире» белән чирлисең дигәннәре юк! Нидәдер гаепләүчеләр үзләрен иң биек баскычка куеп, башкаларны кешегә, шул исәптән, җырчыга да санамаган кешеләр дип саныйм. Бу, әлбәттә, дөрес түгел. Әйе, андыйлар арасында әле яңа гына сәхнәгә баскан, башлап җырлаучылар да очрап тора. Дөресен әйткән, «йолдызлык чире» белән ничек көрәшергә икәнен белмим. Мин «йолдызлар»га, гомумән, игътибар бирмим.
Гөлсирин Абдуллина
Миңа гаеп ташлаучыларга «нишләп алай уйлысыз?» дип сорау бирер идем. Аллага шөкер, ни беләндер авыруым турында еш ишетергә туры килми. Күзәтүләремә таянып, шуны әйтә алам: чыннан да популяр, талантлы, уңышка ирешкән җырчылар гына үзләрен бик адекват, гади тоталар. Адекват, көчле рухлы булырга өйрәнергә кирәктер дип уйлыйм. Йолдызлык чире белән көрәшүе бик авыр. Кайбер психологлар да чир белән көрәшү юлын таба алмыйлар. Әгәр шул чир белән авыручы кешеләрне сәхнәгә чыгармыйча, телевизордан күрсәтмичә торсаң, аннары алар белән нәрсә буласын күз алдына да китереп булмый. Минемчә, иң мөһиме кешелекле булып калу. Үзеңнең кая туганыңны, кем һәм ни өчен иҗат иткәнеңне аңлап, белеп яшәргә кирәк.
Иске язмалардан
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев