Логотип Идель
Заман

ZAMANALIF РУХЫНДА

Әңгәмәнең ахыры ошады. Күп нәрсә турында сөйләшкәннән соң, абыйлы-сеңелле Минһаҗилар: «Карале, бигрәк кызыклы булган безнең тормыш, болай игътибар итмисең, ә утырып искә төшергәндә, үткәнеңнең нәрсәдән торганын аңлыйсың икән», – дип куйдылар. Бу сүзләр йөрәгемә май булып ятты.

Әңгәмәнең ахыры ошады. Күп нәрсә турында сөйләшкәннән соң, абыйлы-сеңелле Минһаҗилар: «Карале, бигрәк кызыклы булган безнең тормыш, болай игътибар итмисең, ә утырып искә төшергәндә, үткәнеңнең нәрсәдән торганын аңлыйсың икән», – дип куйдылар. Бу сүзләр йөрәгемә май булып ятты.

Безнең белешмә:
Исеме: Галиябану (Алия) Минһаҗи.
Туган көне: 23 сентябрь, 2003 (17 яшь).
Туган җире: Казан шәһәре.
Уку урыны: 4 нче гимназия-интернатның XI сыйныфы.

Исеме: Айзат Минһаҗи.
Туган көне: 16 ноябрь 1999 (21 яшь).
Туган җире: Казан шәһәре.
Уку урыны: Төркиянең Мимар Синан Гүзәл сәнгатьләр университеты.

Юриспруденцияме, сәнгатьме?

XI сыйныф укучысы Галиябанудан иң беренче нәрсә соравымны үзегез дә аңлыйсыздыр...

– Әлегә кайсы уку йортына барачагым төгәл белмим, болай үземә юриспруденция өлкәсе кызыклы. Мәскәүгә китү вариантын да карыйм. Русия республикакүләм рус теле һәм лингвистика буенча олимпиадаларда катнашып, нәтиҗәләрем дә бар. Киләчәктә үз эшебезне алып барырга юриспруденция булышыр, дип уйлыйм. Алайса без еш кына хокукларыбызны белмибез бит.  

Айзатның югары белем алырга ни өчен Төркия унверситетын сайлавы да кызыклы тоелды.

– 11 яшемнән гарәп каллиграфиясе белән шөгыльләнәм, – дип җаваплый ул. – Әлеге югары уку йортын сайлауның ике төп сәбәбе бар. Беренчесе, каллиграфия миңа балачактан якын. Истанбулда бу өлкә бик югары дәрәҗәдә. Гарәпләрдә шундый әйтем бар: «Коръән Мәккәдә иңгән, Мәдинәдә тупланган, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, Казанда басылган». 13 яшемнән укыткан мөгаллимем дә төрек – Ләвәнт Карадуман, ул Истанбулда яши. Элек дәресләр онлайн булса, хәзер аның белән күзгә-күз күрешәбез. Традицион сәнгатьтә укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт мөһим. Бөтен нәрсә остадан укучыга бара, укучы үзе оста булгач, аның үз шәкертләре барлыкка килә. Бу чылбыр өзелмәскә тиеш. Икенче сәбәп: сәнгатьне яратам. Казанда, Санкт-Петербургта һәм, гомумән, Русиядә үземә кирәкле белем алырлык уку йорты таба алмагач, Төркиягә китәргә булдым.

– Төркиядә укуның мохите дә башкадыр?

– Госманлы дәүләтнең беренче милли мәҗлесе утырган бинада уку ук үзе зур могҗиза. Ул Босфор ярында урнашкан: бинадан чыккач ук диңгез җәйрәп ята, анда кораб-яхталар, акчарлаклар... Мохит искиткеч. Университетымны бик яратам.

– Үзең өчен кемнәрне үрнәк итеп күрәсең?

– Дәрдемәнд – кечкенә чактан ук «ван лав». Аның шигырьләреннән үк тормыш юлын, хис-кичерешләрен укып була. Замандашлары Закир Рәмиевнең Дәрдемәнд булуын белмәгән дә. Фатих Кәрими белән Каюм Насыйрины шулай ук хөрмәткә лаеклы шәхесләр дип табам. Фатих Кәрими яшьтән үк кайда гына укымый: Истанбулда пашалар әзерли торган җирдә дә белем ала. Теләсә, хакимият янында да эшләп кала алган. Әмма кайткан, Рәмиевләр белән бик актив эшләгән. Дәрдемәнднең абыйсы белән бөтен Ауропаны әйләнеп чыккан алар. Каюм Насыйринең новатор булуы, яңалыкка тартылуы, гыйлем дөньясында зур эшчәнлек алып баруы соклану тудыра. Замандашлардан Нурбәк Батулланы үземә үрнәк итеп күрәм. Супер-кеше ул минем өчен.

Ә үзем, мактауга караганда, тәнкыйтькә ныграк колак салам. Конструктив тәнкыйть үсәргә ярдәм итә. Әгәр хәзерге халәтем ошаса, мин «шикәрләнеп» бетәр идем. Бу исә прогресска комачаулый.

Файдалы телефон

– Галиябану, быел синең БДИ тапшырасы җаваплы елың. Аннан тыш та әллә ниләр эшләп өлгерәсең бит әле...

– Моңарчы рус теле, лингвистика буенча олимпиадаларда катнашкан булсам, быел үземне технологиядән дә сынап карыйсым килә. Хәзер дус кызлар белән «Лингвистикум» дигән подкаст чыгара башладык. Без аны өч кыз алып барабыз. Ул рус телендә, олимпиадалар һәм лингвистика турында. Үзебезнең «Zamanalif» проектын да киңәйтәсе килә: киләчәктә анда кием генә түгел, башка әйберләр булдыруны күзалдында тотам. Бу максатыма ирешүдә «Сәләтлеләр университеты»на йөрүемнең дә өлеше бардыр. Чөнки анда синең төп өлкәң түгел, ә soft-skills исәпкә алына. Ягъни, үзең кызыксынган һәм ниндидер сәләтләрең булган өлкә. Башта диагностика уздыралар, әйбәт үсеш алган һәм үсәргә мөмкинлегең булган якларың билгеләнә. Үсеш зонасы буенча төрле дәресләр алып, мастер-класслар узып була. Һәр кешегә остазы да бирелә. Ул сиңа максатыңа ирешергә ярдәм итә. Бер ел инде мин әлеге университет студенты, хәзер инде студсовет әгъзасы булып та торам.

– Синең көнеңә 24 сәгатьме ул, Галиябану?

(Көлешәбез.) Җитми ул миңа, дөресен генә әйткәндә. Өлгерүгә килгәндә, һәр минутымны файдалы үткәрергә тырышам. Юлда булсам, җәмгыять белеменнән терминнарны ятлыйм. Телефоным һәрвакыт янымда һәм аны үз ихтыяҗларымны канәгатьләндерер өчен кулланам. Чаллыда узган татар форумында «Ярдәмче смартфон» дигән темага чыгыш ясадым, Маслоу пирамидасындагы ихтыяҗлар буенча ярдәм итәргә мөмкин булган телефон кушымталарын санап чыктым. Ул календарьдан башлап, белем алу өчен файдалы кушымталар белән тәмамлана. Әлбәттә, бу әле телефонның барлык мөмкинлеге үк түгел, аның белән күп эшне җиңеләйтеп була.

– Телефоныңның хәтере ничек җитә?

– Әлегә ул яңа (көлешәбез). 128 гигабайтны әлегә тутырып бетермәдем. Әмма чистартасы әйберләр инде шактый җыелды. Төп фикерем: техника миңа булышырга тиеш, матурлык өчен генә торуы нәрсәгә кирәк? Менә үземә фитнес-браслет алырга уйлаган идем, аның белән бер көн йөреп карадым һәм файдасы да шуның кадәр генә булуын аңладым. Вакыт карау өчен телефонны да куллана алам. Смартфонның төп максаты: максатыма ирешүдә миңа ярдәм итү.

– Күп кеше гаджетларның тискәре ягын күбрәк күрә бит.

– Бу инде кешенең үзеннән тора: ничек кулланасың – шундый нәтиҗә китерә. Әгәр үзеңне контрольдә тота алмыйча, көне буе социаль челтәрләрдә утырсаң, билгеле, ул сиңа комачаулар гына. Шул ук вакытта социаль челтәрләрдәге төрле төркем, аккаунтларда файдалы, белемеңне арттыра торган пабликларда утыруның зыянын да күрмим.

– Ә үзең кайда активрак, Галиябану?

– Мин ВКонтакте һәм Инстаграмда бар. ТикТокта махсус утырмыйм, чөнки XI сыйныфта укыйм, керсәм, чыга алмам кебек. Мәсәлән, дустымның анда йөз мең язылучысы бар. Әлеге аккаунтына бик күп көче һәм вакыты китә. Ул да хэндмейд белән шөгыльләнә, ТикТоктан да заказлар ала. Минем дә заказларым артыр иде, ләкин моңа әлегә вакытым җитми. Минем өчен актив мәйданчык ул – инстаграм. Постлар күп булмаса да, сторизларны еш куям. Бер көнне алай ук якын аралашмаган танышым: «Галиябану, син йөгерми башладыңмы әллә?» – дип сорады. Аптырап киттем: кеше сине сирәк күрә,  ләкин шул ук вакытта көндәлек яңалыкларыңны белеп тә тора.

Егерме худи һәм ике йөз битлек

Абый-сеңел «Zamanalif» киемнәр тегү проектын башлап җибәргән.

–  Миңа классик худи кирәк иде, – ди Галиябану. – Шуңа мин аны язулы, чигүле итәргә теләдем. Аңа хәтле абый белән заманәлиф графикасында язышкан идек. Бу миңа бик кызыклы тоелды һәм бизәүне дә шушы графикада язу идеясе туды. Ул худины теккәндә, абый тулысынча сүзләр чигеп бизәлгән худи булдыру идеясен әйтте. Менә шулай барлыкка килгән проект ул «Zamanalif». Абыйның худиена ике йөзләп сүз чигелде. Алар бар да яшь татар кешесенә кагылышлы, хәтта композицион яктан да үзара бәйле. Татар антологиясеннән һәм татар альтернатив җыр текстларыннан өзекләр керде анда.

– Заказ бирүче барысын үзе сайлый: моделен, төсен, бизәкләрен, чигеләсе фразаларның төсен, чигеләсе урынын... «Zamanalif»нең концепциясе шундый. Безнең худилар конструктор кебек. Алга таба үзебезнең сайтны да эшләргә телибез, – дип аңлатты Айзат.

Минһаҗилар эшләнмәләре хәзер Казанда, Мәскәүдә, Самарада, Чаллыда, Казакъстанда, Төркия һәм Башкорстанда да бар. Чит җирләргә юллаганда,  заказлар янына кечкенә генә бүләкләр дә куеп җибәрәләр. Хәзер алар егерме худи һәм ике йөзләп битлек теккән.

Бизнесмы, түгелме?

Яшьләрнең янып торган күзләренә карап: «Сезне бизнеста дип буламы?» – дип сорыйбыз.

– Башта бизнесның нәрсә икәнен аңларга кирәк, – дип җаваплый Айзат. – Без кечкенәдән «эшкуарлык» белән шөгыльләнәбез. Шуңа эшебезне күбрәк эшкуарлык дип билгеләр идек, ул сүз безгә күбрәк ошый. Мин мәктәптә укыганда иншалар сата идем. «Бишле»гә генә укыдым, баш яхшы эшли, ә кемгәдер бу эш авыр бирелә. Шулай итеп сыйныфташларымның әти-әнисе ашарга биреп җибәргән акчасына алар өчен инша язып биргән булды. Һәм, әйтергә кирәк, бу хезмәтем аркасында башка балаларга караганда тәмлерәк ашый идем (көлешәбез). Ләкин бу эш озак бармады, чөнки умыртка баганасын сындырып, хастаханәгә ятарга туры килде. Дүртенчедә укыганда граффити белән кызыксынып киттем. Матур ясаганмындыр, күрәсең, чөнки аларны илле-йөз сумга сатып алучылар да бар иде.

– Финанс өлкәсендәге белемнәрне кечкенәдән үк үзләштергәнсез инде алайса...

(Көлешәбез.) Анда бит төп кануннарның берсе: акчаны тотып бетермичә, аны нәрсәгә дә булса кертү. Бишенчедә укыганда мәктәптә кәнфит-печенье сата башладым. Күпләп сата торган кибеттән арзангарак алам да мәктәптә шуларны берәмләп сатам. Бу «бизнес» озакка бармады – завучка «саттылар».

Галиябануның да эшкуарлыкка бәйле үз тарихы бар икән:

– Мин наклейкалардан башладым, – ди ул. – Күпләп ала идем дә, бәясен арттырыбрак сата идем...  

– Ә сезнең өчен акча нәрсә ул?

– Ул – мөмкинлек һәм булган көчеңне, сәләтеңне тагын да үстереп җибәрә торган ресурс, – ди Айзат. – Әгәр синдә ниндидер яңа әйбер тудыру, иҗатка тартылу булса, акчаның күп өлеше шуңа сарыф ителәчәк, әгәр дә җимерүгә тартыласың икән, акчаны да шул максатларда кулланачаксың. Кешенең эчендә нәрсә бар – акча булгач, шул аеруча җете төсләр ала.

Ә Галиябану фикеренчә, акча ул – эш нәтиҗәсе:

– Яңа әйберне булдыру өчен финанслар таләп ителә. Проектыбызны зурайту өчен дә акча кирәк. Шуңа мин аны эш коралы дип карыйм.

Безнең белешмә:
Татарларда иң беренче графика – рун графикасы. Аны башкача тагын «орхун» дип тә, «көктүркчә» дип тә атыйлар.
Гарәп имлясы ислам дине кабул ителгәч, Х гасырда кулланылышка керә.
1927 елда яңалиф – латин графикасы гамәлгә керә.  
1939 елдан бирле бездә кириллица кулланыла.  
Әмма 1990 елда бераз үзгәртелгән яңалифне төзиләр һәм 2012 елда Дәүләт Советы «заманәлиф» язуын тәкъдим итеп карый. Ул телебезгә иң якын һәм җайлаштырылган латин имлясы. Әмма Русиянең Конституцион мәхкәмәсе аны кабул итми. Шуңа ул «формаль булмаган» имлялар рәтендә кала.
Абыйлы-сеңелле Минһаҗилар әлеге язуны үз эшләнмәләрендә файдалана.

Юлия Калинина фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев