Логотип Идель
Заман

Зилә Мөбәрәкшина: «Өч ел элек «Клон» сериалы актерларыннан интервью алдым»

Зилә Мөбәрәкшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында алты ел эшли. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Ни өчен журналистика?

Иң беренче хикәям тугыз яшемдә «Салават күпере» журналында басылып чыкты. Хикәяләремне балалар һәм үсмерләр басмаларында күреп, куана идем, бу алга таба иҗат итәргә дәрт уятты. Хәзер тормышымны кешеләр белән аралашудан башка күз алдына китерә алмыйм. Бу һөнәрне сайлауда апам – журналист Эльвира Шакированың язмаларын укып илһамландым. XI сыйныфта татар теле һәм әдәбиятыннан IV Халыкара олимпиадада Гран-при иясе булдым, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсенә чыгып, тамашачылар алдында:

«Татар халкына хезмәт итәчәкмен», – дип сүз бирдем. Вәгъдә – иман. Сүземә тугры калдым. Югары уку йортын сайлаганда «Кем булам?» дигән сорау тумады. Киләчәктә журналист буласымны күзаллап, Казан дәүләт университетының татар филологиясе юнәлешенә укырга кердем. Беренче курстан соң «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшли башладым.

Монда килгәнемә бер дә үкенмим. Инде алты ел милләткә хезмәт итәм. 

Остазы дип кемне саный?

Журналистика өлкәсендә кирәкле вакытта киңәш бирүче, сине дөрес юлдан җибәрүче, хаталарыңны ипләп кенә аңлатучы кешең булуы мөһим. Минем язмаларыма беренче бәя бирүче, дөрес, кыска һәм кызыклы итеп язарга өйрәтүче кеше – журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов булды. Журналист бер урында гына тапталса, язмаларында бертөрлелек булса да яхшы түгел. Ул һәрчак үсештә булырга тиеш. Ә үсешкә хаталар өстендә эш башкарып, анализлап, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган, сиңа ярдәм итәргә әзер торган кешенең киңәшләрен ишетеп кенә ирешеп була. Шундый кешеләрнең берсе – журналист Лилия Заһидуллина. Аның тәнкыйтеннән, киңәшләреннән мин үсеш кичердем дип әйтә алам.

Минемчә, журналист юлында очраган һәр кеше, һәр герой – остаз. Мин аларның барчасыннан сабак алырга тырышам. Кешенең теге яки бу ситуациядә үз-үзен тотышы, аның фикерләве нинди? Бу да журналист булып формалашуда мөһим фактор.

Иң истә калган язма:

Алар бик күп, чөнки мин язып карамаган бер генә тема да калмады бугай. Мәсәлән, моннан өч ел элек «Клон» сериалы актерларыннан интервью алдым. Бөтенесенә хат язсам да, берничәсе җавап бирде. Инглиз телендә языштык. Язмам чыккач, миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, чын! Кайсы татар журналистының Бразилия актерларыннан интервью алганы булды икән? Узган ел Австралиядә яшәүче, дөньяда беренче тапкыр хиҗаб киеп, балет бии башлаган татар кызы – Стефани белән әңгәмә кордым. Бу да минем өчен горурлык. Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» повестен укып, татар язучысының камералы смартфон, вертолет кебек җайланмаларны алдан фаразлап язуына таң калган идем. Бу хакта язып чыгарга булдым. Мәскәүдәге Россия Журналистлар берлегендә исә мәкаләмне югары бәяләделәр.

Татар журналистикасына нәрсә җитми?

Милли журналистикага үз өлешен керткән, тарихка кереп калган өлкән журналистларыбызның фикерләренә колак салу җитми. Кемдер: «Алар инде өлкән, заманадан артта калган, безгә нинди киңәш-файда бирергә мөмкин?» – дияр. «Интертат» сайтында «Татар журналисты» сәхифәсен башлап җибәреп, өлкән журналистларыбыз белән аралаша башлагач, фикерем үзгәрде. Аларга игътибар җитми икән! «Хәлләрегез ничек?» – дип сорагач та, ничек балкып киткәннәрен күрсәгез! Мәгъсүм Гәрәев, Флюра Низамова, Хәлим Гайнуллин, Люция Фаршатова кебек кайчандыр татар журналистикасының үзәгендә кайнаган шәхесләр белән элемтәләрне якынайтырга кирәк. Зирәк кешедән фикер ишетү файдага гына.

Журналистиканың киләчәге:

Журналистика бар һәм булачак, чөнки бу һөнәрне компьютер алмаштыра алмаячак. Бу өлкәгә төпле белемле кешеләр килсен иде дип телим, чөнки күп җирдә үз һөнәре буенча эшләмәүчеләр бар. Бу – норма, чөнки кеше үз урынын эзли, ул һәрчак эзләнүдә. Шулай да, журналистика өлкәсенә килдең икән, димәк, син җаваплылыкны үз өстеңә аласың – шуны аңларга кирәк. Һәрдаим китаплар уку, коллегаларыңның язмалары белән танышып бару, хаталарыңны күрә, анализлый белү һ.б. бурычларны үтәү шарт. Журналистика – кешеләр белән аралашып, аларны язмаларың белән канатландыру хисе, үзең күргән матурлыкны башкаларга җиткерү сәләте ул.

Фотолар шәхси архивтан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев