-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Казанда WorldSkills көннәре: фан-зоналар кайда урнашачак?
WorldSkills чемпионатын уздыру вакытында Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе 22-27 август көннәрендә махсус тематик программа әзерләде.
Паркларда чемпионатта катнашучыларны һәм казанлыларны илнең, төбәкнең мәдәни традицияләре, шулай ук ярышларның үзенчәлекләре белән таныштырырга тиешле мәдәни мәйданчыклар эшлиячәк.
Төп мәйданчыклар: Горки-Әмәт урманы, Горький исемендәге парк, Кабан күле яр буе. Чаралар шулай ук Бауман урамында да узачак.
Үзәк мәдәни мәйданчык Горки-Әмәт урманы булачак. Төп программасы - заманча Татарстан һәм эшче яшьләр. 22-27 август көннәрендә паркта Чемпионатның ачылу һәм ябылу тантанасыннан трансляция күрсәтеләчәк, концерт программалары әзерләнәчәк, танылган диджейлардан мастер-класслар узачак. Спорт трансляцияләре һәм кинолар да күрсәтеләчәк.
Горький исемендәге паркта илләр дуслыгына басым ясалачак. Биредә шәһәрлеләрне һәм туристларны чемпионат һәм эшче һөнәрләр белән генә түгел, ә төрле илләрнең мәдәният үзенчәлекләре белән дә танышу көтә. 23-26 август көннәрендә паркның зур газонында мәдәниятнең үзенчәлекләре турында сөйлиячәкләр һәм төрле илләрнең милли ашлары тәкъдим ителәчәк.
Кабан күле яр буенда 23-25 августта Казан музыкантлары чыгыш ясаячаклар, театрлар үзләренең спектакльләрен күрсәтәчәк. Кичләрен Татарстанның танылган режиссерларының кинолары күрсәтеләчәк һәм бушлай экскурсияләр узачак.
Паркка килүчеләр өчен 15 җәйге кафе, 17 туңдырма һәм 11 башка җәмәгать туклану ноктасы, 11 аттракцион һәм спорт-күңел ачу объекты, 7 спорт инвентаре прокаты һәм 2 фото-хезмәт күрсәтү объекты эшлиячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз