Логотип Идель
WorldSkills Kazan 2019

Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills чемпионатында беренче урынны алды

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән.

"Прототиплар җитештерү" компетенциясендә Татарстан егете Айдар Минеев WorldSkills дөнья чемпионатында беренче урынны алды.

Айдар Чаллыда көллияттә өченче курсны тәмамлаган. Аңа 19 яшь. Чемпионатта су асты камерасы прототибын ясаган.

"Үз илем өчен горурлык тоям, без хәзер дөньяда прототиплар җитештерү буенча иң яхшылары. Бөтен якыннарым ярдәм итте. Тренерларга да, экспертларга да рәхмәт. Бер ел бик нык әзерләндек, нәтиҗәсе булсын дип тырыштык", - диде. Киләчәктә инженер булырга хыяллана.

WorldSkills хәрәкәтендә катнашу Айдар Минеевның гаилә традициясе. Абыйсы Альберт Минеев "Инженер дизайны CAD" Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабида профессионализм өчен медальон алган.

tatar-inform

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев