-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
Тегүче егетләр булмау көн кадагындагы проблемасы
25-22 апрель көннәрендә Казанда “Ворлдскиллс Русия” методикасы буенча Kazan Fashion Skills–2019 яшь дизайнерлар чемпионаты уза. Чараның оештыручылары – “Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» оешмасы, SERGINNETTI сәүдә маркасы, Казан технология һәм дизайн көллияте. Чемпионатта 18-35 яшьлек яшь дизайнерлар катнаша.
Конкурс берничә этапта уза. 25 февральдән 25 мартка кадәр дәвам иткән гаризалар кабул итү этабында чарада катнашырга Русиянең 17 төбәгеннән 63 яшь белгеч теләк белдергән. Аларга “Осенний city-код” темасына 6 хатын-кыз образыннан торган коллекция иҗат итү биреме бирелгән. Жюри эшләре уңышлы дип тапкан 16 дизайнер ярымфиналга сайлап алынган. Алар арасында Казан, Киров, Воронеж, Волгоград, Якутск, Чиләбе дизайнерлары бар. Казаннан 10 кеше катнаша. Гариза җибәрүчеләр арасында исә 3 егет тә булган. “Ворлдскиллс Русия” хәрәкәтенең “Мода технологиясе” компетенциясе буенча сертификатлы эксперты Айрат Шәрәфиев әйтүенчә, хәзер ирләргә кием тегүче ирләр аз һәм бу актуаль проблемага әйләнгән. Тегүчеләр белән бер очтан яхшы ир-ат технологлары табу да авыр. Шуңа да әлеге чемпионатта егетләрнең катнашырга теләк белдерүе сөенечле хәл икән.
Хәзер инде чемпионатның финалын көтәләр. Ул 20-22 апрель көннәрендә Казан технология һәм дизайн көллиятендә узачак. Мода өлкәсендә үзләрен судагы балык кебек хис иткән жюри әгъзалары катнашучыларның эшләрен “WorldSkills” методикасы буенча бәяләячәк. Җиңүчегә 100 мең сум күләмендә акча тапшырылачак һәм 1 ай SERGINNETTI сәүдә маркасының дизайнер бюросында стажировка узу мөмкинлеге бирелә. Икенче, өченче урын алучыларны да акчалата бүләк көтә.
Гала-кичә 22 апрель көнне “Лучано” үзәгенең конференцияләр залында уза. Анда һәркем керә һәм яшь дизайнер иҗат иткән берсеннән-берсе модалы күлмәкләр белән таныша ала. Чакыру билетлары чараны оештыручыларда.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз