-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
ШӘРИФ КАМАЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ӘДӘБИ ПРЕМИЯНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 26 гыйнвар көнне Татар китабы йортында конкурс нәтиҗәләре буенча, Шәриф Камал исемендәге әдәби премиянең җиңүчеләре игълан ителде.
-
АЙДАР ФӘЙЗРАХМАНОВ ЯҢА ПРОГРАММА ТӘКЪДИМ ИТӘ Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармoниясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның «Олы юл әйтте..» циклыннан «Ышаныч» дип аталган яңа программа булачак!
-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
-
Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр - ЙОЛДЫЗНАМӘ Бу атна мөһим сөйләшү-аралашуларга һәм дулкынландыргыч, илһамландыргыч очрашуларга бай булыр. Эштә коллегаларыгызның күз уңыннан төшеп калган нечкәлекләргә игътибарлырак булыгыз. Бу сезгә карьера баскычыннан югарырак күтәрелү өчен әйбәт кенә этәргеч булыр.
-
ЭМИЛЬ ТАЛИПОВ: «Баламны әдәпсез кеше итеп үстерәсем килми» Бүген Татарстанның атказанган артисты, М.Җәлил премиясе лауреаты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Эмиль Талиповның туган көне! Аның белән әңгәмә "Идел" журналында басылып чыкты.
-
Алинә Заһитова инстаграмдагы сәхифәсен япты. Ни булды икән? Сәхифәңне ник яптың дип күпләр сорый. Соңгы вакытта миңа бик күпләр язылды. ди Алинә.
WorldSkills дөнья чемпионаты ярышларын бушка карап булачак

20-24 майда Казанда 92 компетенция буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионат финалы уза. WorldSkills дөнья чемпионаты 22-27 августта 56 компетенция буенча үткәрелә. Болар турында “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТР Фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, “Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)” берлеге генераль директоры урынбасары Карина Саликова, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде. Журналистлар белән очрашу төп чемпионатка 100 көн кала узды. Спикерлар брифингка керер алдыннан гына “Казан Экспо”, әзерлек белән танышкан иде. “Бер сәгать эчендә генә йөреп карап чыга торган түгел. Стартка 100 көн калды. Тулы көчкә әзерлек бара, югары бәя бирерлек”, – дип башлады сүзен министр. Чемпионат урыны итеп әлеге үзәк юкка гына сайланмаган. Беренчедән, ул аэропортка якын булса, икенчедән, киләчәктә аны Идел буе дәрәҗәсендә чаралар уздыру мәйданы итеп күрергә телиләр. Әмма катнашучылар биредә ярышларда гына көч сынашачак, яшәү урыннары WorldSkills авылында була, ягъни Универсиада авылы исемен үзгәртә. Әлегә анда кунакларны каршыларга ремонт ясау белән мәшгульләр. WorldSkills әләме дә, Русия төбәкләрен урап, шушы көннәрдә Санкт-Петербург шәһәренә кайтырга тиеш. Аннары республикабыз районнары буенча сәяхәткә чыгачак. Августта без аны чемпионатның ачылыш тантанасынча күрә алачакбыз. Мәгълүм булганча, әләм Алмания, Нидерланды, АКШ, Корея, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Португалия, Финляндия, Франция, Ирландия, Швейцария, Австралия, Канада, Италия, Бельгия, Бөекбритания, Австрия, Бразилия, Япониядә булды. Русиягә ул Кытайдан килде.
Чемпионатка кадәр төгәллисе эшләр күп әле. Министр Рафис Борһанов өлгерергә сүз бирә. “Җитешергә кирәк”, – ди ул. Катнашучылар кулланачак җиһазларны кайтару гына түгел, аларны урнаштырырга да кирәклеген дә искәртә. Түрә шулай ук чемпионаттан соң ул җиһазларның Казанда каласына да өметләнә.
Әзерлек кысаларында, 19 май көнне Горький исемендәге ял паркында SKILLS BAZAAR узачак. Биредә төрле юнәлештәге тематик мәйданчыклар эшләр дип көтелә. Аларда иртәнге сәгать уннан кичке алтыга кадәр теләгән һәркем үзен төрле рольләрдә сынап карый ала: столяр, кондитер, робототехник, кул эшләре, күн сәнгате, флористика, плитә белән тышлау, эретеп ябыштыру, лазер технологияләре... Кунаклар өчен барлыгы 20 остаханә әзерләнә. Аларда катнашу бушлай. Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ярышларына керү дә бушлай булачак. Бер билет белән чемпионат мәйданчыгына бер кеше уза ала, 12 яшькә кадәр балаларны олылар озата керергә тиеш. Билетка ия булу өчен сайтта теркәлү зарур. Бу хакта WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин хәбәр итте. “Дөнья һәм илкүләм чемпионатларына баручыларның чакыру билеты булырга тиеш. Аны алу өчен worldskills2019.com рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Билетны кәгазьгә бастырып чыгарып, үзеңдә тоту хәерле. Сканерлар телефоннан штрих-кодны укый алмаска да мөмкин”, – дип тә кисәтте ул.
Карина Саликова исә чемпионат ярышларына балалар белән килергә чакыра. Үзе дә Мәскәүдә узган шуның ише күргәзмәләргә гел кызы белән бара икән. Аларны караганда баланың күзләре яна ди, ул. Ә Казанда узачак чемпионат уникаль булачак дип ышандырды. Ярышта Россиянең 85 субъектыннан 1519 конкурсант, дөньяның 23 иленнән 164 конкурсант, 1569 эксперт, 1800 волонтер катнашачак.
“Без барлык операцион хезмәтләр эшен караячакбыз. Бу уникаль чемпионат булачак. 14-16 яшьтәге 350 яшүсмер финалда көч сынашачак. Параллель рәвештә яше 50дән узганнар өчен “Навыки мудрых” ярышлары узачак. Шулай ук төп катнашучылар категориясе дә бар. Әле беркайчан да өч яшь категориясе берьюлы катнашканы булмады. Ярышлар мәйданчыгы шулкадәр күп җиһаз һәм конкурсантны сыйдыра алуына шатбыз”, – дип сөйләде.
Чемпионат барышында “Хезмәт базарында ихтыяҗлар гел үзгәреп торганда, нишләргә?” дигән темага багышланган зур пленар сессия дә уздыру күздә тотыла. Анда үзен төрлечә сынап карап та урын таба алмаган яшьләр белән нәрсә эшләргә дигән сорауга җавап эзләячәкләр.
WorldSkills чемпионатын ачу һәм ябу тантаналарына билетлар 30 майда сатуга чыга инде. Аларның бәясе 300 сумнан 1,5 мең сум булачак. Тантаналар “Казан Арена” стадионында узачак. 22 август көнне ачылыш тантанасы, 27 августта чемпионатны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була. Билетларны WorldSkills2019.com рәсми сайтында сатып алырга мөмкин. “Матур театральләштерелгән тамашалар көтелә. Анда Россия, Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре дә, бөтен дөньяда һөнәри белем, һөнәри осталык системасы үсеше тарихы да гәүдәләнәчәк”, – дип сөйләде Эмиль Гобәйдуллин. Ул бүген артистларны сайлап алу эше барганын әйтте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз