-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
WorldSkills: стресска каршы тора белү мөһим
WorldSkills стандартларының һөнәри осталык буенча Татарстан командасы өчен җыен эшкуар, WorldSkills төбәк эксперты, «Эшкуарлык» компетенциясе буенча Россия WorldSkills 2017 һәм 2018 чемпион- командалары остазы Михаил Носовның мотивация чыгышы белән башланып китте.
«WorldSkills Russia кысаларында Татарстан Милли чемпионатта республиканы тәкъдим итәчәк команда җыя. Бездә, гадәттә, беренчеләрнең берсе булырга барлык өметләр бар. Без монда Татарстан беренче булсын өчен җыелдык», - дип уртаклашты үз фикерләрен Носов журналистлар белән.
Җыеннар укучыларда soft skills күнекмәләрен эшләүгә һәм формалаштыруга, аерым алганда, стресска каршы торучанлыкка, коммуникация күнекмәләренә, команда рухын формалаштыруга юнәлеш бирүгә багышланган, дип сөйләде Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры урынбасары Тимур Бәхтияров.
Җыеннарда Татарстан җыелма командасының якынча 350 әгъзасы катнаша. Яшьләр тренинглар һәм белем бирү сессияләрен узачак, шулай ук мотивация спикерлары белән очрашачак.
Җыеннарда эксперт сыйфатында Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов чыгыш ясады инде. Алдагы көннәрдә яшь профессионаллар WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин һәм Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров белән очрашачак.
Җыен 2019 елның 4-7 мартында Казанда, 2019 елның 20-24 маенда узачак «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының сайлап алу этабы алдыннан узачак. Күнекмәләр Татарстан Республикасының белем бирү оешмалары, предприятиеләре базасында 151 компетенция буенча уза һәм 15 майга кадәр дәвам итәчәк.
Чыганак: "Татар-информ"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз