Логотип Идель
WorldSkills Kazan 2019

Яшь осталар көч сынашты

«Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»

Казанда «Эшче һөнәрләр» (WorldSkills Russia) республика чемпионаты узды. Ул «Ворлдскиллс»ның – сиксән өч һәм «Ворлдскиллс Юниоры»ның илле өч компетенцияләре буенча үтте. Аларда ике меңнән артык ярышчы һәм эксперт катнашты. 

«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгенә «Эшче һөнәрләр» төбәк чемпионатының тантаналы ачылышына катнашучыларны сәламләргә килгән һәр кунак аларны һөнәри җиңүгә омтылырга һәм «Һөнәрдә иң яхшысы» булуга ышанырга өндәде. Ачылышка кына түгел, ә WorldSkills-2019 дөньякүләм  чемпионат узачак мәйданчыклар белән дә якыннан танышуны максат итеп куйган WorldSkills International башкарма комитеты директоры Дэвид Хоуи исә, яшь осталарга мөрәҗәгать итеп: «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Дөньяда урталыкта торырга, эшче һөнәр сайлап, дәрәҗәле белгеч булырга мөмкин. Ләкин һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк», – диде.

Төбәк чемпионаты берничә мәйданда:  «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге,  Казан төзелеш көллияте, Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы, Халыкара сервис көллияте, Казан педагогика көллияте, «Казан ярминкәсе»ндә үтте. 

Без дә Казанның Адоратский урамында урнашкан Халыкара сервис көллиятендә булып, катнашучылар белән аралашып кайттык. Дөрес, берничә сәгать  дәвам иткән ярыш вакытында аларга сүз катарга, игътибарларын читкә юнәлтергә ярамый, тавыш-тынсыз фотога төшерергә генә мөмкин. Анысында да, кызыл төскә буялган махсус сызыкны узып, эчкә керү тыела. Әлеге көллияттә егет-кызлар кунакханә администрациясе, кондитер эше, аш-су әзерләү, ипи пешерү, эстетик косметология кебек кәсепләрдә үз осталыкларын күрсәтеп көч сынашты.  

19 яшьлек Роман Минин аш-су остасы булырга укый. Ярышта да шушы юнәлештә алтын медаль яулады ул. «Безгә өч модульдә төрле ризыклар әзерләргә кирәк, моңа икенче ашлар да, десертлар да кергән иде, – дип сөйли егет. – Мин диңгез ризыкларыннан кайнар кабымлык, бефштекс, французча эклер һ.б. пешердем. Җиңәргә тырышлык һәм теләк ярдәм итте дип уйлыйм. Нинди генә ярыш булмасын, иң көчле көндәш ул – үзең». Аш-су әзерләү ныклап яраткан мавыгуларының берсе икән. Кечкенәдән аш бүлмәсендә кайнаша, интернетта нинди генә рецептка күзе төшә, шундук пешереп карый. Азия халыклары сыйларын, ягъни корея, кытай  ашларын үз итә. Аларда тәмләткечләр күп һәм төрле булу, ризык җете төстә килеп чыгу ошый аңа.

«Хәзер инде җиң сызганып Русия күләмендә узачак чираттагы этапка әзерләнәчәкмен, – дип дәвам итте сүзен Роман. – «Эшче һөнәрләр» чемпионаты тәҗрибә туплау, өйрәнү өчен бик яхшы җирлек. Монда белемнең дә, осталыгыңны да арттырырга мөмкинлек зур».

Ярыш вакытында кондитер эшендә Даниил Синюк өченче урынга чыкты. Әлеге чемпионат турында мәктәптә укыганда ишеткән һәм шул чагында ук катнашу теләге белән яна башлаган. «Әни шундый кызык ярыш бар икән дип сөйләгәч, янып китеп, тамашачы буларак карарга бардым. Егет-кызларның тырышлыгын һәм осталыгын күреп тәэсирләнеп кайттым. Халыкара сервис көллиятенә укырга кергәч, үзем дә катнашырга теләк белдердем, укытучылар каршы килмәде. Күнекмәләргә янып-көеп йөргәнемне аңлап, беренче елны ук ярышка җибәрделәр. Өч ел инде катнашам һәм бу шөгыль, мондагы мохит миңа бик ошый». Даниил кондитер эшен авыр хезмәт дисә дә, яратып башкара. Дөрес, аның кебек бу кәсепкә алынырга атлыгып торучылар аз, үз эшен белеп, зур осталык белән башкарган кондитерлар да юк дәрәҗәсендә. Шуларны уйлаган да егет тормышын әлеге юнәлештә дәвам итәргә ниятләгән. «Кеше нинди генә өлкәдә хезмәт куйса да, тукланмый тора алмый, һәммәбезнең тәмле итеп тә сыйланасы килә, – ди ул. – Шуңа да мин сайлаган һөнәргә һәрвакыт сорау булачак, ул беркайчан да бетмәячәк. Безне бернинди робот та, программа да алыштыра алмый. Чөнки ризык пешергәндә ингредиентның граммыннан күп нәрсә тора. Кайдадыр салып бетермәсәң яки артып китсә, кондитер эшләнмәсе тиешенчә барып чыкмый. Әзерләү методикалары күп һәм алар катлаулы. Чемпионат вакытында исә конфет, торт, десерт, шоколадтан композиция әзерләү шарты куелды һәм бу күп көчне алды. Әле бит оста пешерү генә дә җитми, ярышның кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Сөйләшү, аралашу тыела. Кайбер экспертлар юри сөйләштерергә мөмкин. Алданып, әңгәмәгә кушылсаң, балларыңнан колак кагасын, ярыштан төшеп калу ихтималың да бар. Минем өчен өченче урын да канәгатьләнерлек». 

Екатерина Логинова эстетик косметология буенча беренчелеккә чыкты. Ул әлеге хәрәкәткә бер ел элек килеп кушылган. «Былтыр республика күләмендә узган ярышта тырышып-тырмашып икенче урынны алдым, – ди. – Әлбәттә, бу нәтиҗә белән килешмәдем. Бер ел ныклап әзерләнеп, үземне янә сынап карыйсы иттем. Күнекмәләр ясамаган бер генә көн дә калмады. Менә, тырышлык бушка китмәде – эстетик косметология юнәлешендә беренчелек минеке. Шушы кечкенә җиңүдә иң авыры дулкынлану булгандыр. Мондый ярышлар – зур стресс. Экспертлар карап тора, барлык хаталарны күрә, эшеңне бәяли. Безгә берничә модуль узарга кирәк иде: бит тиресен тәрбияләү, аңа керфек белән кашын буя керә, спа-маникюр белән педикюр, тәнне спа-тәрбияләү, шугаринг, ахырдан макияж ясау. Фотосурәт бирәләр дә, шуның буенча кешене бизәндерәсең. Бу кәсеп бик ошагангадыр, һәр биремне яратып, теләп башкардым, авырлыгын тоймадым. Хәзер түземсезлек белән чираттагы ярышларны көтәм. Киләчәктә шул юнәлештә эшләргә исәплим».

Кызның тормыш девизы «Алга барырга һәм беркайчан да бирешмәскә!» дип яңгырый. Бу сүзләр һәр катнашучыга маяк булырлык!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Казан WorldSkills Ворлдскиллс Эшче һөнәрләр Казан Экспо

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X