Логотип Идель
Саннар

№ 11 ноябрь - 2023

07 ноября 2023 № 11 ноябрь -  2023

Көзге депрессиядән сакланыйм дисәң, тизрәк «Идел»нең ноябрь санын ал!


Журналның беренче битләрендә – тышлыгыбыз герое, биюче Сәидә Кадыйрова татар биюе турында сөйләр һәм стереотипларны «җимерер».
Без иҗат өлкәсендә кайнаган яшьләрне генә түгел, район-авылларда үз эшләрен булдырган алдынгылар турында да язабыз. Бу юлы Сарман яшьләре белән танышып кайттык...

«Матурлык һәм стиль» рубрикасында «Алма апа» буларак танылган Сабрина Батырның киенү стилен күзәтербез. Шулай ук яшьләргә билгеле «Иптәшләр татарлар» телеграм-каналының авторы Эльвира Кара белән танышырбыз.
Ноябрь санында Әдәбият рубрикасы кызыклы язмаларга бай булды: анда Рүзәл Мөхәммәтшиннан әдәби осталык мәктәбе, «Яңа исем иҗат лабораториясе» катнашучылары иҗаты урын алды.

Көзге кичләрне күңелле үткәрү өчен Шамил Идиатуллинның «Илгә кәгазь кирәк» әсәреннән өзек тәкъдим иттек.Татар телендә! Шулай ук классик әдипләрдән Хәсән Туфанның тәүге китабы белән таныштык.

«Идел» соры көзеңне якты төсләргә баетыр. Ышан.