Логотип Идель
Саннар

№5 май 2023

10 мая 2023 №5 май 2023

"Идел"нең май саны дөнья күрде!

"Идел"нең май саны - яз кебек ачык төсләргә бай! Тышлыкта яшь тә, чибәр дә, сәләтле дә җырчы Гүзәл Җиһаншина. Аның иҗаты, татарның җыр сәнгате турындагы уй-фикерләре белән журнал битләрендә журналист Мөршидә Кыямова таныштыра. Журналның "Түр башы"нда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла. Шагыйрь дә, прозаик та, публицист та, драматург та булган күпкырлы шәхес белән яшь иҗатчыларны үстерү турында сөйләштек. "Идел-online" ютуб-каналында "Язучының эш өстәле" тапшыруында  да аның яшьләргә киңәшләре белән танышырга мөмкин. 

Май санында яңа рубрика ачып җибәрдек - үзебез турында үзебез язабыз! Рубрика да шулай дип атала. Сан саен журналистика тармагында эшләгән хезмәттәшләребез үз һөнәрләренең үзенчәлекләре турында сөйлиячәк. Иң беренчеләрдән булып, "Шәһри Казан" газетасының баш мөхәррире урынбасары Фәрит Салихов, "Туганайлар" газетасы баш мөхәррире Юлия Губина, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы корреспонденты Рифат Каюмов, "Ялкын" журналы баш мөхәррире урынбасары Рәмзия Галимова хакында укый аласыз.

Журналистлар турындагы материаллар сериясен дәвам итеп, "Латыйпов дигән журналист бар иде" дигән язма басылды. Журналист Рәмис Латыйповның пьесасы буенча сәхнәләштерелгән "Җырлап яшик!" спектакле турында журналист Илдар Кыямов язды.

Сәяхәтләр турындагы язмалар сериясен "Казакъстанга барырга биш сәбәп"  һәм " Европа мохитен тояр өчен - Калининградка" дип исемләнгән язмалар дәвам итә.

Болардан тыш, һәрвакыттагыча яшь һәм инде танылып өлгергән шагыйрь, язучыларның иҗат җимешләре белән танышырга мөмкин. Безнең белән бер дулкында калыгыз!