Муршида Киямова автор яңалыклары
-
30 ноября 2022 - 11:45
МОЦАРТНЫ ҮЗЕМӘ КӨНДӘШ ИТЕП ТОЯМ
Композитор статусын хокукый билгеләү турындагы мәсьәләне моннан берничә ел элек татарның яшь композиторы Эльмир Низамов Русия күләмендә күтәреп чыккан иде. Эльмир – татар музыка сәнгатендә шактый абруй казанган шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. «Идел» журналының «Туфан самавыры» тапшыруында кунак булды. Талантлы сәнгатькәр уй-фикерләре, татар яшәеше, милли сәнгать турындагы фикерләре, эчке серләре хакында яшермичә, тормышындагы кайбер кызыклы хәлләрне дә бәян итте. -
21 января 2019 - 20:35
Искәндәр Гыйләҗев: «Ахмаклар булдык, телләр белү — зиһен байлыгы икәнен күрсәтә алмадык»
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр әфәнде Гыйләҗевне без абруйлы оештыручы, берничә телдә чиста аралаша алучы профессиональ тарихчы буларак та беләбез. Аның мәшһүр татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең улы икәнен дә байтак кеше чамалыйдыр. Әлеге зыялы гаиләдәге тәрбия нинди җирлеккә корылган булган? Һәммәбезгә дә үрнәк булырдай гаиләнең нинди сыйфатларына кызыгырлык? Искәндәр Аяз улы белән шул хакта гәп кордык.