Джаудат Абдуллин автор яңалыклары
-
16 октября 2019 - 09:55
Курчак театрында Әлфия Авзалова турында спекталь күрсәтәчәкләр
“Әлфия” спектакле – җырчының “Үзем турында” автобиографик китабына нигезләнгән театраль музыкаль күренешләр. Режиссер Илгиз Зәйниев белән музыкаль бизәлеш авторы, композитор Юрий Чаплин Әлфия Авзалова репертуарыннан 20 җырны сайлап алганнар.