ҖӘЙНЕ ЯРАТТЫРА ТОРГАН ФОТОЛАР!
Аның фотолары, язучы-шагыйрьләрнең әдәби портретларын иҗат итү фотокурслары кысаларында, «Идел» журналында дөнья күрде инде. Бу юлы «тумыштан фоторәссам» исемен тагын бер кат раслаган иҗатын сезнең хозурга тәкъдим итә.
Таныш булыгыз, Илүсә Зәйнетдинова!
Аның фотолары, язучы-шагыйрьләрнең әдәби портретларын иҗат итү фотокурслары кысаларында, «Идел» журналында дөнья күрде инде. Бу юлы «тумыштан фоторәссам» исемен тагын бер кат раслаган иҗатын сезнең хозурга тәкъдим итә.
Илүсәгә – 25 яшь, Саба районы Завод-Нырты авылыннан.
«Күзләр һаман матурлык эзли, табигый гүзәллеккә соклана, – ди ул. – Әмма тизлек заманында яшәгәнгә күрә, фотолар күбесенчә телефонга төшерелә. Әлеге сурәтләрдә туган авылым табигате, килен булып килгән Кукмара районы Салтык-Ерыкла авылы күренешләре, Казаным һәм кызым...»
«Идел» журналы 16+
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев