Логотип Идель
Блоглар

«Адәмнәр» өчен хет бүген Тукай премиясе бирерлек!

Курчак театрында «Адәмнәр»не карап кайттык әле. Галимҗан Ибраһимовның мәгълүм әсәрен. 21 елгы ачлыкта халык кичергән хәлләрнең кыйпылчыгын йөрәк аша үткәрдек.

 

Дөресен әйтәм, тетрәндек. Гәрчә, әсәрне инде укып, белеп барсак та, яңадан яңарту җиңелләрдән бирелмәде.

"Адәмнәр" озак еллар яшерен әдәбият булып саналып йөрде. Ярамады безгә андый чорны ачып күрсәтергә, имештер, булмаган безнең совет тарихында андый хәлләр... Туксанынчы елларда "Идел" журналы кыюлык күрсәтеп, бу әсәрне журнал битләрендә кабаттан бастырып, халыкка ирештерә. Молодцы, иделчеләр!!! Хәзер инде китабы да дөнья күрде, адәм баласын кешелеклеген җуярлык хәлгә җиткергән ачлыкны да бар дип таныдылар. Алай гына да түгел, бу документларны Арча районы Шушмабаш авылы тарихын язганда мин үзем дә очраттым. Кеше ашаучы хәлләр турында да, татарларның бу хәлгә таруы (урыслар яшелчә үстерү сәбәпле, ачлыкка дучар булмый дигәнен дә укыдым) хакында да хәбәрдар.

Спектакль буе кыллары тарттырылган уен коралы кебек утырасың. Куелыш шикарный. Илгиз Зәйниевкә рәхмәт. Курчаклар белән шундый спектакль тамашачыга ирештерү зур казаныш. Баштарак, карлар арасында пакетлар күреп, ты што Зәйниев, 21 елга каян килсен пакетлар дип авыз ачмакчы идем, метаморфозалар җитәрлек булып чыкты: Үлем образы пакеттагы һаваны кыскан саен баш геройның сулышлары буыла бара. Пакет эчендә чек: мандарин 89 сум... - ай Аллам, бүгенге белән ул чор кушыла... - образ-фикерләрне кабул итеп кенә өлгер!

Дилүс Хуҗиәхмәтов белән Альбина Шаһалиевалар уенына хет бүген Тукай премиясе бирерлек.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев