Логотип Идель
Блоглар

АГЫЛА ДА БОЛЫТ АГЫЛА

Кар сибәләп торган кышкы көннәрдә еш кына Такташны искә төшерәм.

Тышсыз дәфтәрдән

Кар сибәләп торган кышкы көннәрдә еш кына Такташны искә төшерәм.

«Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела».

Такташның иҗаты турында ике сүз белән әйтергә кирәк булса, аны «кыш сулышы» дип атарга мөмкин булыр иде. Сыркыдының сыкылы кышы озатып калган, Казанның караңгы салкыны үз кочагына алган. Талантының өстенлеген күреп, аны гел кимсетергә, кыерсытырга тырышканнар. Үз заманында иң күп сүгелгән шагыйрь ул. Көчекләр шундый олугларга өреп зураерга маташа. Мәңгелек вәзгыять. Шагыйрьлегеннән ваз кичеп, үз нәүбәтендә «халык дошманнарын» – «уталган чүпләрне» хурлау да, «солтангалиевчеләрне» хәкарәтләү дә Такташның хәлен җиңеләйтмәгән. Корымга буялып кына аккошның төсе барыбер үзгәрми. Ләкин нахакны, яланы күтәрү җиңел түгел. Туфан безгә сөйләгән иде: мунча кереп чыккач, кышкы салкында Такташ өенә яланбаш кайтып китә. Күз алдына китерәм: төнге шыксыз Казан урамыннан кар чалма кигән Такташ бара. Әҗәлен эзләп йөри сыман...

Ертык бүрек кыштан саклый алмас,
Үләрмен мин бу ел кыш килгәч;
Дөнья матур,
Ләкин...
Сезнең өчен
Ни кызыгы калыр мин үлгәч?
Әйе шул, бер кызыгы да юк...

Шигырьдә үз үлемең җәһәтеннән күрәзәлек итәргә ярамый. Шагыйрьнең юраганы, гадәттә, юш килә. Менингит эләктереп берничә көн авырып яткач, 1931 елның 8 декабрендә Такташ бакыйлыкка күчә.
Кышын килгән, кышын ул киткән.

Тик декабрь салкынында мунчадан яланбаш кайтуы миңа һич тә тынгылык бирми. Бу елның кышында үләсен ул тәгаен белгәндәй яза бит! «Ә мин бу ел кышын үләрмен күк...» Пәйгамбәрлекме бу, әллә шигырьдә язылганны гамәлгә ашырумы?

Хәлбуки, бөек шагыйрьләрнең күрәзәлегенә ышанам мин. Чын шигырь ул вәхигә тартым. Шигырьнең нәкъ шулай дөньяга пәйда булуында шагыйрьнең катнашы аз, мөгаен. Туфанның сөргендә язган «Агыла да болыт агыла» шигырен искә төшерик. Горбәттә Туфан бөек лирикка әверелә. Аңарда газета публицистикасы юкка чыга, строфалар элеккеге кебек кыйшаймый, юллар, кысалар шартлап сынмый. Шигырьгә сагыш саркылып керә, сагыну хисе йөрәкне кыса: «тәрәзәгә чиртер дә яңгыр, нәрсә әйтер туганнарыма?!» Себер күгендә агылган болытларның ул Казан ягына китеп үз өенең тәрәзәләренә орыначагына ышана. Тик үзе кайта алырмы?

Инде өмет тә бик бәләкәй. Монда, еракта, үлеп калуы да бар: «яланаяк килдем дөньяга, яланаяк кына китәрмен».

Олы шагыйрьләрнең язмышлары да зур һәм, гадәттә, үкенечле була.

Болытлар агыла. Яңгыр сибәли. Туган илдәге күңелгә якын тәрәзләргә чиртеп әйтерме ул берәр хәбәр?

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
Хәбәре юк минем йөрәктән.
Мине бары чылатып үтте
Кукурузлар белән беррәттән.

Бу юллар ничек сискәндермәсен?! Кукуруз дигәч, олырак яшьтәгеләр әле дә Хрущевны искә төшерә. Ул хәтта төньяк өлкәләрдә дә кукуруз үстереп илдә азык-төлек кытлыгын хәл итмәкче булган, имеш. Һәм шул ук Хрущев сталинизмны дәүләт күләмендә фаш итүче дә. Юкка гына ул идарә иткән чорны «җепшеклек» еллары дип атамаганнар. Җепшекләнсен өчен яңгырсыз булмый. Туфан Казанга 1956 елда кукурузларны чылаткан җылы яңгырларга уранып кайтып керә.
Иң гаҗәбе шул: «Агыла да болыт агыла» шигыре 1951 елда, әле Сталин исән чакта ук язылган була.

БҮГЕНГЕ МАТУРЛЫК (Һади Такташ шигыре)

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА

архив

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев