Логотип Идель
Блоглар

АКЧАСЫ БУЛСА, ТУКМАК ТА «ҖЫРЛЫЙ»

Соңгы вакытта җырчылар да, авторлар да күңелле, кызу темтагы, дәртле, хәтта тоташ дөбер-шатор ритмнардан торган җырларга омтыла. Шулай да, гасырлар буе канына сеңгән моң татар җаныннан барыбер китми инде ул. Шатлыкны, кәеф-сафаны ясап алып кына булмыйдыр шул. Ул табигый булырга тиеш.

Соңгы вакытта җырчылар да, авторлар да күңелле, кызу темтагы, дәртле, хәтта тоташ дөбер-шатор ритмнардан торган җырларга омтыла. Шулай да, гасырлар буе канына сеңгән моң татар җаныннан барыбер китми инде ул. Шатлыкны, кәеф-сафаны ясап алып кына булмыйдыр шул. Ул табигый булырга тиеш.

Татар җыр сәнгате тарихында бик күп җырлар иҗат ителгән, телевидение, радио фондларына яздырылган һәм аларның күбесе әле дә актуаль яңгырый. Рөстәм Яхинның (Гөлшат Зәйнашева сүзләре) «Китмә сандугач» җырыннан башка тормышыбызны күзаллавы да мөмкин түгел кебек. Яисә Сара Садыйкованың (Гомәр Бәширов сүзләре) «Җидегән чишмә»се. Халык җырларын әйтеп тә торасы юк.  

Алтмышынчы-туксанынчы еллар татар җыр сәнгатенең иң матур үсеш чоры дип әйтергә дә була. Сәнгатъ җитәкчеләре, композиторлар, шагыйрьләр, җырчылар үз эшләренә профессиональ югарылыктан карады. Нәкъ шул елларда Мәскәү консерваториясенә укырга юллап, сәнгатъ белгечләре әзерлиләр иде бит.

Филармониянең ул вакыттагы сәнгатъ җитәкчесе профессор Мәхмүт Нигъмәтҗановның яшьләрне үзе сайлап, белем эстәргә озаткан вакытларны да беләбез.

Хәзер заманасы икенче, һәркем үз эчендә кайный, кем ничек булдыра ала – шулай иҗат итә. Акчасы булса, тукмак та «җырлый» кебек. Шуңа карамастан, чын талантлар чыгып тора, халык аларны яратып, күтәреп ала. Лирик тавышлы Филүс Каһиров, лирико-драматик тенор Ярамир Низаметдинов, Динә Гарипова, Эльмира Калимуллина һ.б. – шундыйлардан.

Телевидение-радиода күп еллар мөхәррир, алып баручы буларак, миңа бик күп тапшырулар эшләргә туры килде, кызыксыну, күзәтү гадәтемә кергәндер, мөгаен.
Үзем дә җырлар язам, көен, шигырьләрен, балалар өчен дә шактый җырларым бар. Баштарак, бүгенге шоу заманында бу романслар, вальслар нигә кирәк, дисәм дә, тыңлауларын күргәч, күңел үсте.

«Идел» укучылары игътибарына «Әбиләр чуагы тоҗымы» дигән җырымны (Равилә Шәйдуллина сүзләре) тәкъдим итәм. Санкт-Петербург опера театры артисты Ярамир Низаметдинов башкаруында ул матур яңгырады кебек. Бәлки, үзебезнең яшьләр дә аны үз итәр?  


Әбиләр чуагы тоҗымы

Равилә Шәйдуллина сүзләре
Наилә Яхина көе 

Урала, урала

Битләргә чуала.

Әбиләр чуагы тоҗымы.

Син бит ялгыз түгел,

Ни эзли соң күңел:

Әллә көз килүен тоямы?!

Икәү бергә яшәү –

Парлы булу түгел,

Тоҗымга уралса җаннарың.

Өзелеп көтсәң дә,

Атмыйча тилмертсә,

Бәхеткә илтүче таңнарың...              

Наилә ЯХИНА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев