Логотип Идель
Блоглар

Алар без белгәнге белми, без алар белгәнне

Әгәр дә бер кеше хәзерге кеше акылы белән ерак киләчәккә эләксәгез, исән кала, яраклаша алыр идеге? Яхшы сорау. Ә бит бер моны бик теләсәк тикшереп тә карый алыр идек. 

Берәр кайчан киләчәк турында уйлаганыгыз булдымы? 500 еллдан җир һәм кеше нинди булыр икән? Кешеләр төрле планеталарны үзләштерер. Марс татарлары Сабан туй уздырыр. Яңа төр интернет, телепорт уйлап табырлар. Бик күп хәзерге чирләрдән дәва табылыр һәм әлләкүпме яңа төрле чирләр барлыкка килер. Әгәр дә бер кеше хәзерге кеше акылы белән ерак киләчәккә эләксәгез, исән кала, яраклаша алыр идегезме? Яхшы сорау. Ә бит без моны бик теләсәк тикшереп тә карый алыр идек. 

21 гасырда, югары технологияләр заманында, кайсыдыр җир почмагында кемнеңдер без меңнәрчә ел элек яшәгән кебек яшәп ятуын күз алдына китерү дә шактый кыен. Дөньяның төрле җирләрендә яшәгән кыргый кабиләләр турында ишеткәнегез бардыр. Ә төньяк Сентинель утравында (Һиндстан океанының Бенгаль култыгы, Андаман утраулары) яшәүче сентинель халкы турында ишеткәнегез булдымы? 
60 мең ел изоляциядә яши торган сентинель халкы турында ишеткәнегез булдымы?
Алар утның ни икәнен белми (утрауларннан бер вакытта да төтен күтәрелгәне булмаган). Танышырга килгән һәр кемне якын җибәрмиләр. Утрауга якынлашкан корабларны сентинель халкы уклар һәм сөңгеләр белән куа.
1974 елда «National Geographic» каналыннан килгән журналистлар әлеге халык турында тапшыру төшерер өчен утрау янына якынлаша, көймәдә утрыган режиссерга сентенель угы тия һәм ул яраланып кайтып китәргә мәҗбүр була. 
Утрауга төрле илләрдән галимнәр дә якынлашып карый. Үзләре белән аборигеннарга төрле бүләкләр, кокослар, табак-савыт, кием һәм хәтта тере дуңгыз алып килгән була. 
Галимнәр дә хөҗүмгә дучар була. Хөҗүмнән соң сентинель халкы алып килгән әйберләрне үзләштерә. Гаҗәп хәл, кызыл төстәге чиләкләрне алар куллана башлый, ә яшел төстәгеләре ташланыла. Алып килгән тере дуңгызны аборигеннар   ашамый, кеше күпгән күк күмеп куя. 
2004 елда утрау янында цунами була. Шул ук елны халык исән калганмы икәнен белү өчен Һиндстан хөкүмәте утрауга вертолет җибәрә. Вертолет сөңгеләр, һәм уклар белән каршы алына. Һәм моннан соң утрау янына рөхсәтсез якынлашу тыела. Бу килгән кунаклар өчен генә түгел, утрау хужалары өчен дә куркыныч булыр иде. Аларда безнең чирләгә каршы иммунитет юк. Гади генә Орви да аларны үтерергә мөмкин бит.
2006 елда Сентинельлеләр, курстан тайпылып утрау янына балык тотарга туктаган ике браконьерны үтергә.
Балыкчыларның мәетләрен алырга вертолет җибәрелә, ләкин хөҗүм аркасында мәетләрне алып китеп булмый. Хәзерге вакытта утрауда күпме күпме яшәвен беркем дә белми. Вертолеттан очып, утаруның ачык җирләрендә 2001 елда барлыгы 39 кеше күргәннәр. Шулар арасында 21 ир кеше һәм 18 хатын кыз бар. Ләкин утрауда 400-500 кеше яшәргә мөмкин дигән фаразлар да бар. 

Сентинель халыкы терлекчелек тә, бакчачылык та юк. Алар тимер эшкәртә белми. Алар агач ук, сөңге белән генә аучылык итә һәм сугыша. Алар интернет турында да, телефон турында да һәтта самавыр турында да берни белми. Алар вертолетны явыз рух дип, ә ак тәнле кешеләрне дошман дип кабул итә. Цивилизация кешеләре дә бу халкын бөтенләй белми. Алар нинди телдә сөйләшә, ничек яши, ничек туклана, дөньяны ничек күз алдына китерә һәм үзләрен кем дип саный, кемгә ышана, - болар берсе дә билгеле түгел. Бәлки беркайчан билгеле дә булмас.
Хәзер күз алдына китерегез, сез өйдәме, эштәме, мөһим түгел, компьютерда яки телефонда бу текстны укып утырасыз. Ә каядыр бер океан уртасында, сезнең кебек үк бер кеше таш белән ук очы очлап утыра һәм шулай ук нидер уйлый.

Менә шул сентинель кешесен хәзерге Казанга күчерсәң ни булыр иде икән?

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: кызык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев