Алдым-бирдем
Нинди дә файда күрү өчен кияүгә чыгу яки өйләнешүчеләрне җәмгыятьтә әй тәнкыйтьлиләр! Шунда ук яшь кызларның калын кесәле картны кулга төшерүе яки яшь егетнең гомер көзенә җиткән бай хатынны эләктерүе күз алдына килә
Нинди дә файда күрү өчен кияүгә чыгу яки өйләнешүчеләрне җәмгыятьтә әй тәнкыйтьлиләр! Шунда ук яшь кызларның калын кесәле картны кулга төшерүе яки яшь егетнең гомер көзенә җиткән бай хатынны эләктерүе күз алдына килә. Русча әйтсәк, «брак по расчету» була инде бу. Әмма бу төшенчәгә тискәре төсмер бирүебез лаеклымы соң? Асылда, өйләнешү үзе үк билгеле бер исәп-хисап була түгелме? Хатын-кыз да, ир-ат та гаилә корганда үзләренә билгеле бер файда күрергә тели бит. Һәм бу очракта сүз акча хакында гына бармый. Кемдер «моның холкы күркәм» дип, гомерлек пар сайлый, икенче берәү «моның кулыннан эш килә, тормыш итәргә була» дип фикерли, өченчеләр «аннан матур балалар туачак» яки «аның белән тамагым тук, учагым җылы булачак» дип эш итә.
Татар акыл белән эш итәр
Бу темага яза башладым да «брак по расчету» төшенчәсенең татарчасын таба алмый аптырадым. Татарлар гел сөюдән шашып кына кияүгә чыга ахыры ул?! Ә бәлки, киресенчә, татарда һәр корылган гаилә ул – акыл белән эш итү нәтиҗәседер? Элеккеге заманнарда егет белән кызны, нигездә, димче карчыклар кавыштыруын барыбыз да беләбез. Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәте нәкъ менә киләчәкне уйлап эш итүгә, ягъни исәп-хисапка корылган булган. Яшьләрнең җиде буынын тикшереп өйләндергәннәр. Яучы булып, гадәттә, абруйлы, туй итү, гаилә төзү йолаларының нечкәлекләрен белгән, татлы телле, кеше уртак телне җиңел тапкан, сер саклый белә торган әби-карчыклар, апалар йөргән.
Мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри бу хакта болай дип язган: «Кыз-хатын арасында бертөрле карчыклар бар – яучы карчыклар; кемдә кыз бар, кемдә өйләнәсе егет бар, һәркайсының өйләренә кереп иснәнеп йөри: кемгә кыз кирәк, кемнең кыз бирәсе килә. Әгәр берәүнең өйләнергә нияте барын сизсә, кызлы кешегә барып, бик кечкенә генә сүз сала. Әгәр бирергә ниятләре барын сизсә, янә шул өйләнәсе егеткә барып җитештерә, егетнең атасына-анасына, яки гайре башка карендәшләренә, яки егетнең үзенә. Аннан соң егетнең атасы шул кызның атасына яучы җибәрә кызын сорап. Әмма күбрәк кызның атасы-анасы яучыны егетнең атасына җибәрә ишарәт белән аңлатып, әгәр кызымны сорасалар, бирер идем, дип. Әмма һәрбер кеше болай түгел. Бистә халкы арасында, егетнең тәүфыйгы вә һәм һөнәре яхшы күренсә, мондый егеткә һәркем үзенең кызын бирәсе килеп тора. Инде баягы сүзгә килсәк, хасыйле кәлям, яучы дигәннәре ике өйнең арасында байтак көннәр йөреп ике коданы килештерәдер, мөмкин кадәр берсен-берсенә мактап. Аннан соң кызны вәгъдәләшеп, берничә микъдар мәһәр салып, кызны килешкәч, колак сөенчесе бирәләр, вә һәм туй шартларын шунда сөйләшәләр, ягъни мәһәр күпме, бирнә күпме, егет ягыннан кызга ниләр биреләсе, кыз ягыннан егеткә ниләр биреләсе, вә һәм егет ягындагы кардәшләргә, кем-кемгә бирнә буласы, һәммәсен шунда тәгаен кыйлалар».
Яучы (яисә башкода) кызны димләргә килгәнче, башта кыз турында, гаиләсе, нәсел-нәсәбе турында сорашырга, егет белән кызның бер-берсенә туры килү-килмәвен, һәр ике якның чыгышын белергә тиеш була. Димчеләр ярдәмендә корылган гаиләләр дә ныклы булган.
Мәхәббәт башсыз итә
Гомумән, юләр баштан, хисләрдән башы-күзе томаланган килеш өйләнешү унсигез-егермедәге кияү-кәләшләргә генә хастыр. Хәер, бу яшьтәге егет һәм кызлар да хәзер романтик булудан бигрәк, прагматиклар. Хәзерге яшь буын 20-30 ел элекке самими хыялыйлар түгел инде. Амбицияле, җирдә нык басып торучылар гына уңышка ирешә торган замана бит. Шулай да яшь, юләр чакта хисләрнең өстен булып алган бер мизгеле бүгенге яшьләрне дә урап узмый, билгеле. Хәер, шактый олыгайган яшьтә дә башын югалтучылар бар.
Нейробиолог, үз-үзеңне тоту биологиясе турындагы Телеграмм-канал авторы Айгөл Насибуллина мәхәббәт хисе безнең баш миенә ни рәвешле йогынты ясавын аңлатып бирде. Аның сүзләренчә, мөнәсәбәтләр башланганның беренче атналарында яки айларында баш миебездә дофамин гормоны (бүләк системасы) идарә итә. Бу тәм-том ашагандагы кебек. Баллы әйбер ашаганнан соң организм безне мактый, шуннан соң бу баллы әйберне ашыйсы һәм ашыйсы килә. Яраткан кешең белән вакыт үткәргәндә дә дофамин бүленеп чыга, бездә энергия ташкыны күзәтелә, йокы кача. Шулай ук мәхәббәт хисе белән янганда норадреналин бүленә. Бу гормон да безне йоклатмый, баш мие начар эшли. Тагын бер нейромедиатор серотонин. Ул күп булганда без үзебезне тук һәм тыныч хис итәбез. Ярату хисе исә аның күләмен киметә, борчу хисе көчәя. Бу гормоннарның өчесе дә аек акыл белән эш итү мөмкинлеген киметә.
– Дәвамлы мөнәсәбәтләр турында фикер йөрткәндә исә, миңа Мәхәббәт математикасы турындагы Джон Готтман теориясе якын. Ул мондый мөнәсәбәтләр барлыкка килсен өчен уңай эмоцияләрнең тискәреләргә нисбәте 5:1 булырга тиеш, ди. Иң мөһимнәрдән ул конфликтлар вакытында тынычлык, ышаныч һәм бер-береңә карата җаваплылык хисен билгеләп үтә, – дип сөйләде белгеч.
Димәк, мөнәсәбәтләр башланган, акыл белән эш итү сәләте кимегән чорда, гаилә кору кебек мөһим карарлардан тыелып торырга кирәктер.
Хиссез – бәхетсез
Гаилә психологы Айгөл Хәсәнова сүзләренчә, аек акыл белән эш итеп, ниндидер үз мәнфәгатьләрен күздә тотып өйләнешкән парлар бергә озын-озак гомер итәргә мөмкин. Кайчак бу гаиләләр хисләргә бирелеп өйләнешкәннәргә караганда ныграк һәм озын гомерле дә була әле. Әмма исәп-хисап белән өйләнешкәндә ир дә, хатын-кыз да үзе сайлаган адым өчен җаваплылык алырга әзер булырга һәм алдан ук нечкәлекләр турында сөйләшеп куярга тиеш. Әгәр дә кеше җитлеккән һәм үзе кабул иткән карарга тугры булырга әзер икән, димәк, ир белән хатын арасында мөнәсәбәтләр дә нык булачак. Әмма акыл белән эш итү мәхәббәтне инкарь итә дигән сүз түгел.
– Гаилә бары тик исәп-хисапка гына корылган, ир һәм хатын арасында җылы хисләр булмаган очракта, мондый мөнәсәбәтләр икенең беренә, яки икесенә дә, авыр йөккә әверелергә мөмкин. Чөнки кеше өчен ярату хисе ул – нигез. Хатын-кыз да, ир-ат та хисләрсез яши алмый. Җитлеккән кеше хисләрне дә, акыл белән эш итүне дә берләштерә ала. Аның башында логик яктан төзелгән мөнәсәбәтләр моделе, идеаль ир-ат (хатын-кыз) образы була. Кеше үзенә төс-кыяфәте белән дә ошый торган, шул ук вакытта холкы, акыл дәрәҗәсе, матди хәлен дә игътибарга алып, пар сайлый икән, моны хупларга гына мөмкин, – ди психолог.
Хәллерәк ир-ат эзләгән хатын-кызларны еш кына меркантиль дип гаепләү дә дөрес түгел, ди Айгөл Хәсәнова. Ир-атның финанс дәрәҗәсен исәпкә алып эш итүе – гүзәл затның психологик сәламәтлеге күрсәткече. Ул алдан ук гаиләсендә тиешле яшәү дәрәҗәсе булуын, булачак балаларының ач-ялангач булмавын кайгырта. Ир-ат та бит үз-үзен караган, төс-биткә күркәм, аш-суга оста булган хатын-кызны күзли. Чөнки аны булачак балалар әнисе буларак кабул итә. Шуңа күрә аек акыл белән эш итеп сөйгәнен сайлаучыларның гаиләләре озын гомерле булыр дигән ышаныч бар.
Әмма монысы дөрес тә, тегесе дөрес түгел дип кискен әйтеп булмый. Үлеп яратып өйләнешкәннәр арасында да, акыл белән эш итеп пар корганнар арасында да аерылучылар җитәрлек. Шуңа күрә бәхетле булуның төгәл рецепты юк. Һәркем үз тырмасына абынып нәтиҗә ясый.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев