Арбалы хатыннар
Иреннән аерылган хатын-кызга кырын караулар, СССР заманнары ерак үткәндә калса да, бүген дә саклана әле. Ә инде балалары була торып, мондый адымга барганнарга, берәүләр жәлләп караса, икенчеләр кимсетергә тотына – имеш, балаларың белән кемгә кирәгең бар.
Иреннән аерылган хатын-кызга кырын караулар, СССР заманнары ерак үткәндә калса да, бүген дә саклана әле. Ә инде балалары була торып, мондый адымга барганнарга, берәүләр жәлләп караса, икенчеләр кимсетергә тотына – имеш, балаларың белән кемгә кирәгең бар. Интеренетта мондый хатын-кызларга махсус аббревиатура да уйлап тапканнар – РСП («разведенка с прицепом»), ягъни арбалы хатыннар.
Элеккегене үрнәк итеп куеп буламы?
«Менә безнең вакытта, аерылышучылар аз иде, хәзер ни булса да, тоталар да аерылышалар», – дип сүзен башларга ярата өлкәннәр. Әйе, әби-бабаларыбыз, нигездә, гомер буе бергә яшәгән. Әмма бүгенге яшьләргә үрнәк итеп күрсәтелгән заманнар, чынлап та, үрнәк булганмы икән? Барыбыз да белә: кеше ни әйтер дип куркып, хатын-кызларның шактые эчкече ирләреннән кыйналып, яки гомер буе эшләмәгән ирне үз җилкәсендә тартып, яки берәүдән дә оялмыйча-яшермичә хатыны өстеннән йөрүләргә түзеп яшәгән. Заманалары да авыр булган бит. Биш-алты һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар нарасыйларын берүзләре тәэмин итәр хәлдә дә булмаган, билгеле. «Ә безнең вакытта...» – дип сөйли башлаучыларга тормыш бер урында тормый, заманасы үзгәрә бара, диясе килә.
Гомер буе гөрләшеп, бер-берсен хөрмәт итеп, терәк булып яшәгән парлар да бар, әлбәттә. Һәм кеше сүзенә карап аерылышмыйча түгел, ә чыннан да, бәхеттә-шатлыкта бергә гомер иткәннәр шактый булган дип ышанасы килә. Бүген дә андыйлар бар һәм элеккедән азрак түгелдер ул, әйеме? Статистик саннар гына вазгыятькә карап үзгәргәндер ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә дә, элекке заманда да нык гаиләләр булган һәм хәзер дә бар. «Бу – көчле дәүләт нигезенең, буыннар арасында бәйләүче җепнең, туучылар санын һәм демография үсешен арттыруның мөһим өлеше», – диде ул ТР Дәүләт Советына Юлламасында.
Кеше ни әйтер дип тормыйлар
Әйе, заманалар башка хәзер. Хатын-кызлар ир-атлар белән бер үк дәрәҗәдә тигезлек алды. Күпчелек ханымнар ирләрдән ким булмаган, ә кайчак аларны да уздырып, хезмәт хакы ала. Ир-атларга да кытлык заманы түгел (хәер, соңгы вакыйгалар вазгыятьне үзгәртеп җибәрмәсә ярый...). Хатын-кыз үз көнен үзе күрер, балаларны да үзе тәэмин итәр хәлдә. Кеше ни дип әйтер дип үз бәхетен күмеп куючылар да кими бара. Һәр өченче гаиләнең таркалуы сөенечле күренеш түгел үзе. Бу мәсьәләгә артык җиңел карау, чыннан да, борчу тудыра. Кешеләрнең бер-берсе белән сөйләшә белмәве, бер-берсен ишетмәве аркасында аерылышучылар шактый бит. Әмма, җитди сәбәпләр була торып, түзеп яшәү заманасы түгел.
Килешәсездер, өйләнешкәндә берәү дә фәлән елдан аерылам дип эш йөртми. Һәркем гомерлек бәхетле гаилә тормышы картинасын ясап куя. Әмма барысы да без уйлаганча гына килеп чыкмый шул. Кешеләр «тотты да, җиңел генә аерылды» дип сөйләсәләр дә, бу гаиләгә ниләр узарга туры килгәнне, алар үзләре генә белә. Балалары булган очракта хатын-кызга да, ир-атка да аерылышу карары тагын да авыррак бирелә, билгеле.
Аерылышулар санын арту ил җитәкчелеген дә, республика җитәкчелеген дә борчый.
– Еш кына мондый карарлар кинәт, эмоция белән кабул ителә. Суд булганчы, җайга салу этабында мөнәсәбәтләрендә кризис кичерә торган парларга ярдәм итү һәм гаиләне саклауда тулысынча ярдәм күрсәтү мөһим. Барыннан да элек, балалар тәрбияләнә торган аерылышырга карар кылган гаиләләрдәге вазгыятькә аерым игътибар бирергә кирәк, – дип белдерде Татарстан Президенты үз чыгышында.
СССР калдыгы
Менә кайчан гына син бәхетле хатын һәм әни идең, ә көннәрнең берендә тоттың да «арбалы хатын»га әверелдең. Һәм бу очракта аерылышырга теләүченең кем булуы, бу адымга барырга этәргән сәбәпләрнең нидә икәне мөһим түгел. Аерылган ир-ат, руслар әйтмешли, «завидный жених»ка әйләнә, ә хатын-кызга – кимсетүле РСП термины тагыла. Сүз уңаеннан, моны интернет заманы чорында яңарак кына барлыкка килгән атама дип уйлап ялгышканмын икән. Баксаң, ул узган гасырда, СССР заманында ук кереп киткән икән. Гаиләдә ирен тотып кала алмаган, балаларын берүзе генә тәрбияләргә мәҗбүр булган хатын-кызларга «арбалы хатыннар» дигән ямьсез атама тапканнар.
Хатын-кызга аерылу – шулкадәр оятмы, ә бала – «тагылган арба» булып санала аламы? Бүген, әйткәнемчә, ирсез калган хатын-кызның артыннан пышылдашып калмыйлар, гаилә корырга теләгән ирләрнең дә күбесе өчен мондый гүзәл затлардан да, балаларыннан да куркып тормый. Ике-өч баласы була торып, яңадан кияүгә чыккан һәм бәхетен тапкан хатын-кызлар аз түгел. Әмма, әйткәнемчә, аерылышуда бер хатын-кызны гына гаепләп, аларны үз балаларын башкага тагарга омтылган «аждаһа»ларга әверелдерүчеләр бар. Әйе, ир-ат нинди хатын-кызга өйләнергә икәнен үзе хәл итә ала, баласы булган хатын-кызларны читләтеп үтсә дә – аның хакы. Әмма РСП дип гүзәл затларны кимсетүчеләрне һич аңламыйм. Чын ир-атлар болай эшләмидер, әйеме?
«Хатын-кызлар көнләшә»
Илмира Нәгыймова, җырчы, 2 бала әнисе:
– Иремнән аерылгач, төрле сүзләр язучылар булды. Әмма арбалы хатын дип бер генә ир-атның да язганы булмады. Киресенчә, хатын-кызлардан ишетәм. Мондый сүзләрне бәхетсез, иреннән китә алырга көче булмаган көнче кеше язадыр, мөгаен. Гаиләдән китәргә кирәк дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Әмма бик күп хатын-кыз түзеп яши. Ә менә үз тормышын үз кулына алып, китәргә җөрьәт итүчеләрдән көнләшәләр.
Үзем иремнән аерылганга бер ел булды инде. Ир-атлар балалы хатын-кызлардан курка дип уйламыйм. Бу дәвердә бернинди җитди мөнәсәбәтләрем булмаса да, миңа инде өч тапкыр кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар. Социаль челтәргә күптән түгел урнаштырганым – бу инде өченче тапкыр. Ягъни ир-атлар минем аерылган, ике балам бар икәнен белә. Барысы да хатын-кызның үзеннән тора дип саныйм. Балалар яңадан гаилә коруга комачауламый. Чөнки алар үсәләр дә, чыгып китәләр, яныңда ир-ат кала. Акыллы ир-ат хатын-кызның балаларын да кабул итәчәк.
«Хатын-кызның балалары белән кабул итүчеләр күп»
Айназ хәзрәт Зарипов, «Ал Таң» мәчетенең икенче имамы:
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында күп кенә хатын-кызлар ирсез ялгыз калган, бик күпләр балаларын ялгыз тәрбияләргә мәҗбүр булган. Чөнки күп кенә сәхабәләр сугышлардан кире әйләнеп кайтмаган. Шул чакта башка сәхабәләр аларның хатыннарын ялгыз калдырмау өчен хатынлыкка алган, хәтта аларны икенче, өченче, дүртенче хатын итүчеләр булган. Бу шәригать ягыннан сөннәт гамәл санала. Әмма бу ир-атның ихтыяры, ул балалы хатын-кызны хатынлыкка алырга тиеш дигән мәҗбүриләү юк. Чөнки ир-ат аны тәэмин итәр хәлдә дә булырга тиеш.
Бүген вазгыять башка төрлерәк. Ирләреннән аерылып, балаларын ялгыз тәрбияләүче хатын-кызлар күп. Һәм, чыннан да, андыйларны еш кына «арбалы хатыннар» дип атыйлар. Рәнҗетә торган ямьсез атама, билгеле. Әйе, аерылышулар дин ягыннан хупланмый. Әмма Аллаһы Тәгалә билгеле бер җитди сәбәпләре булганда, иреннән аерылу мөмкинлеге биргән. Бүген ирләр балалары булган хатын-кызлардан читләшә дип уйламыйм. Үз өсләренә мондый вазифаны йөкләргә әзер булмаган ирләр дә бар. Әмма хатын-кызның балалары белән кабул итүчеләр шактый күп.
«Балалылар өстенлеккә ия»
Алсу Бадамшина, дүрт бала әнисе:
– Мин өченче тапкыр кияүдә һәм миңа бер ир-атның да арбалы хатын дигәне булмады. Үз-үзеңне ничек куюдан торадыр ул. Беркайчан да балаларымны кемгәдер тагарга омтылмадым. Әмма мине сайлаган ир-ат балаларымның минем аерылгысыз өлешем икәнен аңларга тиеш иде. Үзем дә үги әти белән үстем, ул мине үсендерә белде. Шуңа күрә балаларымны кемдер арба дип кабул итәргә мөмкин дигән уй, гомумән, булмады.
Балалы хатын-кызлардан ир-атлар куркадыр дип уйламыйм. Киресенчә, балалылар өстенлеккә дә ия әле. Аның тормыш итү, гаилә алып бару тәҗрибәсе бар, ул инде акыл җыйган, көйсезләнеп ир-атның башын катырмый, кияүдә булмаган җилфердек түгел инде.
«Дөресе шул бит...»
Максим***, эшмәкәр, 38 яшь, өйләнмәгән
– Танышу сайтларында шактый озак утырам, әмма үземә туры килгән хатын-кызны таба алмыйм. Бик күпләре ирләреннән аерылган балалы хатын-кызлар. Ә мондыйларны үземә тиң дип тә санамыйм. РСП термины кырыс яңгыраса да, дөресе шул бит. Башта бала табалар да, аннары аерылган булалар. Аларны ничек җитди кабул итәсең инде. Ул бит инде олы мәхәббәтне кичергән, яраткан кешесеннән нарасыйлар тапкан. Хәзер аның өчен иң мөһиме балаларны тәрбияләп үстерү. Ир-атны исә икенчел урын гына көтә. Чын, яхшы һәм тормышта үзен тапкан ир-ат балалы хатын-кызны кияүгә гомер алмаячак.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев