Логотип Идель
Блоглар

Астан өскә караш

Озын буйлы егетләргә әй күз төшә бит! Безгә ул – хатын-кызларга, озын аяклы фотомодель булмасаң да ярый. Кечкенә буйлы, зифа сынлы кызлар ирләргә күбрәк тә ошый әле. Ә егет буйга уңмаса, нишләргә?

Озын буйлы егетләргә әй күз төшә бит! Безгә ул – хатын-кызларга, озын аяклы фотомодель булмасаң да ярый. Кечкенә буйлы, зифа сынлы кызлар ирләргә күбрәк тә ошый әле. Ә егет буйга уңмаса, нишләргә? Идеаль ир-ат кыяфәтен сурәтләргә кушсаң, берәү дә кыска буйлы егетне күз алдына китермәс бит. Хыялыбызда 180-185 сантиметрлы, киң җилкәле, Ален Делон кыяфәтлесе. 

Кәтәнәләр, кәтүкләр

Үсмер чактан тәбәнәк буйлы малайлар яшьтәшләреннән күпме кимсетүле карашлар, сүзләр кабул итә. «Кәтәнә», «кәтүк», «карыш буйлы», «метр с кепкой» – тагын әллә нинди кушаматлар тагып куялар! Нәтиҗәдә, балачактан комплекслар туа. Яшең артты да буй проблемалары юкка чыкты түгел. Үсә төшкәч, олыгайгач та, комплекслар әледән-әле үзен сиздертеп, «кайда инде синең буең белән» дип, төрле очракларда үз-үзеңә ышанычыңны киметә, дип зар белдерә алар. 

Кечкенә буйлыларга әйләнә-тирәдәгеләр карашы да олы тормышка аяк баскач та әллә ни үзгәрми. Кызлар битарафлык күрсәтә, дуслар төрттереп тора, җитәкчелек тә (туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә) өстән аска карый. Үзләрен җитди кабул итсеннәр өчен аларга дистәләрчә күбрәк көч куярга туры килә – комплексларын җиңәргә, аннары үзеңнең булдыклыгыңа башкаларны да инандырырга. 

Бу хакта уйланганда, Туфан Миңнуллинның бер язмасы искә төште. Ул «Кыска буйлы ирләр» дип атала да («Идел», 1993 ел, №6). Бер-бер артлы үзе белән булган берничә хәлне искә төшереп,»Кызык, нигә кыска буйлы егетләр озын булып күренергә тырыша икән дә нигә кыска буйлы ир-атлардан көләләр икән?» дип уйлана ул. Авылларында кыска буйлы егетләрне үртәп әйтелгән такмак та булган: 

– Аргы урамнан бирге урамга
Чабып килә бер тәкә;
Кешегә буй өләшкәндә
Кайда калдың, бүтәкә.

Менә кыска буйлы егетләрнең тагын бер кушаматы – «бүтәкә»!

Фәлсәфәгә бирелеп, Туфан Миңнуллин үзенең соравына җавап та бирә. «Күрәсең, табигать ир кешене хатын-кыздан өстен итеп яраткандыр. Өстенлекнең мисалы буйга бәйледер. Ир кеше озынрак, хатын-кыз кыскарак буйлы булса, табигать законнарына туры киләдер: ике җенес гармония тәшкил итәдер. Табигать ике җенесне шулай яратып, ирләргә: мин сиңа озын буй, көч-гайрәт бирдем, кара аны, үзеңнән бәләкәй, көчсез хатын-кызны сакла һәм якла, дип әйткәндер»

Биек түгел, әмма бөек

Әмма күп кенә кечкенә буйлы ирләр бөеклекләргә дә ирешә бит! Бу очракта Наполеон Бонапартны искә алалар. Нибары 162 сантиметр буйлы француз дәүләт эшлеклесе, полководец «Биек була алмасам, бөек булачакмын» дигән. Нәкъ шушы фикер кечкенә буйлы егетләрне бөек эшләргә этәрә булса кирәк. Беренче булып космоска очкан Юрий Гагарин да буйга әллә ни уңмаган әнә – 157 сантиметр нибары! Борынгы Македония патшасы Александр Македонский (150 см), Русия президенты Владимир Путин (170 см), Русиянең Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев (162 см) – кечкенә буйлылар исемлеген әллә никадәр дәвам итәргә була. Үзебезнең республика башлыгы Рөстәм Миңнехнов та алардан ерак китмәгән – 167 сантиметрлы җитәкчебезнең воллейболчы кызга астан өскә елмаеп караган фотосы мемга да әверелгән иде. 

Татар халкының бөек улы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дә буе бик бәләкәй була. Кечкенә буе аркасында берникадәр кимсенгән дә диләр аны. Мәдрәсәгә килгәч, беренче көнне үк, аңа «кәтүк» дигән кушамат тагыла. Гомере буе шушы кушамат аны озата бара. Зурайгач та буе әллә ни үсми. Истәлекләргә нигезләнсәк, аның буе нибары 157 сантиметр дип язылган. Моңа да карамастан, герой шагыйрь бөтен татарның күңелендә.

Вакыт уза, буй үсә

Соңгы йөз елда русиялеләрнең буе ун сантиметрга арткан. Бу тенденция безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә. Соңгы йөз елда французлар – 8 сантиметрга, шведлар – 15 сантиметрга, ираннар 17 сантиметрга үскән. Дөньяда иң озын буйлы кешеләр исә Нидерландта яши – аларның уртача буе – 185 сантиметр. Русиядә уртача алганда, үсеш 10 сантиметр тәшкил итә. 2018 елга булган мәгълүматлар буенча, илебездә ирләрнең уртача буе 176,4 сантиметр тәшкил итә, затын-кызларныкы – 164 сантиметр.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, халык буеның кискен үсеше белән яшәү рәвеше яхшыру белән бәйле: без яхшырак туклана һәм азрак авырта башладык. Рацион төрлеләндерелде, медицина хезмәте күрсәтү өлкәсе киңәйде, гигиена яхшырды. Климат та үз ролен уйнады – элек салкынрак иде һәм бары тик узган гасырның сиксәненче елларыннан башлап, уртача температура күтәрелә башлады. 


Бала буе нәселгә бәйле

Люция Гыйниятова, педиатр:

Бала гомеренең беренче елында ай саен аны табибка күрсәтү каралган. Педиатр тарафыннан нарасыйның физик торышы бәләнә – төп күрсәткечләр – авырлыгы һәм буе үлчәнә. Бу бала организмындагы тайпылышларны вакытында күреп алу өчен мөһим. Бүгенге көндә без бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзегән графикларга таянып эш итәбез. Баланың артык тиз үсүе яки, киресенчә, үсеш буенча артта калуы, аны тар белгечкә юнәлтү өчен сәбәп булып тора.

Баланың ике актив үсеш чорын билгеләргә була. Бу, әлбәттә, баланың беренче елы – шушы чорда баланың авырлыгы өчләтә артырга мөмкин, буйга 15-20 сантиметрга үсеш күзәтелә. Алдагы елларда бу динамика сүлпәнәя. Киләсе актив үсеш чоры – ул яшүсмер чак. Кызлар һәм малайларда бу чор вакыты буенча бер-ике елга аерыла. Кызларда ул иртәрәк башлана, малайлар соңрак өлгерә. Башлангыч сыйныфтан соң кызлар, малайларны артта калдырып, кискен үсеш ала. Әмма 14-15 яшькә малайлар һәм кызлар тигезләшә һәм ир балалар уздырып та китә. 15 яшькә җиткәннән соң үсеш динамикасы янә сүлпәнәя. 18-20 яшькә җиткәч, үсеш, гомумән, туктала.

Баланың буе нинди булачагы, беренче чиратта, нәселдәнлек һәм генетикага бәйле. Тәбәнәк буйлы ата-ананың баласы озын буйлы булачак дип өметләнергә кирәкми. Баланың буен фаразлау өчен махсус формулалар да бар. Әйтик, малайның буен билгеләү өчен әнисенең буе күрсәткеченә әтисенекен кушарга, шуңа плюс 13не һәм килеп чыккан санны икегә бүләсең. Килеп чыккан сан төгәл күрсәткеч түгел, әлбәттә. Уд 10 сантиметрга кадәр зуррак яки кечерәк булырга мөмкин.  Кызның буе башкачарак фаразлана әнисенең һәм әтисенең буеннын минут 13 сантиметр һәм шуны икегә бүләсең. Шулай ук килеп чыккан сан берникадәр тайпылышлар белән булырга мөмкин.

Шул ук вакытта бала гомеренең беренче елында физик үсеш күрсәткечләренә йогынты ясаучы башка факторлар да бар. Әйтик, аның күкрәк имү-иммәве, вакытында прикорм кертү, витаминнар бирү – болар барысы да баланың алга таба үсешендә чагылыш табачак. Начар гадәтләр шулай ук зур йогынты ясый һәм буй үсешенә тәэсир итәргә мөмкин.

Кайбер очракта үсеш гормоны дефициты күзәтелә. Бу очракта медицина ярдәмгә килә ала. Ясалма үсеш гормоны инъекцияләре ярдәмендә социаль кабул ителгән күрсәткечләргә ирешеп була. Ир-атлар өчен түбән буйлылык ул – 163 сантиметрга кадәрге, хатын-кызлар өчен – 151 сантиметрга кадәрге күрсәткечләр санала.

Спорт үсәргә булыша

Анатолий Крамин, баскетбол буенча спорт мастеры кандидаты, балалар баскетбол мәктәбе тренеры, буе – 186 сантиметр:

Гадәттә, буй ул – 80% генетика, 10% - сәламәт яшәү рәвеше, 10 % - башка факторлар. Әмма бу 80% һәрчак җиңәчәк, нәселдә нибары кечкенә буйлылар гына булса, балага озын буйлы булу турында хыялланасы да юк дигән сүз түгел. Шушы 20 % өстен чыккан мисаллар бик күп. Минем фикеремчә, бу очракта үз-үзеңә нинди установкалар куясың икәне мөһим. Әгәр дә син әти-әнием кечкенә буйлы, мнем дә буем аларныкыннан артмаячак дип фикерләсәң, шулай булачак та. Ә инде озын буйлы булам дип үз-үзеңне программалаштырсаң, зур ихтималлык белән бу шулай булачак та.

Спорт шулай ук буйга күпмедер дәрәҗәдә йогынты ясый, билгеле. Дөресрәге, спорт белән шөгыльләнгән малайлар алар физик яктан, һичшиксез, үсеш алачак. Ә калганы, әйткәнемчә, башыбызда. Баскетболга килгән малайларның күз алдында озын буйлы, физик яктан көчле спортчылар, алар үзләре дә шушы танылган баскетболчылар кебек булырга омтыла. Һәм бу аларга генетик яктан программалаштырылган буйдан 7-10-15 сантиметрга озынрак булып үсәргә ярдәм итә. 
Мин мбу фикерләремне үз мисалыма таянып та дәлилли алам. Буем 186 сантиметр. Әниемне мин буйга 25-30 сантиметрга уздырдым, әтиемнән 10-15 сантиметрга биегрәк. Икенче сыйныфтан мин өстәл теннисы белән шөгыльләндем, баскетболга исә шактый соң – сигезенче сыйныфта гына килдем.

Кыска буйлылар яшьрәк күренә

Дамир Сафин, 36 яшь, буе – 160 сантиметр:

Әнием дә, әтием дә озын буйлы түгел. Әнинең буе – 158 см, әтинеке – 170 см. Мин генетик яктан әнигә күбрәк тартканмын, күрәсең. Кечкенә чакта тәбәнәк булуымның кимчелекләрен бер дә тоймадым дисәң дә була. Яшьтәшләрем җиңеллек белән турникка яки алма ботагына сикереп җитә алганда гына, буемның кечкенә булуы күңелне тырнап ала иде. Аннары малайлар белән сугышкада буем да тәбәнәк, шуның бергә тән массасы кимрәк булганга, еш кына җиңелә идем. Үсә төшкәч тә, буымның кечкенә булуын әллә ни игътибарга алмадым. Мәктәптә дә, студент чакта да характерым, үз-үземә ышанычым, харизмам белән алдыра идем. Ә менә озак вакыт очрашып йөргән кызым белән аерылышкач, кызлар белән танышканда кыенлыклар күрә башладым. Урамда да, танышу сайтларында да гүзәл затлар игътибар бирми, озынрак буйлыларны эзли. Ә инде компаниядә аралашканда, миңа кызлар белән уртак тел табу җиңел. Кеше мине яхшырак белә башлагач, буемның кечкенә булуын инде сизмиләр. Аларга инде син үзең, синең сыйфатларың кызыклы. Кызлар белән танышудан тыш, буемның минуслары үзен эшемдә бераз гына сиздертә. Мин фотограф, видеограф булып эшлим, шуңа югары планнар төшерергә кирәк булганда, шактый гына үрелергә туры килә. Кыска буйлы булуның кимчелекләргә караганда өстенлекләре күбрәк тә әле дип саныйм. Кечкенә буйлылар һәрчак яшьрәк күренә, транспортта – поезд, машина, самолетта рәхәтләнеп аякларны сузып утырырга мөмкин, аннары кечкенә булгач, ризык та аз китә (көлә).

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев