Атна саен авылга кайтучы студент язмасы...
Әй, рәхәт инде авылда ял көннәрендә. Ничек кенә эш күп булмасын, барыбер дә рәхәтләнеп эшкә чумып, күңел белән ял итәсең. Уку буенча дөнья өй эше алып кайтасың инде, янәсе, ял көннәрендә эшләрмен...
Әй, рәхәт инде авылда ял көннәрендә. Ничек кенә эш күп булмасын, барыбер дә рәхәтләнеп эшкә чумып, күңел белән ял итәсең. Уку буенча дөнья өй эше алып кайтасың инде, янәсе, ял көннәрендә эшләрмен... Аны эшләр түгел, карар вакыт та җитми бит. Күз йомып ачканчы, якшәмбе үтеп бара. Казанга китәсе бар, китер өчен машина табасы бар. Абый яки апалар кайтса... Аннан да рәхәте юк инде, үз вакытың белән китәсең. Алар булмаса, чит кешедән үзеңә һәм үзең хәтле әни тутырган сумкага урын эзлисе бар. Машинасы табылса, авылдан китәсе бар дип, һәрвакыт күзгә яшьләр тула.
Казанга барып җиткәч, теге планлаштырылган өй эше искә төшә генә бит. Ашык-пошык, укытучы сорамаса ярар иде дип, аны эшләп куясы бар.
Дүшәмбе көн. Әле авылдан күңел белән Казанга килеп җитмәгән, әмма уку инде ул уйларны кысырыклап чыгара башлый. Әле өч көн ашарга да пешерәсе юк, авылдан килгән запаслар белән суыткыч тулы. Шуңа башка эш калмый, башыңны укуга бәрәсең, иртәгәгә өй эшләреңне эшләп куясың.
Сишәмбе җитә. Запаслар шулай ук күп, әле әби пешереп җибәргән бәлеш тә бар. Ләкин әби белән бабай инде ашаганмы-юкмы икәненә борчыла башлый, сөйләшкән саен сорап кына торалар. Сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр уку иртәдән башланып, кичке бишләрдә генә бетә. Кайтып җиткәндә җиде, кичке ашны ашап бетергәндә сигез тулган була.
Ә өй эшләре синең игътибарыңны үзенә тартып, күңелне тырнап кына тора. Шуларга тотынасың, аларны бетергәндә сәгать инде чәршәмбенең беренче сәгатен күрсәтә.
Чәршәмбе көн. Чәршәмбенең иртәсендә йокы туймый. Әти шалтратып уята. Әти белән сөйләшкәннән соң каршыда сайлау тора. Беренчесе - икенче якка борылып ятарга да, йокы туйдырып, бернигә җитешмичә автобуска йөгерергә. Яки әти белән сөйләшкәннән соң йокыдан айнырга. Еш кына беренчесен сайлап, ишектән ашык-пошык, ашамыйча, дәфтәрләреңне аннан-моннан җыеп, чыгып киткән көннәр ешрак була, әлбәттә. Кире борылып өйгә кайтканда, кичке җиде тулган була. Кич шулай ук, расписание буенча үтә.
Пәнҗешәмбе. Ниһаять, 3 көн буе зарыгып көтеп алган көн житә. Инде минем өчен атна ахырына якынлаша башлый, шуңа авылга кайтырга җомгага машина эзлисе бар. Авыл турындагы уйлар белән уку көне сизелмичә үтә дә китә. Инде кич кайткач та читен өй эшләре юк. Шуңа еш кына бу кич тиз үтеп китә.
Җомга көн. Бу көн иң тиз үтеп китә торган дип көтеп алына, ә кайтырга машинаның вакыты инде күптән билгеләнгән. Уку яки практика буенча озаграк торырга туры килсә... Бетте баш. "Йә авылга алып кайтучы пробкада утырсын, йә укудан тизрәк җибәрсеннәр иде",- дип дога кыла башлыйсың. Дога кабул була да бит, ә. Киенеп тә бетә алмыйча, ТАТМЕДИАдан йөгереп чыгып, автобусыңа утырасың. Авылга кайткач та эшли торган өй эшләренә планнар корылган була, янәсе, әмма күңел барыбер аларны исеңә дә төшермәячәгеңне сизә.
Машина килә, авыз ерып, Казан белән саубуллашып авылга юл тотасың.
Ә калган ике көн инде һәрвакыт баштагыча: эш, ашарга пешерү, китәргә машина эзләү. Бар да традиция буенча...
Илзия Хисмәтуллина
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев